Ирмия 46:1—28

46  Йәһвә Ирмия́ пәйгамбәргә халыклар турында сүз җиткерде.+  Бу сүз Мисыр турында,+ Мисыр патшасы Не́хо+ фиргавеннең гаскәре хакында (Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р аны Евфрат елгасы янында, Кархемишта тар-мар иткән иде. Бу Йошия́ улы Йәһуәкимнең+ — Яһүд патшасының хакимлек итүенең дүртенче елында булды):  «Кечкенә һәм зур калканнарыңны әзерләҺәм сугышка чык.  Җайдаклар, атлар җигегез һәм аларга атланыгыз. Башлыкларыгызны киеп, сафка тезелеп басыгыз. Сөңгеләрне шомартып ялтыратыгыз һәм көбә киемнәрегезне киегез.  „Нигә соң мин аларның куркуга төшкәннәрен күрәм? Алар чигенә, аларның гаскәриләре тар-мар ителгән. Алар курку-аптырашка төшкән, гаскәриләре артларына борылып карамыйча качып киткән. Тирә-якны дәһшәт биләп алды,— ди Йәһвә.—  Йөгерек аяклы кача алмый, гаскәриләр котыла алмый. Төньякта, Евфрат елгасы буенда,Алар абынып егылды“.+  Нил елгасы сыман,Ярсуланып аккан елгалар шикелле күтәрелеп килүче кем ул?  Мисыр Нил елгасы сыман күтәрелә,+Котырынып аккан елгалар шикелле килә. Ул: „Мин күтәрелеп җир йөзен каплармын. Шәһәрне дә, анда яшәүчеләрне дә тар-мар итәрмен“,— ди.  Атлар, күтәрелегез! Хәрби арбалар, акылдан шашкандай чабыгыз! Гаскәриләр һөҗүм итсен. Калканны оста кулланучы Куш белән Пут та,+Җәяне куллана һәм бөгә белүче+ Луди́м+ да һөҗүм итсен. 10  Бу көн Аллаһы Тәгаләнеке, Гаскәрләр Иясе Йәһвәнеке, бу — аның үз дошманнарына тиешлесен кайтарыр өчен, алардан үч алу көне. Кылыч туйганчы йотар һәм үз сусавын аларның каны белән басар, чөнки Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә төньяк илендә, Евфрат елгасы+ буенда, корбан әзерли.* 11  И гыйффәтле кыз Мисыр,Гиладка барып бәлзәм ал.+ Юкка гына син күпләп дару-дәва җыясың,Чөнки сине савыктырып булмый.+ 12  Халыклар синең мәсхәрәгә калуың турында ишетте,+Үкереп елау тавышың бар илне тутырды. Чөнки гаскәри гаскәригә абына,Икесе дә бергә егыла». 13  Йәһвәнең Ирмия пәйгамбәргә җиткергән Мисыр җирен тар-мар итәр өчен килүче Бабыл патшасы Нәбукаднизарга кагылышлы сүзе:+ 14  «Моны Мисырда сөйлә, Мигдолда+ игълан ит. Моны Нофта* һәм Таһпаниста+ игълан ит. Әйт: „Сафка тезелеп басыгыз һәм әзерләнегез,Чөнки кылыч тирә-ягыңда торучы һәркемне йотар. 15  Нигә синең гайрәтле кешеләрең юкка чыкты? Алар каршы тора алмады,Чөнки Йәһвә аларны екты. 16  Абынып егылган күп санлы кешеләрБер-берсенә: „Торыгыз! Туймас кылычтан качып,Үз халкыбызга, туган илебезгә кайтыйк“,— диләр“. 17  Шунда алар болай дип игълан итте: „Мисыр патшасы фиргавен — шаулы мактанчык кына,Ул үз мөмкинлеген ычкындырды“.+ 18  Гаскәрләр Иясе Йәһвә дигән исем йөртүче Патша болай ди: „Үзем белән ант итәм,Ул* килер һәм таулар арасындагы Табу́р+ сыман,Диңгез буендагы Карми́л+ шикелле булыр. 19  И Мисырда яшәүче кыз,Әсирлеккә китәр өчен әйберләреңне җый. Чөнки Ноф* коточкыч хәлгә килер. Аңа ут төртерләр,* һәм ул бер яшәүчесез калыр.+ 20  Мисыр сылу танага охшаш,Ләкин чагучы бөҗәкләр төньяктан очып килер һәм аны чагар. 21  Аның ялланган гаскәриләре симертелгән үгезләр сыман булса да,Хәтта алар да борылып бергә качып китте. Алар каршы тора алмады,+Чөнки алар өчен бәла көне,Хөкем вакыты җитте“. 22  „Аның тавышы сөйрәлүче еланныкы сыман,Чөнки аңа каршы көчле дошманнар,Агач аударучы* кешеләр сыман, балта тотып чыкты. 23  Аның урманы үтә алмаслык булып күренсә дә,— дип әйтә Йәһвә,— алар аны чабып аударып бетерер. Чөнки алар саранчадан да күбрәк, аларның саны хисапсыз. 24  Кыз Мисыр оятка калыр. Аны төньяк халкы кулына бирерләр“.+ 25  Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Менә мин Но*+ шәһәреннән булган Амонны,+ фиргавенне, Мисырны, аның илаһлары+ белән патшаларын, әйе, фиргавенне һәм аңа таянучы һәркемне+ җавапка тартам“. 26  „Мин аларны җаннарын эзләүчеләр кулына, Бабыл патшасы Нәбукаднизар белән аның хезмәтчеләре кулына бирермен.+ Әмма вакыт узгач, Мисырда, элекке вакыттагы кебек, кешеләр яшәр“,— ди Йәһвә.+ 27  „Син исә, хезмәтчем Ягъкуб, курыкма. Һәм синең, и Исраил, котың алынмасын.+ Чөнки мин сине — ерактагы җирдәнҺәм токымыңны* әсирлек җиреннән коткарырмын.+ Ягъкуб кире кайтыр һәм тыныч-имин яшәр. Аларны һичкем куркытмас.+ 28  Шуңа күрә, и хезмәтчем Ягъкуб, курыкма,— дип әйтә Йәһвә,— чөнки мин синең белән. Мин сине бар халыклар арасына тараткан идем, әмма хәзер аларны юк итәрмен.+ Сине исә юк итмәм.+ Сине тиешле дәрәҗәдә төзәтермен,+Ләкин һич тә җәзасыз калдырмам“».

Искәрмәләр

Яки «суеш оештыра».
Яки «Мемфиста».
Ягъни Мисырны җиңүче.
Яки «Мемфис».
Я, бәлки, «Ул буш җир булып китәр».
Яки «Утын җыючы».
Ягъни Фива.
Сүзгә-сүз орлык.

Искәрмәләр

Медиаматериал