Ирмия 45:1—5
45 Йошия́ улы Йәһуәкимнең — Яһүд патшасының хакимлек итүенең дүртенче елында+ Нәри́ улы Бару́х+ Ирмиянең үзенә әйтеп торган сүзләрен китапка язганда,+ Ирмия́ пәйгамбәр аңа болай диде:
2 «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә синең турында, Барух, болай ди:
3 „Син: „Кайгы миңа, чөнки Йәһвә әрнүемә хәсрәт өстәде! Мин ыңгырашуымнан алҗыдым һәм тынычлык тапмыйм“,— дисең.
4 Аңа әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин үзем төзегәнне җимерәм һәм үзем утыртканны йолкып чыгарам. Мин моны бөтен илдә башкарам.+
5 Ә син үзеңә бөек нәрсәләр эзлисең.* Аларны бүтән эзләмә“.
„Мин бөтен кешеләргә бәла китерергә җыенам+,— ди Йәһвә,— ә сиңа мин, кая гына барсаң да, тормышыңны табыш итеп бирермен“».*+