Ирмия 7:1—34

7  Йәһвә Ирмиягә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итте:  «Йәһвә йортының капкасы янына килеп бас һәм мондый хәбәр игълан ит: „Йәһвәгә сәҗдә кылыр өчен бу капкалар аша үтүче бар Яһүд халкы, Йәһвәнең сүзен тыңла.  Исраил Аллаһысы Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Үз юлларыгызны һәм эшләрегезне төзәтегез, һәм мин сезгә бу урында калып яшәргә рөхсәт итәрмен.+  Ялган сүзләргә таянмагыз һәм: „Бу* — Йәһвәнең гыйбадәтханәсе, Йәһвәнең гыйбадәтханәсе, Йәһвәнең гыйбадәтханәсе!“ — дип әйтмәгез.+  Чөнки әгәр дә сез чыннан да үз юлларыгызны һәм эшләрегезне төзәтсәгез, әгәр дә дәгъвалашкан кешеләрне гаделлек белән хөкем итсәгез,+  әгәр дә килмешәкләрне, ятимнәрне* һәм тол хатыннарны җәберләмәсәгез,+ бу урында гаепсезләрнең канын түкмәсәгез һәм үз башыгызга бәла китереп башка илаһларга иярмәсәгез,+  ул чакта мин сезгә бу урында — ата-бабаларыгызга гасырларга* биргән җирдә калып яшәргә рөхсәт итәрмен“».  «Әмма сез ялган сүзләргә таянып яшисез.+ Бу бернинди файда китермәс.  Әллә сез урлап,+ үтереп, зина кылып, ялган ант биреп,+ Багалга корбаннар китереп*+ һәм үзегез белмәгән илаһларга ияреп, 10  бар бу җирәнгеч эшләрегезгә карамастан, исемем белән аталган йортка килеп минем алдымда: „Без котылачакбыз“,— дип әйтә аласыз дип уйлыйсызмы? 11  Әллә, сезнеңчә, минем исемем белән аталган бу йорт юлбасарлар оясы булып киттеме?+ Мин сезнең кылган эшләрегезне күреп торам»,— ди Йәһвә. 12  «„Ә хәзер Шило́+ шәһәрендәге изге урыныма — мин элек үз исемем өчен сайлаган урынга барыгыз+ һәм Исраи́л халкымның яманлыгы аркасында шул урын белән нәрсә эшләгәнемне күрегез.+ 13  Шулай да сез бар бу эшләрне башкарып тордыгыз,— ди Йәһвә,— һәм мин сезгә кат-кат* сөйләсәм дә, сез тыңламадыгыз.+ Мин сезне чакырып тордым, әмма сез җавап бирмәдегез.+ 14  Шуңа күрә мин үз исемемне йөрткән һәм сез үзегез таянган+ йорт белән,+ шулай ук мин сезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән бу урын белән Шило шәһәре белән эшләгәнемне эшләрмен.+ 15  Мин сезнең бар туганнарыгызны — Ифраимның бар токымнарын — күз алдымнан куып җибәргән кебек, сезне дә куып җибәрермен“.+ 16  Син исә бу халык хакында дога кылма. Алар хакына елама да, үтенмә дә, сорама да,+ чөнки мин сине тыңламам.+ 17  Әллә син аларның Яһүд шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында кылган эшләрен күрмисеңме? 18  Уллары утын җыя, аталары учак яга, ә хатыннары Күк патшабикәсенә*+ бүләккә көлчәләр әзерләр өчен камыр изә. Җитмәсә, күңелемне рәнҗетер өчен башка илаһларга шәраб бүләкләре агыза.+ 19  „Әллә алар миңа зыян китерәме?* — дип әйтә Йәһвә.— Үз-үзләрен оятка калдыра түгелме?“+ 20  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Ачуымны һәм ярсуымны бу урынга, кешегә һәм хайванга, кырдагы агачларга һәм җир җимешенә яудырырмын.+ Ярсуым ялкынланып торыр һәм сүнмәс“.