Ирмия 40:1—16

40  Сакчылар башлыгы Набузарда́н+ Ирмияне Рама́+ шәһәреннән иреккә җибәргәч, Йәһвә Ирмиягә сүз җиткерде. Набузардан Ирмияне Бабылга сөрелгән Иерусалимның һәм Яһүднең әсирләре арасыннан алганда, Ирмиянең куллары богауланган иде.  Сакчылар башлыгы Ирмияне читкәрәк чакырып, аңа болай диде: «Синең Аллаһың Йәһвә бу урында шушы бәла булыр дип алдан әйткән.  Сез Йәһвәгә каршы гөнаһ кылганга һәм аның тавышына буйсынмаганга, Йәһвә, нәкъ үзе әйткәнчә, шушы бәлане китерде. Менә ни өчен моның барысы башыгызга төште.+  Бүген мин синең кулыңдагы богауларны салдырам. Минем белән Бабылга барасың килсә, бар, һәм мин сине кайгыртырмын. Әмма минем белән Бабылга барасың килмәсә, барма. Менә бөтен җир йөзе синең алдыңда. Кая телисең, шунда бар».+  Ирмия́ әле кире әйләнеп кайтканчы, Набузардан аңа болай дигән иде: «Бабы́л патшасы Яһүд шәһәрләре өстеннән куйган Шафа́н+ улы Әхикәмнең+ улы Гәдали́+ янына кайт һәм аның белән халык арасында калып тор. Я кая телисең, шунда бар». Сакчылар башлыгы аңа бераз ризык һәм бүләк биреп, аны җибәрде.  Һәм Ирмия Әхикә́м улы Гәдали янына Миспәгә+ китте. Ирмия аның белән бу җирдә калган халык арасында яшәде.  Вакыт узу белән шул җирдәге гаскәр башлыкларына һәм аларның бар кешеләренә мондый хәбәр иреште: Бабыл патшасы бу ил өстеннән һәм илдәге ярлы кешеләр өстеннән — Бабылга сөрелмәгән ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өстеннән — Әхикәм улы Гәдалине билгеләгән.+  Шуңа күрә алар — Нитани́ улы Исмәгы́йль,+ Кәрә́й уллары Йохана́н+ белән Йонафа́н, Тәнхумә́т улы Сира́й, нитуфахлы Ифайның уллары, бер магахлының улы Йәзәния́+ һәм аларның кешеләре — Гәдали янына Миспәгә+ килде.  Шафан улы Әхикәмнең улы Гәдали аларга һәм аларның кешеләренә сүз биреп болай диде: «Калдайлыларга хезмәт итәргә курыкмагыз. Шушы җирдә яшәп, Бабыл патшасына хезмәт итегез, һәм сезнең барысы да әйбәт булыр.+ 10  Мин исә Миспәдә калырмын һәм килгән калдайлылар алдында сезнең вәкилегез булырмын. Ә сез шәраб белән май ясап һәм җәйге җимешләр җыеп, аларны саклау савытларыгызга салыгыз һәм үзегез урнашкан шәһәрләрдә яшәгез».+ 11  Моабта, Амунда, Эдомда, шулай ук башка бар җирләрдә булган яһүдләргә дә Бабыл патшасының халык калдыгына Яһүд җирендә калырга рөхсәт иткәне һәм алар өстеннән Шафан улы Әхикәмнең улы Гәдалине куйганы мәгълүм булды. 12  Шуңа күрә төрле җирләргә таралган бар яһүдләр кайта башлады. Алар Яһүд җиренә, Гәдали янына Миспәгә килде. Алар бик күп итеп шәраб ясады һәм җәйге җимешләр җыйды. 13  Кәрәй улы Йоханан һәм кырда булган бар гаскәр башлыклары Гәдали янына Миспәгә килде. 14  Алар аңа: «Амунлылар+ патшасы Баали́с сине үтерергә дип Нитани улы Исмәгыйльне җибәргән. Әллә моны белмисеңме?»+ — диде. Әмма Әхикәм улы Гәдали аларга ышанмады. 15  Кәрәй улы Йоханан Гәдалигә Миспәдә яшерен генә болай диде: «Мин барып Нитани улы Исмәгыйльне үтерергә җыенам, моның турында беркем дә белмәс. Нигә ул сине үтерергә тиеш? Син үлсәң, яныңа җыелган бар Яһүд халкы таралыр һәм Яһүд калдыгы юкка чыгар бит». 16  Әмма Әхикәм улы Гәдали+ Кәрәй улы Йохананга: «Алай эшләмә. Син Исмәгыйль турында ялганны сөйлисең»,— диде.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал