Ирмия 44:1—30

44  Мисырда+ — Мигдолда,+ Таһпаниста,+ Нофта*+ һәм Па́трос+ җирендә яшәүче бар яһүдләр өчен Ирмиягә җиткерелгән сүз:  «Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Сез мин Иерусалимга+ һәм бар Яһүд шәһәрләренә җибәргән бәлане күрдегез. Бүген алар — җимерек шәһәрләр, һәм аларда яшәүчеләр калмаган.+  Моның барысы сезнең башка илаһларга — үзегезгә дә, ата-бабаларыгызга да таныш булмаган илаһларга — корбаннар китереп+ һәм хезмәт итеп+ күңелемне рәнҗетер өчен кылган явыз эшләрегез аркасында булды.  Мин сезгә үземнең бар хезмәтчеләрем пәйгамбәрләрне кат-кат* җибәреп: „Зинһар, мин нәфрәт иткән бу җирәнгеч нәрсәләрне эшләмәгез“,— дип тордым.+  Әмма сез тыңламадыгыз һәм колак салмадыгыз, сез башка илаһларга корбаннар китереп, явыз эшләрегезне калдырмадыгыз.+  Шуңа күрә мин ярсу белән ачуымны Яһүд шәһәрләренә һәм Иерусалим урамнарына яудырдым, һәм ярсуым шунда ялкынланып торды. Алар хәрабәләргә һәм буш җиргә әйләнде. Һәм бу бүгенге көнгә кадәр шулай кала“.+  Хәзер Йәһвә — Гаскәрләр Иясе Аллаһы, Исраил Аллаһысы, болай ди: „Нигә сез үз-үзегезне бу зур бәлагә дучар итәсез? Һәр ир-ат белән хатын-кыз, бала белән сабый Яһүд җиреннән юк ителер. Калдыгыгыз калмаячак.  Нигә сез яшәр өчен килгән Мисыр җирендә башка илаһларга корбаннар китереп, үз эшләрегез белән күңелемне рәнҗетәсез?* Сез юкка чыгарсыз, җирдәге бар халыклар арасында каһәрле һәм хур булырсыз.+  Әллә сез Яһүд җирендә һәм Иерусалим урамнарында ата-бабаларыгыз кылган явыз эшләрне, Яһүд патшалары+ белән аларның хатыннарының+ явыз эшләрен, үзегезнең явыз эшләрегезне һәм хатыннарыгызның явыз эшләрен+ оныттыгызмы? 10  Бүгенге көнгә кадәр сез үзегезне басынкыландырмадыгыз, миңа курку-хөрмәт күрсәтмәдегез,+ мин сезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән кануным белән кагыйдәләрем буенча эш итмәдегез“.+ 11  Шуңа күрә Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин бөтен Яһүд халкын һәлак итәр өчен, сезне бәлагә дучар итәргә җыенам. 12  Мин Мисырга яшәр өчен барырга булган бар Яһүд калдыгын алырмын да Мисыр җирендә юкка чыгарырмын.+ Алар кылычтан һәм ачлыктан һәлак булыр. Кечесеннән алып бөегенә кадәр кылычтан һәм ачлыктан үләр. Аларны ләгънәт итәрләр, алар коточкыч һәм каһәрле нәрсә булыр, алар хурлыкка калыр.+ 13  Мин Иерусалимны кылыч, ачлык һәм үләт белән җәзалаган кебек, Мисырда яшәүчеләрне дә шулай ук җәзалармын.+ 14  Яшәр өчен, Мисыр җиренә килгән Яһүд калдыгы Яһүд җиренә кайтыр өчен кача да, котыла да алмас. Аларның шунда яшәр өчен бик кайтасы килер, әмма берничә качактан башка берсе дә кире кайтмас“». 15  Үз хатыннарының башка илаһларга корбаннар китергәннәрен белгән бар ир-атлар, зур төркем булып анда басып торган шул хатыннар һәм Мисыр җирендәге+ Па́троста+ яшәгән бар халык Ирмиягә болай дип җавап бирде: 16  «Без синең Йәһвә исеменнән әйткән сүзләреңне тыңламаячакбыз. 17  Моның урынына без, һәр сүзебезне үтәп, Күк патшабикәсенә* корбаннар китерәчәкбез һәм шәраб бүләкләре агызачакбыз.+ Без үзебез дә шулай эшли идек, ата-бабаларыбыз да, патшаларыбыз да, мирзаларыбыз да Яһүд шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында шулай эшли иде. Ул вакытта без туйганчы икмәк ашадык, яхшы тормыш алып бардык һәм бернинди бәла күрмәдек. 18  Күк патшабикәсенә* корбаннар китерми һәм шәраб бүләкләре агызмый башлагач, без мохтаҗлыкка төштек һәм кылыч белән ачлыктан кырылып барабыз». 19  Хатын-кызлар болай дип өстәде: «Без Күк патшабикәсенә* корбаннар китергәндә һәм шәраб бүләкләре агызганда, әллә моны ирләребезнең ризалыгыннан башка эшләдекме? Аның сыны формасында бүләккә дип көлчәләр пешергәндә һәм аңа шәраб бүләкләре агызганда, әллә аларның ризалыгыннан башка моны башкардыкмы?» 20  Шунда Ирмия́ бар халыкка — ир-атларга, аларның хатыннарына һәм үзе белән сөйләшеп торган бар кешеләргә болай диде: 21  «Үзегез, ата-бабаларыгыз, патшаларыгыз, мирзаларыгыз һәм бу халык Яһүд шәһәрләрендә, шулай ук Иерусалим урамнарында китергән корбаннар+ Йәһвәнең хәтеренә төште һәм күңеленә килде! 22  Ахыр чиктә Йәһвә сезнең явыз эшләрегезгә һәм кылган җирәнгеч нәрсәләргә түзә алмады, җирегез буш, каһәрле булып калды, ул коточкыч хәлгә килде, бер яшәүчесе дә юк. Һәм бу бүгенге көндә дә шулай.+ 23  Сез бит шул корбаннарны китердегез һәм Йәһвәгә каршы гөнаһ кылып Йәһвәнең тавышына буйсынмадыгыз, аның кануны, кагыйдәләре һәм искә төшерүләре буенча яшәмәдегез, шуңа күрә бу бәла башыгызга төште дә, һәм моны үзегез дә күреп торасыз».+ 24  Ирмия сүзен дәвам итеп бар халыкка һәм бар хатын-кызларга болай диде: «Мисыр җирендә яшәүче бар Яһүд халкы, Йәһвә сүзен тыңла. 25  Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Сез һәм хатыннарыгыз вәгъдә бирдегез һәм вәгъдәгезне үтәдегез. Сез: „Без, үз антыбызны үтәп, Күк патшабикәсенә* корбаннар китерәчәкбез һәм шәраб бүләкләре агызачакбыз“,— дидегез.+ Сез, хатын-кызлар, үз антларыгызны үтәячәксез һәм аларны тормышка ашырачаксыз“. 26  Шуңа күрә, Мисыр җирендә яшәүче бар Яһүд халкы, Йәһвә сүзен тыңла: „Үземнең бөек исемем белән ант итәм,— ди Йәһвә,— бөтен Мисыр җирендә бер Яһүд кешесе дә исемемне кулланып:+ „Аллаһы Тәгалә Йәһвә белән ант итәм!“+ — димәс. 27  Мин аларны яхшылык эшләү өчен түгел, ә бәла китерер өчен күзәтеп торам.+ Мисыр җирендә яшәүче бар Яһүд кешеләре кылычтан һәм ачлыктан һәлак ителер. Алар бөтенләй юк ителгәнче шулай булыр.+ 28  Нибары берничә кеше генә кылычтан котылып Мисырдан Яһүд җиренә кайтыр.+ Ул чакта Мисыр җиренә яшәр өчен килгән бөтен Яһүд калдыгы кемнең сүзе — минекеме я аларныкымы — тормышка ашкан икәнлеген белер!“» 29  «Мин сезне бу җирдә җәзалармын һәм моңа билге бирәм,— дип әйтә Йәһвә.— Шулай итеп сез шуны белерсез: сезгә бәла китерергә вәгъдәм һичшиксез үтәләчәк. 30  „Мин Яһүд патшасы Сидкыяне Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р кулына — җанын алырга теләгән дошманы кулына биргән кебек, Мисыр патшасын — Хофра́ фиргавенне аның җанын алырга теләүче дошманнары кулына бирермен“+,— дип әйтә Йәһвә».

Искәрмәләр

Яки «Мемфиста».
Сүзгә-сүз «иртә торып».
Яки «ачуымны чыгарасыз».
Мөртәт исраиллеләр табынган алиһәнең титулы. Бәлки, уңдырыш алиһәсе.
Мөртәт исраиллеләр табынган алиһәнең титулы. Бәлки, уңдырыш алиһәсе.
Мөртәт исраиллеләр табынган алиһәнең титулы. Бәлки, уңдырыш алиһәсе.
Мөртәт исраиллеләр табынган алиһәнең титулы. Бәлки, уңдырыш алиһәсе.

Искәрмәләр

Медиаматериал