+ 21  Исраил Аллаһысы Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Әйдәгез, башка корбаннарга өстәп тулаем яндыру корбаннары китерегез һәм аларның итен ашагыз.+ 22  Чөнки мин ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән чыгарган көнне алар белән сөйләшмәдем, тулаем яндыру корбаннары һәм башка корбаннар турында әмер дә бирмәдем.+ 23  Шулай да мондый әмер бирдем: „Тавышыма буйсыныгыз, һәм мин сезнең Аллаһыгыз булырмын, ә сез минем халкым булырсыз.+ Мин сезгә йөрергә кушкан бар юллар буйлап йөрегез, һәм сезнең белән барысы яхшы булыр“.+ 24  Әмма алар тыңламады һәм сүзләремә колак салмады.+ Киресенчә, мәкерле ниятләр корды һәм киреләнеп үзләренең явыз йөрәкләренә иярде.+ Алар алга түгел, ә артка барды. 25  Ата-бабаларыгыз Мисырдан чыккан көннән алып бүгенге көнгә кадәр шулай булды.+ Мин сезгә үземнең бар хезмәтчеләрем — пәйгамбәрләрне көн саен, кат-кат* җибәреп тордым.+ 26  Ләкин бу халыкның мине тыңлыйсы килмәде һәм алар сүзләремә колак салмады.+ Киресенчә, үҗәтләнде һәм үз ата-бабаларыннан да яманрак эш итте! 27  Син аларга бөтен бу сүзләрне әйтерсең,+ ләкин алар сине тыңламас. Син аларга ялварырсың, ләкин алар җавап бирмәс. 28  Син аларга болай диярсең: „Бу — үз Аллаһысы Йәһвәнең тавышына буйсынмаган халык. Аларның төзәтүне кабул итәсе килмәде. Тугрылык юкка чыкты һәм араларында хәтта искә дә алынмый“.+ 29  Кистерелмәгән* чәчеңне кисеп ташла һәм пеләш калкулыкларда кайгылы җыр җырла, чөнки Йәһвә үзен ярсыткан бу буынны кире какты һәм аны ташлап китәр. 30  „Яһүд халкы минем күземдә яман булганны кылды,— ди Йәһвә.— Алар минем исемемне йөрткән йортка, аны нәҗесләр өчен, үз җирәнгеч потларын куйды.+ 31  Алар, үз улларын һәм кызларын утта яндырыр өчен,+ Һинно́м улы үзәнендәге*+ Тофетта биеклекләр төзеде. Мин моны эшләргә әмер бирмәдем, һәм бу беркайчан да хәтта уема* да килмәде“.+ 32  „Шуңа күрә шундый көннәр килә ки,— дип әйтә Йәһвә,— бу урын инде Тофе́т яки Һинном улы үзәне* дип түгел, ә Сую үзәне дип аталыр. Алар мәетләрне Тофетта, анда җирләр өчен урын беткәнче, җирләрләр.+ 33  Бу халыкның мәетләре күкләрдәге кошлар һәм җирдәге хайваннар өчен ризык булыр. Аларны беркем дә куркытып куып җибәрмәс.+ 34  Мин Яһүд шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында тантана тавышларын һәм шатлану тавышларын, кияү һәм кәләш тавышларын юк итәрмен,+ чөнки бу җир хәрабәләр өеменә әйләндерелер“».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Болар», ягъни гыйбадәтханәнең бар биналары.
Яки «атасыз балаларны».
Яки «мәңгедән-мәңгегә».
Яки «төтәтеп».
Сүзгә-сүз «иртә торып».
Мөртәт исраиллеләр табынган алиһәнең титулы. Бәлки, уңдырыш алиһәсе.
Яки «мине рәнҗетәләрме; минем ачуымны чыгаралармы».
Сүзгә-сүз «иртә торып».
Яки «Багышланган».
Сүзлектән «Гәһәннә» к.
Сүзгә-сүз «йөрәгемә».
Сүзлектән «Гәһәннә» к.

Искәрмәләр

Медиаматериал