Ирмия 48:1—47

48  Моа́б+ турында Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: «Нәбу́+ шәһәренә кайгы, чөнки ул тар-мар ителгән! Кырьятаи́м+ оятка калган һәм яулап алынган. Ныклы сыеныч* оятка калган һәм җимерелгән.+  Моабны инде данламыйлар. Хишбунда+ дошманнар аны тар-мар итәргә ниятләп: „Килегез, ул инде халык дип аталмасын өчен, аны юк итик“,— диде. Син дә, и Мадми́н, дәшми тор,Чөнки сине кылыч эзәрлекли.  Хоронаимнан үкереп елау,+Тар-мар һәм юк итү тавышы ишетелә.  Моаб җимерелгән. Аның кечкенә балалары елый.  Алар үкереп елый-елый Лухитка менеп бара. Хоронаимнан төшеп баручыларның бәла аркасында елау тавышлары ишетелә.+  Качыгыз, җаннарыгызны коткарыгыз! Сез чүлдәге артыш агачына охшап калырсыз.  Үз эшләреңә һәм байлыгыңа таянганга,Сине дә яулап алырлар. Кемо́ш+ та үз руханилары һәм мирзалары белән бергә әсирлеккә китәр.  Тар-мар итүче һәр шәһәргә керер,Бер шәһәр дә котылмас.+ Нәкъ Йәһвә әйткәнчә, үзән юкка чыгар,Һәм тигезлек* юк ителер.  Моаб өчен юл билгесе куегыз,Чөнки җимерелгәч, ул качып китәр,Һәм аның шәһәрләре коточкыч нәрсә булып калыр,Бер яшәүчесе дә булмас.+ 10  Йәһвәнең йөкләмәсен чын йөрәктән үтәмәүче ләгънәт ителсен! Үз кылычын кан коюдан тыючы ләгънәт ителсен! 11  Моаблыларны яшь чакларыннан алып беркем дә борчымады. Алар утырмасы савыт төбенә төшкән шәрабка охшаш. Аларны бер савыттан икенчесенә агызмадылар,Аларның әсирлеккә дә киткәннәре булмады. Менә ни өчен аларның тәме шундый ук калды,исе дә үзгәрмәде. 12  „Шуңа күрә шундый көннәр килә ки,— ди Йәһвә,— мин аларга үзләрен аударачак кешеләрне җибәрермен. Ул кешеләр аларны аударып, савытларын бушатыр һәм зур чүлмәкләрен челпәрәмә китерер. 13  Исраил йорты үзе таянган Бәйте́л аркасында оятка калган кебек, моаблылар Кемош аркасында оятка калыр.+ 14  Ничек сез: „Без гайрәтле гаскәриләр, сугышка әзер торабыз“,— дип әйтергә батырчылык итәсез?“+ 15  Гаскәрләр Иясе Йәһвә исемле Патша болай ди:+ „Моаб тар-мар ителгән,Аның шәһәрләре яулап алынган,+Һәм яшь ир-атларының иң яхшылары кырылган“.+ 16  Моаблыларга озакламый бәла төшәр,Аларның һәлакәте зур тизлек белән якынлашып килә.+ 17  Күршеләренең барысы,Аларның исемен белүче һәркем кайгыларын уртаклашыр. Аларга: „Көч таягы, матурлык таягы сынган!“ — дип әйтегез. 18  Даныңны калдыр,Сусаудан тилмереп* утыр, и Дибунда+ яшәүче кыз,Чөнки Моабны тар-мар итүче сиңа каршы чыкты. Ул синең ныгытмаларыңны җимерер.+ 19  Аругырда+ яшәүче, юл буенда күзәтеп тор. Котылыр өчен качучы ир-аттан һәм хатын-кыздан: „Нәрсә булды?“ — дип сора. 20  Моаб оятка калды, аның коты алынды. Үкереп ела һәм кычкыр. Арнонда+ Моабның тар-мар ителүе турында игълан итегез. 21  Тигезлектәге* шәһәрләргә хөкем чыгарылды.+ Ул Холо́н, Яһа́с+ һәм Мифагатка+ каршы, 22  Дибу́н,+ Нәбу+ һәм Бәйт-диблатаимга каршы, 23  Кырьятаим,+ Бәйтгаму́л һәм Бәйтмигунга+ каршы, 24  Кериутка+ һәм Босрага каршы, Моаб җирендә булган ерактагы һәм якындагы бар шәһәрләргә каршы чыгарылды. 25  „Моабның көчен* чабып ташлаганнар. Кулын сындырганнар“,— ди Йәһвә. 26  Аны исергәнче эчертегез,+ чөнки ул Йәһвәгә каршы күтәрелде.+ Моаб үз косыгында ята,Ул көлкегә калды. 27  Әллә син Исраилдән мыскыллап көлмәдеңме?