Ирмия 6:1—30
6 И Биньями́н уллары, Иерусалимнан чыгып ышык урын эзләгез.
Тикуада+ быргы кычкыртыгыз.+
Кисәтү билгесе итеп Бәйтхакири́м өстеннән ут яндырыгыз!
Чөнки төньяктан афәт, бөек бәла якынлашып килә.+
2 Кыз Сио́н матур, иркә хатынга охшаш.+
3 Көтүчеләр үз көтүләре белән килер.
Алар аның тирә-ягында чатырлар корыр,+Һәм һәрберсе үз көтүен кайгыртып көтәр.+
4 «Аңа каршы сугышыр өчен әзерләнегез!
Күтәрелегез, аңа көн уртасында һөҗүм итик!»
«Кайгы безгә, кич җитә бит,Инде кичке күләгәләр озыная бара!»
5 «Күтәрелегез, аңа төнлә һөҗүм итик,Аның ныгытылган манараларын җимереп ташлыйк».+
6 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:
«Агач чабып, Иерусалим тирәли камау ныгытмасы ясагыз.+
Бу шәһәр җавапка тартылырга тиеш.
Аның эчендә җәбер-золымнан башка бернәрсә дә юк.+
7 Су чокыры салкын су чыганагы булган кебек,Бу шәһәр явызлык чыганагы булып тора.
Аның эчендә җәбер-золым һәм һәлакәт тавышы ишетелә.+
Чир һәм үләт һәрвакыт минем алдымда.
8 И Иерусалим, кисәтүгә колак сал. Югыйсә синнән җирәнеп читкә борылырмын.*+
Мин сине яшәүчесез калган ташландык җир итәрмен».+
9 Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди:
«Алар Исраи́л калдыгын йөзем агачындагы соңгы җимешләрне җыйгандай җентекләп җыяр.
Йөзем агачыннан җимешләр җыючы сыман кулыңны кабат суз».
10 «Кемгә әйтим? Кемне кисәтим?
Кем тыңлар?
Аларның колаклары томаланган,* һәм алар игътибар белән тыңлый алмый.+
Алар Йәһвә сүзеннән мәсхәрәләп көлә,+Аннан рәхәтлек тапмый.
11 Шуңа күрә мин Йәһвәнең ярсуы белән тулы,Аны үземдә тотып хәлдән тайдым».+
«Аны урамдагы балаларга,+Бергә җыелган яшьләр төркемнәренә яудыр.
Аларның барысы — ир кеше үз хатыны белән бергә,Карт кеше бик карт кеше белән бергә кулга алыныр.+
12 Аларның йортлары,Кырлары һәм хатыннары башкаларга бирелер.+
Чөнки мин, шул җирдә яшәүчеләрне җәзалар өчен, кулымны сузармын»,— ди Йәһвә.
13 «Аларның һәрберсе — кечесеннән алып бөегенә кадәр — намуссыз табыш ала.+
Һәрберсе — пәйгамбәрдән алып руханига кадәр алдап йөри.+
14 Алар халкымның ярасын* өстән-өстән генә дәвалап:
„Тынычлык! Тынычлык!“ — дип тора.
Ә тынычлык юк.+
15 Аларга үзләре кылган җирәнгеч эшләре өчен оятмы?
Һич тә оят түгел!
Алар бит хәтта оялуның нәрсә икәнен дә белми!+
Шуңа күрә алар егылганнар арасына егылыр.
Мин аларны җәзалагач, алар абынып егылыр»,— ди Йәһвә.
16 Йәһвә болай дип әйтә:
«Юл чатларына басыгыз һәм карагыз.
Борынгы юллар турында сорагыз.
Яхшы юл турында сорашыгыз һәм аның буйлап барыгыз,+Җаннарыгыз өчен тыныч урын табыгыз».
Әмма алар: «Без аның буйлап бармаячакбыз»,— диләр.+
17 «Мин сакчылар билгеләдем.+ Алар:
„Быргы тавышына игътибар итегез!“+ — дип әйтте».
Ләкин тегеләре: «Игътибар итмәячәкбез»,— диде.+
18 «Шуңа күрә, и халык, тыңла!
И җәмгыять,Алар белән нәрсә буласын бел.
19 И җир, тыңла!
Мин бу халыкка бәла китерәм.+
Ул аны үз мәкерле ниятләренең җимеше итеп татыр.
Чөнки алар сүзләремә колак салмадыҺәм канунымны* кире какты».
20 «Син Шебадан — ла́дан,Ерак илдән татлы камыш* китерәсең. Миңа аларның ни кирәге бар?
Синең тулаем яндыру корбаннарың кабул итәрлек түгел,Бүләкләрең мине сөендерми».+
21 Шуңа күрә Йәһвә болай ди:
«Мин бу халык алдына абыну ташлары куям,Алар шул ташларга абыныр.
Әтиләре дә, уллары да,Һәркем үз иптәше белән абыныр.
Аларның барысы һәлак булыр».+
22 Йәһвә болай дип әйтә:
«Менә төньяк илдән бер халык килә,Һәм җирнең иң ерак урыннарыннан бөек халык күтәрелер.+
23 Алар кулларына җәя белән сөңге алыр.
Алар кансыз һәм кызганып тормас.
Тавышлары диңгез кебек үкереп торыр,Алар атларга атланып йөриләр.+
И кызым Сион, алар сиңа каршы хәрби тәртиптә тора».
24 Без алар турында ишеттек.
Кулларыбыз салынып төште.+
Безне кайгы-хәсрәт басты,Хатын бала тапканда кичергән авыртуга охшаш авырту кичерәбез.+
25 Кырга чыкма, юлда йөрмә,Чөнки дошманның кылычы бар.
Тирә-якны курку биләп алган.
26 И халкым,Матәм киеме ки+ һәм көлдә ауна.
Бердәнбер улың хакында кайгыргандай үкереп ела,+Чөнки безгә һәлак итүче кинәт килер.+
27 «Мин сине* алтын-көмешне эретеп чистартучы иттем,
Чөнки син халкымны чистартырга тиеш.
Аларның юлларына игътибар ит һәм эшләрен җентекләп тикшереп чык.
28 Аларның барысы кире беткән,+Яла ягып йөри.+
Алар бакыр һәм тимер сыман.
Һәрберсе бозыклыкка баткан.
29 Тимерченең өрдергечләре көеп беткән.
Уттан кургаш кына чыга.
Сафландыручы юкка гына тырыша,+Яманнар аерылмый.+
30 Аларны кире кагылган көмеш дип атаячаклар,Аларны бит Йәһвә кире какты».+
Искәрмәләр
^ Яки «җаным читкә борылыр».
^ Сүзгә-сүз «сөннәтләнмәгән».
^ Яки «сынган урынын».
^ Яки «күрсәтмәмне».
^ Хуш исле камыш.
^ Ягъни Ирмияне.