Ирмия 47:1—7

47  Йәһвә Ирмия́ пәйгамбәргә филистилеләргә кагылышлы сүз җиткерде.+ Бу фиргавен Га́заны тар-мар иткәнчегә кадәр булды.  Йәһвә болай диде: «Менә! Төньяктан сулар килә. Алар басып килүче ташкынга әйләнер. Алар җирне һәм андагы бар нәрсәне,Шәһәрне һәм анда яшәүчеләрне басар. Кешеләр кычкырыр,Илдә яшәүче һәркем үкереп елар.  Аның айгырларының тояклары дөбердәвен,Хәрби арбаларының тавышын,Тәгәрмәчләренең дыңгырдавын ишетеп,Аталарның куллары хәлсезләнер һәм салынып төшәр,Шуңа күрә алар үз улларын коткарыр өчен борылып та карамас.  Чөнки якынлашып килгән көн бар филистилеләрне тар-мар итәр.+ Ул Тир+ белән Сидонның+ калган һәр союздашын һәлак итәр. Чөнки Йәһвә филистилеләрне —Кафту́р*+ утравыннан булган калдыкны тар-мар итәр.  Га́за пеләш* булып калыр. Ашкелонның авызы томаланыр.+ И аларның үзәненең калдыгы,Күпме үзеңә яралар ясап була?+  И-их! Йәһвә кылычы!+ Кайчан инде син тынычланырсың? Үз кыныңа кайт. Ял ит, тынып кал.  Йәһвә әмер биргән бит! Ничек инде ул тынычлансын? Ул аны Ашкелонга һәм диңгез ярына+Каршы сугышыр өчен җибәрде».

Искәрмәләр

Ягъни Крит.
Ягъни алар көенеп һәм оятка калып үз чәчләрен кырыр.

Искәрмәләр

Медиаматериал