+ Нигә син башыңны чайкап һәм аны кимсетеп сөйлисең? Әллә аны каракларның берсе дип таптылармы? 28  Моабта яшәүчеләр, шәһәрләрне калдырып, кыя өстендә яшәгез,Кыя ярыкларында оялаган күгәрчен сыман булыгыз“». 29  «Без Моабның горурлыгы турында ишеттек (ә ул бик тәкәббер),Аның эрелеге, һавалылыгы, тәкәбберлеге һәм йөрәгенең горурлыгы турында ишеттек».+ 30  «Мин аның ярсуын беләм,— дип әйтә Йәһвә,—Әмма аның буш сүзләре юкка чыгар. Алар бернәрсә дә эшли алмас. 31  Шуңа күрә мин Моаб турында үкереп елармын,Бөтен Моаб турында күз яшьләре түгәрменҺәм Кирһәри́ш кешеләре турында ыңгырашырмын.+ 32  И Сибманың+ йөзем агачы, мин синең турындаЯзергә+ караганда ныграк үкереп елармын. Синең чәчәк аткан ботакларың диңгезнең аръягына җитте. Алар диңгезгә кадәр, Язергә кадәр җәелде. Тар-мар итүче синең җәйге җимешләреңә,Йөзем уңышыңа ташланды.+ 33  Җимеш бакчасында һәм Моаб җирендәШатлык һәм сөенеч инде юк.+ Йөзем изгечтән шәраб инде агылмый, мин аны туктаттым. Берсе дә шатлыктан кычкырып йөзем таптап измәс. Кешеләр кычкырыр, әмма шатлыктан түгел».+ 34  «Хишбундагы+ кешеләрнең елау тавышлары Элгалда+ ишетелә. Кычкырып елау тавышлары Яһаска+ кадәр җитте,Согардагы кычкыру тавышлары Хоронаимга,+ Әглат-шелишиягә кадәр таралды. Хәтта Нимри́м сулары корып бетәр.+ 35  Мин менә нәрсә эшләрмен,— ди Йәһвә,—Моабта берсе дә биеклектә бүләк китермәсҺәм үз илаһына корбан чалмас. 36  Менә ни өчен йөрәгем Моаб турында флейтадай* ыңгырашыр,+Йөрәгем Кирһәриш турында флейта* кебек ыңгырашыр. Чөнки аның эшләп тапкан байлыгы юкка чыгар. 37  Һәр кешенең чәче дә,+Сакалы да кырылган. Барысының куллары телгәләнгән,+Билләрендә матәм киеме!»+ 38  «Моабның һәр йорт түбәсендә,Һәр шәһәр мәйданындаҮкереп елау гына ишетелә. Чөнки мин МоабныКирәксез чүлмәкне ваткандай ваттым,— дип әйтә Йәһвә.— 39  Аның коты алынды! Үкереп елагыз! Моаб оятка калып качып китте! Моаб көлкегә калды,Күршеләре өчен ул коточкыч нәрсәгә әйләнде». 40  «Йәһвә менә нәрсә ди: „Менә! Бөркет үз корбанына аска ташлангандай,+Дошман Моаб өстеннән үз канатларын җәяр.+ 41  Шәһәрләр басып алыныр,Аның ныгытмаларын яулап алырлар. Ул көнне Моаб гаскәриләренең йөрәкләреБала тудыручы хатынныкы кебек булыр“». 42  «„Моаб инде халык булмас,+Чөнки ул Йәһвәгә каршы күтәрелде.+ 43  И Моаб яшәүчесе,— ди Йәһвә —Синең алдыңда дәһшәт, чокыр һәм тозак. 44  Дәһшәттән качкан һәркем чокырга төшәр,Чокырдан чыккан һәркем тозакка эләгер“. „Чөнки мин Моабка җәзалау елы китерермен,— дип әйтә Йәһвә.— 45  Качкыннар хәлдән таеп, Хишбу́н күләгәсендә басып тора. Хишбуннан ут,Сихоннан ялкын чыгар.+ Ул Моабның маңгаенҺәм сугышчан улларының баш сөяген йотар“.+ 46  „Кайгы сиңа, и Моаб! Кемош+ халкы юкка чыкты. Улларың әсирлеккә китте,Кызларың сөргенгә сөрелде.+ 47  Әмма соңгы көннәрдә мин Моаб әсирләрен җыярмын,— дип әйтә Йәһвә.—Шуның белән Моаб турындагы хөкем хәбәре тәмамлана“».+

Искәрмәләр

Яки «Куркынычсыз биеклек».
Яки «яссы таулык».
Я, бәлки, «Коры җирдә».
Яки «Яссы таулыктагы».
Сүзгә-сүз «мөгезен».
Ягъни кешене җирләгәндә матәм көе уйнар өчен кулланылган флейта.
Ягъни кешене җирләгәндә матәм көе уйнар өчен кулланылган флейта.

Искәрмәләр

Медиаматериал