Ирмия 52:1—34

52  Патшалык итә башлаганда Сидкыягә+ 21 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 11 ел идарә итте. Аның әнисе Ирмиянең кызы Һәмүтә́+ иде, Ирмия́ исә Либнадан иде.  Сидкыя́, Йәһуәки́м кебек үк, Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+  Иерусалим һәм Яһүд җирендәге бу хәлләр алар Йәһвәнең ачуын чыгарганга булды, һәм ахыр чиктә ул аларны үз хозурыннан куды.+ Сидкыя Бабы́л патшасына каршы баш күтәрде.+  Сидкыянең идарә итүенең 9 нчы елында, унынчы айның унынчы көнендә Бабыл патшасы Нәбукадниза́р үзенең бөтен гаскәре белән Иерусалимга каршы яу белән чыкты. Алар шәһәр каршына лагерь корып урнашты һәм аның тирәли камау стенасы төзеде.+  Шәһәр Сидкыя патшаның идарә итүенең 11 нче елына кадәр камалышта калды.  Дүртенче айның 9 нчы көнендә+ шәһәрдә каты ачлык башланды, һәм халыкның ашарына калмады.+  Ахыр чиктә шәһәр стенасының бер җирен ваттылар, һәм төнлә бөтен гаскәриләр патша бакчасы янындагы ике стена арасындагы капка аша шәһәрдән чыгып, Араба́ юлы белән качып киттеләр. Калдайлылар исә ул вакытта шәһәр тирәли тора иде.+  Шунда калдайлылар гаскәре патша артыннан куа китте һәм Сидкыяне+ Әрихә́ даласында куып җитте. Аның бөтен гаскәриләре исә аны калдырып китеп, төрле якка таралды.  Шунда калдайлылар патшаны тотып алып, Хама́т җирендәге Риблага Бабыл патшасы янына китерделәр, һәм ул аңа хөкем чыгарды. 10  Бабыл патшасы Сидкыянең күз алдында аның улларын үтерде. Ул шулай ук Риблада бар Яһүд мирзаларын үтерде. 11  Шунда Бабыл патшасы Сидкыяне күзсез калдырды+ һәм, аның аяк-кулларына бакыр богаулар салып, Бабылга китерде. Ул аны үлеменә кадәр төрмәдә тотты. 12  Бишенче айның унынчы көнендә, ягъни Бабыл патшасы Нәбукаднизарның идарә итүенең 19 нчы елында, Бабыл патшасының хезмәтчесе — сакчылар башлыгы Набузардан Иерусалимга килде.+ 13  Ул Йәһвә йортына, патша сараена һәм Иерусалимдагы бар йортларга ут төртте, бөтен зур йортларны да яндырып бетерде.+ 14  Сакчылар башлыгы белән килгән калдайлылар гаскәре Иерусалим стеналарын җимерде.+ 15  Сакчылар башлыгы Набузардан гади кешеләрнең кайберләрен, шәһәрдә калган халыкны, шулай ук Бабыл патшасы ягына күчкән качкыннарны һәм һөнәрчеләрне сөргенгә алып китте.+ 16  Әмма сакчылар башлыгы Набузарда́н шушы җирдәге ярлы-ябагай арасыннан кайберәүләрне йөзем үстерүчеләр һәм җир эшкәртүчеләр итеп калдырды.+ 17  Калдайлылар Йәһвә йортының бакыр баганаларын,+ Йәһвә йортындагы арбаларны+ һәм «бакыр диңгезне»+ ваттылар. Алар бөтен бакырны Бабылга алып киттеләр.+ 18  Алар шулай ук гыйбадәтханәдәге көл савытларын, соскыларны, филтә кискечләрен, табакларны,+ касәләрне+ һәм бар бакыр әйберләрне алып китте. 19  Сакчылар башлыгы саф алтыннан һәм көмештән ясалган чаннар,+ ут савытлары, табаклар, көл савытлары, шәмдәлләр,+ касәләр һәм башка табакларны алып китте.+ 20  Сөләйман патша Йәһвәнең йорты өчен ясаган ике багана, «бакыр диңгез», аның астындагы 12 бакыр үгез+ һәм арбалар турында әйткәндә, болар өчен киткән бакырны үлчәп тә бетерерлек түгел иде. 21  Һәр багананың биеклеге 18 терсәк,* әйләнә озынлыгы, үлчәү бавы белән үлчәгәндә, 12 терсәк,+ ә калынлыгы 4 бармак* иде. Баганалар үзләре куыш иде. 22  Алар башында торган капительләр бакырдан иде. Капительнең биеклеге 5 терсәк иде,+ һәм капительләрне чорнап торган челтәрләр белән анарларның барысы да бакырдан иде. Икенче багана беренчесе кебек үк иде, анарлары да шундый ук иде. 23  Күренә торган якларында 96 анар бар иде, ә гомумән алганда, челтәрләр тирәли 100 анар иде.+ 24  Сакчылар башлыгы шулай ук баш рухани Сирайны,+ аңардан соң икенче булып торган Сафуния́+ руханины һәм өч капка сакчысын алып китте.+ 25  Ул шулай ук гаскәриләр өстеннән башлык булып торган сарай түрәсен, патшаның шәһәрдәге җиде якын кешесен, шушы җирдәге кешеләрне хәрби хезмәткә җыйган гаскәр башлыгының сәркатибен һәм гади халык арасыннан шәһәрдә әле дә калган 60 кешене алып китте. 26  Сакчылар башлыгы Набузардан аларның барысын Риблага Бабыл патшасы янына китерде. 27  Бабыл патшасы аларны Хамат җирендәге Риблада+ үтерде. Шулай итеп, Яһүдне үз җиреннән әсирлеккә алып киттеләр.+ 28  Нәбукаднизар патша сөргенгә алып киткән кешеләрнең саны мондый: үзенең идарә итүенең җиденче елында 3 023 яһүд.+ 29  Нәбукаднизарның идарә итүенең 18 елында+ Иерусалимнан 832 җанны алып киттеләр. 30  Нәбукаднизарның идарә итүенең 23 елында сакчылар башлыгы Набузардан яһүдләрдән сөргенгә 745 җанны алып китте.+ Барлыгы сөргенгә 4 600 җан алынды. 31  Яһүд патшасы Йәһуәкиннең+ әсир ителүенең 37 нче елында, 12 нче айның 25 нче көнендә Бабыл патшасы Авилмерода́х үзенең патша булып утырган елында Яһүд патшасы Йәһуәкинне азат итте һәм зинданнан чыгарды.+ 32  Бабыл патшасы аның белән иптәшләрчә сөйләште һәм аның тәхетен Бабылдагы бүтән патшаларның тәхетеннән югарырак куйды. 33  Шунда Йәһуәки́н үзенең зиндан киемнәрен салды. Ул үз гомеренең ахырына кадәр һәрдаим патша табыныннан тукланды. 34  Гомеренең ахырына кадәр, үлеменә кадәр аңа Бабыл патшасыннан көн саен ашарына ризык бирелеп торды.

Искәрмәләр

Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Бер бармак киңлеге — 1,85 см. Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал