Ирмия 4:1—31
4 «И Исраи́л, әгәр дә син кире кайтсаң,— дип әйтә Йәһвә,—Әгәр дә син миңа кире кайтсаңҺәм минем алдымнан җирәнгеч потларыңны алып куйсаң,Качак булып йөрмәссең.+
2 Әгәр дә син хакыйкатьтә, гаделлектә һәм тәкъвалыкта Йәһвә белән ант итсәң,Шунда ул бу халыкларны фатихалаячак,Һәм алар аның белән мактаныр».+
3 Йәһвә Яһүд кешеләренә һәм Иерусалимга менә нәрсә ди:
«Үзегез өчен сөрүле җирне сукалагыз,Чәнечкеле үсемлекләр арасында бүтән чәчмәгез.+
4 Сез, Яһүд кешеләре һәм Иерусалимда яшәүчеләр,Явыз эшләрегез аркасындаЯрсуым беркем дә сүндерә алмаслык ялкындайЯлкынланып китмәсен өчен,+Үзегезне Йәһвә өчен сөннәтләгез,Йөрәкләрегезне сөннәтләгез».+
5 Яһүдкә шуны әйтегез һәм Иерусалимга шуны игълан итегез.
Җир йөзе буйлап быргы өреп кычкыртыгыз.+
Көчле тавыш белән кычкырып болай диегез: «Бергә җыелыгыз,Ныгытылган шәһәрләргә качыйк.+
6 Сионга юлны күрсәтә торган билге куегыз.
Ышык урын эзләгез. Тик тормагыз»,Чөнки мин төньяктан бәла,+ бөек хәвеф-хәтәр китерәм.
7 Дошман куаклыктан чыккан арысландай килеп чыкты.+
Халыкларны тар-мар итүче үз урыныннан кузгалды.+
Ул җиреңне коточкыч нәрсә итәр өчен чыкты.
Шәһәрләреңне хәрабәләргә әйләндерерләр, аларда һичкем яшәмәс.+
8 Шуңа күрә матәм киеме киегез,+Кайгырыгыз* һәм үкереп елагыз,Чөнки Йәһвәнең безгә карата ялкынлы ачуы басылмады.
9 «Ул көнне,— ди Йәһвә,— патшаның да,Мирзаларның да йөрәге алыныр,+Руханиларның кыюлыгы җуелыр, пәйгамбәрләр шаккатып торыр».+
10 Шунда мин болай дидем: «И-их Аллаһы Тәгалә Йәһвә! „Сез тынычлыкта яшәрсез“+,— дип, син бу халыкны һәм Иерусалимны чыннан да алдадың.+ Кылыч йөзен бугазыбызга китерделәр* бит».
11 Ул вакытта бу халыкка һәм Иерусалимга болай диелер:
«Минем халкыма — кызыма* чүлдәге буш калкулыкларданКөйдергеч җил ташланыр.
Әмма җилгәрер өчен я чистартыр өчен түгел.
12 Шул җирләрдән боерыгым буенча көчле җил исәр.
Хәзер мин аларга каршы хөкемнәр игълан итәрмен.
13 Менә! Дошман — яңгырлы болытлар сыман,Аның хәрби арбалары давыл шикелле килер.+
Аның атлары бөркетләрдән дә җитезрәк.+
Кайгы безгә, чөнки безне һәлак иттеләр!
14 И Иерусалим, котылыр өчен йөрәгеңнән явызлыкны юып төшер.+
Күпме инде явыз уйлар саклап йөреп була?
15 Даннан бер тавыш яңалык җиткерә.+
Ул Ифраи́м тауларыннан бәла игълан итә.
16 Моны халыкларга хәбәр ит,Иерусалимга каршы игълан ит».
«Шымчылар ерак илдән килә.
Алар сугышка өндәү тавышлары чыгарып, Яһүд шәһәрләренә каршы күтәрелер.
17 Алар, ачык кырдагы сакчылар кебек, Иерусалимга каршы бөтен яктан килә,+Чөнки ул миңа каршы фетнә күтәрде»+,— дип әйтә Йәһвә.
18 «Җәзаң юлларыңа һәм эшләреңә күрә булыр.+
Сиңа төшкән бәла бик ачы,Чөнки бөтен йөрәгең фетнәчел!»
19 Күңелем телгәләнә,* сызлана!
Йөрәгем бик нык әрни.
Ул дөп-дөп тибә.
Дәшми тора алмыйм,Чөнки мин* быргы тавышы,Сугышка өндәү тавышы* ишеттем.+
20 Бер-бер артлы бара торган бәлаләр турында хәбәрләр килеп тора,Чөнки бөтен ил тар-мар ителгән.
Чатырларымны кинәт җимереп төшерделәр,Бер мизгелдә чатыр тукымасы юкка чыкты.+
21 Сионга юлны күрсәтә торган билгегә күпме карап торыйм инде,Күпме инде миңа быргы тавышын ишетеп торырга?+
22 «Минем халкым акылсыз.+
Алар миңа игътибар итми.
Алар — аңлау сәләте булмаган ахмак уллар.
Начарлык эшләүдә остарып беткәннәр,Ә игелек кыла белмиләр».
23 Мин җиргә күз салдым — ул буш һәм ташландык хәлдә.+
Күккә карадым — анда инде яктылык юк.+
24 Тауларга күз салдым — аларның тетрәп торуынҺәм калкулыкларның дер-дер килүен күрдем.+
25 Карасам, бер кеше дә юк,Бар кошлар да юкка чыккан,+
26 Җимеш бакчасы чүлгә әверелгән,Бар шәһәрләре җимерелгән.+
Моның барысын Йәһвә башкарды,Барысы аның көйдергеч ачуы аркасында булды.
27 Чөнки Йәһвә менә нәрсә ди: «Бөтен җир ташландык хәлгә килер,+Шулай да мин аны кырып бетермәм.
28 Моның аркасында җир хәсрәт кичерер,+Күкләр караңгыланыр.+
Моны бит мин әйттем, мин карар иттем.
Мин карарымны үзгәртмәм,* әйткән сүземнән баш тартмам.+
29 Җайдакларның һәм укчыларның тавышыннанБөтен шәһәр качып китә.+
Алар куаклыкларга керә,Кыяларга үрмәләп менә.+
Һәр шәһәрне ташлап калдырганнар,Аларда бер кеше дә яшәми».
30 Син тар-мар ителгән. Хәзер нәрсә эшләрсең?
Син җете кызыл төстәге кием кия идең,Үзеңне алтын бизәкләр белән бизи идең,Күзләреңне сөрмәгә буйый идең.
Ләкин юкка гына син үзеңне матурлап тордың,+Чөнки сиңа җенси дәрт белән янып торучылар сине кире какты.
Хәзер алар җаныңны алыр өчен сине эзләп йөри.+
31 Мин авырган хатын тавышына охшаш тавыш,Беренче баласын тудыручы хатынның кычкыруына охшаш кычкыру,Авыр сулап торучы кыз Сионның тавышын ишеттем.
Ул кулларын сузып болай ди:+
«Кайгы миңа, чөнки үтерүчеләр җанымны интектереп бетерде!»
Искәрмәләр
^ Яки «Күкрәгегезгә сугыгыз».
^ Яки «Кылыч җаныбызга үтеп керде».
^ Шигъри гәүдәләнеш. Бәлки, жәлләү я кызгану хисен белдерә.
^ Сүзгә-сүз «Эчәкләрем телгәләнә».
^ Сүзгә-сүз «җаным».
^ Я, бәлки, «Сугыш тавышы».
^ Яки «үкенмәм».