Ирмия 41:1—18

41  Патша нәселеннән чыккан һәм патшаның абруйлы кешеләренең берсе булган Илишама́ улы Нитаниның улы Исмәгы́йль+ һәм аның белән бергә тагын 10 кеше җиденче айда Әхикә́м улы Гәдали́ янына Миспәгә+ килде. Алар Миспәдә бергә ашап утырганда,  Нитани́ улы Исмәгыйль һәм аның белән бергә булган ун кеше Шафа́н улы Әхикәмнең улы Гәдалигә ташланды һәм аны кылыч белән үтерде. Шулай итеп Исмәгыйль Бабы́л патшасы ил башлыгы итеп билгеләгән кешене һәлак итте.  Ул шулай ук Миспәдә Гәдали белән бергә булган бар яһүдләрне һәм калдайлы гаскәриләрне үтерде.  Гәдали үтерелгәннән соң икенче көнне, моның турында әле беркем дә белмәгәндә,  анда Шехемнән,+ Шилодан+ һәм Сама́риядән+ 80 кеше килде. Аларның сакаллары кыркылган, киемнәре ертылган иде. Алар үз тәннәренә яралар ясаган иде.+ Кулларында Йәһвә йортына китерер өчен икмәк бүләкләре белән ла́дан иде.+  Нитани улы Исмәгыйль аларны каршы алыр өчен Миспәдән чыкты. Ул үкереп елап барды. Аларны очраткач, ул: «Әйдәгез, Әхикәм улы Гәдали янына барыйк»,— диде.  Әмма алар шәһәргә кергәч, Нитани улы Исмәгыйль үз кешеләре белән аларны үтерде һәм коега ташлады.  Әмма алар арасында булган ун кеше Исмәгыйльгә: «Безне үтермә. Безнең кырда яшереп куелган бодай, арпа, май һәм бал бар»,— диде. Шуңа күрә ул аларга тимәде. Ул аларның кардәшләрен генә үтерде.  Исмәгыйль үзе үтергән кешеләрнең мәетләрен зур коега ташлады. Шул коены А́са патша, Исраи́л патшасы Баша́ аңа янап килгәч,+ казыган иде. Бу коены Нитани улы Исмәгыйль мәетләр белән тутырды. 10  Исмәгыйль Миспәдә+ калган бар халыкны әсир итте. Алар арасында патша кызлары һәм башка кешеләр бар иде (боларны сакчылар башлыгы Набузарда́н Әхикәм улы Гәдали+ карамагына тапшырган иде). Нитани улы Исмәгыйль аларны әсир итеп, амунлылар янына алып китте.+ 11  Кәрә́й улы Йохана́н+ һәм аның белән булган гаскәр башлыклары Нитани улы Исмәгыйльнең кылган явызлыгы турында ишеткәч, 12  бар ир-атларны җыеп, Нитани улы Исмәгыйльгә каршы сугышырга китте. Алар аны Гибондагы зур сулар* янында очратты. 13  Кәрәй улы Йоханан белән бар гаскәр башлыкларын күргәч, Исмәгыйль белән булган бөтен халык бик шатланды. 14  Аннан соң Исмәгыйль Миспәдән+ әсир итеп алган бар халык борылды да Кәрәй улы Йоханан белән бергә китте. 15  Ләкин Нитани улы Исмәгыйль һәм аның кешеләренең сигезе Йохананнан качып котылды һәм амунлыларга китте. 16  Кәрәй улы Йоханан һәм аның белән булган гаскәр башлыклары Миспәдән булган калган халыкны үзләре белән алды. Алар бу халыкны Нитани улы Исмәгыйль кулыннан, ул Әхикәм улы Гәдалине үтергәннән соң,+ коткарган иде. Алар ир-атларны, гаскәриләрне, хатын-кызларны, балаларны, сарай түрәләрен Гибоннан кире алып китте. 17  Мисырга барырга ният тотып,+ алар китеп барды һәм Бәйтлеһе́м+ янындагы Кимгамның кунар урынында тукталды. 18  Алар калдайлылардан курыкканга китәргә булды, чөнки Нитани улы Исмәгыйль Бабыл патшасы ил башлыгы итеп билгеләгән Әхикәм улы Гәдалине үтергән иде.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «зур сулык».

Искәрмәләр

Медиаматериал