Ирмия 42:1—22

42  Шунда бар гаскәр башлыклары, шул исәптән Кәрә́й улы Йохана́н+ белән Һошайә́һ улы Йәзәния́,* һәм бар халык — кечесеннән алып бөегенә кадәр килде дә  Ирмия́ пәйгамбәргә болай диде: «Илтифат күрсәтү турындагы үтенечебезне тыңлачы һәм безнең хакка, бөтен бу халык калдыгы хакына, Аллаһың Йәһвәгә дога кылчы, чөнки без күп идек, ә хәзер, үзең күргәнчә, аз калдык.+  Аллаһың Йәһвә безгә кайсы юл белән барырга һәм нишләргә икәнен әйтсен иде».  Ирмия пәйгамбәр аларга: «Ярар, мин үтенечегезне үтәп Аллаһыгыз Йәһвәгә дога кылырмын. Сезгә Йәһвәнең җавап итеп бирәчәк һәр сүзен җиткерермен, сездән бер сүзне дә яшермәм»,— дип җаваплады.  Алар Ирмиягә болай диде: «Аллаһың Йәһвә синең аша безгә әйткәнчә эш итмәсәк, Йәһвә моңа хак һәм ышанычлы шаһит булып безгә каршы эш итсен.  Без сине Аллаһыбыз Йәһвәдән сорар өчен җибәрәбез. Аның сүзе безгә ошаса да, ошамаса да, без аның тавышына буйсынырбыз. Шулай итеп безнең белән барысы да яхшы булыр, чөнки без Аллаһыбыз Йәһвәнең тавышына буйсынырбыз».  Ун көн үткәч, Йәһвә Ирмиягә сүз җиткерде.  Шуңа күрә Ирмия Кәрәй улы Йохананны, аның белән булган бар гаскәр башлыкларын һәм бар халыкны — кечесеннән алып бөегенә кадәр чакырды.+  Ул аларга болай диде: «Сез мине Исраи́л Аллаһысы Йәһвә янына, илтифат күрсәтсен дип, аңа үз үтенечегезне җиткерер өчен җибәргән идегез. Ул менә нәрсә ди: 10  „Әгәр дә сез бу илдә калсагыз, мин сезне торгызырмын һәм җимермәм, утыртырмын һәм йолкып чыгармам, чөнки мин сезгә бәла җибәргәнемә үкенермен.*+ 11  Бабы́л патшасыннан курыксагыз да, котыгыз алынмасын“.+ „Аңардан курыкмагыз,— ди Йәһвә,— чөнки сезне саклар өчен һәм аның кулыннан коткарыр өчен мин сезнең белән. 12  Мин сезгә шәфкать күрсәтермен,+ һәм ул сезгә шәфкать күрсәтеп, сезне үз илегезгә кайтарыр. 13  Әмма сез: „Юк, без бу җирдә калмаячакбыз!“ — дисәгез, һәм Аллаһыгыз Йәһвәнең тавышына буйсынмыйча: 14  „Юк, без Мисыр җиренә китәрбез.+ Анда без сугыш күрмәбез, быргы тавышы ишетмәбез һәм икмәк кытлыгы кичермәбез. Без шунда яшәрбез“,— дисәгез, 15  ул чакта, и Яһүд калдыгы, Йәһвә сүзен тыңла. Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Әгәр дә сез Мисырга барыбер барырга булсагыз һәм анда яшәр өчен* китсәгез, 16  үзегез курыккан кылыч сезне Мисыр җирендә куып җитәр, һәм үзегез курыккан кытлык Мисырга артыгыздан куа килер, һәм шунда сез үләрсез.+ 17  Мисырга яшәр өчен барырга булган һәр кеше анда кылычтан, ачлыктан һәм үләттән һәлак булыр. Мин аларга җибәрәчәк бәладән аларның берсе дә котылмас һәм кача алмас“. 18  Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин Иерусалимда яшәүчеләргә ачуым белән ярсуымны яудырган кебек,+ Мисырга барсагыз, ярсуымны сезгә дә яудырырмын. Сезне ләгънәт итәрләр, сез коточкыч нәрсә һәм каһәрле булырсыз, хурлыкка калырсыз,+ сез бу җирне бүтән беркайчан да күрмәссез“. 19  И Яһүд калдыгы, Йәһвә сезгә Мисырга бармаска кушты. Белегез, мин сезне бүген кисәттем: 20  үз хатагыз өчен җаныгыз белән түләрсез. Сез мине Аллаһыгыз Йәһвәдән сорар өчен болай дип җибәрдегез: „Безнең хакка Аллаһыбыз Йәһвәгә дога кыл һәм Аллаһыбыз Йәһвә әйткән һәр сүзне безгә җиткер, һәм без аны үтәрбез“.+ 21  Мин бүген сезгә әйттем, ләкин сез Аллаһыгыз Йәһвәнең тавышына буйсынмассыз һәм аның минем аша сезгә әйткән бер сүзен дә үтәмәссез.+ 22  Шуңа күрә шуны белегез: сез яшәр өчен барырга омтылган җирдә кылычтан, ачлыктан һәм үләттән һәлак булырсыз».+

Искәрмәләр

2Пат 25:23 тә Әзниях; Ир 43:2 дә Азария.
Яки «җибәргәнгә кайгырырмын».
Яки «берникадәр вакыт яшәр өчен».

Искәрмәләр

Медиаматериал