Ирмия 8:1—22

8  «Ул вакытта,— дип әйтә Йәһвә,— Яһүд патшаларының сөякләре, мирзаларының сөякләре, руханиларның сөякләре, пәйгамбәрләрнең сөякләре һәм Иерусалимда яшәгән кешеләрнең сөякләре каберләреннән алыныр.  Аларны үзләре яраткан, хезмәт иткән, ияргән, мөрәҗәгать иткән һәм сәҗдә кылган кояш, ай һәм күкләрнең бөтен гаскәре алдында таратып ташларлар.+ Аларны җыймаслар да, җирләмәсләр дә. Алар җир өстендә тирес сыман ятар».+  «Бу явыз халыкның исән калган калдыгы мин аларны тараткан бар җирләрдә яшәүгә караганда үлү яхшырак дип санар»,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.  «Аларга әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Алар егылып яңадан торып басмасмы? Берәрсе кире кайтса, башкасы да кире кайтмасмы?  Нигә бу халык — Иерусалим халкы — үз тугрылыксызлыгын калдырмый? Алар ялганга кереп баткан. Кире кайтасылары килми.+  Мин игътибар белән тыңлап тордым, ләкин аларның әйткәннәре дөрес булмады. Берсе дә үз явызлыгына үкенмәде һәм: „Нәрсә мин эшләдем?“ — димәде.+ Һәрберсе сугышка ыргылган аттай башкалар йөргән юлга кайта.  Хәтта ләкләк тә үзенең кайту-китү вакытын белә. Урман күгәрчене, яр карлыгачы һәм миләш чыпчыгы* үз вакытында кайта һәм китә. Ә минем халкым Йәһвәнең хөкем вакытын белми“.+  „Ничек сез: „Без зирәк, бездә Йәһвә кануны* бар“,— дип әйтә аласыз? Чынында, күчереп язучының ялган каләме+ алдау өчен генә кулланыла.  Зирәкләр оятка калды.+ Аларның котлары алынды, һәм алар тозакка эләгер. Алар Йәһвә сүзен кире какты. Аларда нинди зирәклек булсын инде? 10  Шуңа күрә мин аларның хатыннарын — башка ир-атларга,Кырларын башка кешеләргә бирермен.+ Аларның һәрберсе — кечесеннән алып бөегенә кадәр — намуссыз табыш ала.+ Һәрберсе — пәйгамбәрдән алып руханига кадәр алдап йөри.+ 11  Алар халкымның — кызымның ярасын* өстән-өстән генә дәвалап: „Тынычлык! Тынычлык!“ — дип тора. Ә тынычлык юк.+ 12  Аларга үзләре кылган җирәнгеч эшләре өчен оятмы? Һич тә оят түгел! Алар бит хәтта оялуның нәрсә икәнен дә белми!+ Шуңа күрә алар егылганнар арасына егылыр. Мин аларны җәзалагач, абынып егылыр“+,— ди Йәһвә. 13  „Мин уңышны җыйгач, аны юк итәрмен,— дип әйтә Йәһвә.—Йөзем агачында — бер бөртек йөзем дә, инҗир агачында бер инҗир дә калмас, яфраклары да шиңеп төшәр. Алар мин үзләренә биргәнне югалтыр“». 14  «Нигә без монда утырабыз? Җыелыйк та, ныгытылган шәһәрләргә кереп,+ анда һәлак булыйк. Чөнки Аллаһыбыз Йәһвә безне юк итәр. Ул безгә агулы су эчәргә бирә.+ Без бит Йәһвәгә каршы гөнаһ кылдык. 15  Тынычлыкка өметләндек, ләкин бер яхшылык та килмәде,Савыгу вакыты килер дип өметләндек, ләкин хәвеф-хәтәр генә күрдек!+ 16  Даннан аның атларының пошкыруы ишетелә. Аның айгырларының кешнәвеннәнБөтен җир тетрәп тора. Дошман килә дә җирне һәм андагы бар нәрсәне,Шәһәрне һәм анда яшәүчеләрне йота». 17  «Мин арагызга еланнар,Тылсымлап булмый торган агулы еланнар җибәрәм. Алар сезне һичшиксез чагачак»,— дип әйтә Йәһвә. 18  Кайгым дәвалап булмаслык. Йөрәгем сызлый. 19  Минем халкымЕрак илдән кычкырып ярдәм сорый: «Әллә Йәһвә Сионда түгелме? Аның патшасы анда түгелме?» «Нигә алар үзләренең кисеп һәм уеп ясалган потлары белән,Файдасыз чит илаһлары белән күңелемне рәнҗетте?»* 20  «Ашлык уру вакыты үтеп китте, җәй тәмамланды,Ә без коткарылмый калдык!» 21  Мин халкымның ярасы аркасында изелеп,+Көенеп йөрим. Курку мине биләп алды. 22  Әллә Гиладта бәлзәм* юкмы?+ Анда табиб юкмыни?+ Ни өчен соң халкым савыктырылмаган?+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «торна».
Яки «күрсәтмәсе».
Яки «сынган урынын».
Яки «ачуымны чыгарды».
Яки «тынычландыручы бәлзәм».

Искәрмәләр

Медиаматериал