Ирмия 9:1—26
9 И-их, башым яшьләр тулы кое булса иде,Һәм күзләремнән яшьләр елгадай агып торса иде!+
Ул чакта мин халкымның үтерелгән кешеләре турындаКөне-төне үкереп елар идем.
2 И-их, чүлдә сәяхәтче өчен тукталу урыны булса иде!
Ул чакта мин халкымны калдырып китәр идем,Чөнки аларның барысы — зиначылар+Һәм мәкерле кешеләр өере.
3 Алар үз телләрен җәяне бөккәндәй бөгә.
Бу җирдә тугрылык түгел, ә ялган хөкем сөрә.+
«Алар бер-бер артлы явызлык кылып тора,Миңа һич тә игътибар итми»+,— дип әйтә Йәһвә.
4 «Һәркем үз якыныннан саклансын,Хәтта үз туганына таянмасын,Чөнки һәр туганыгыз — хыянәтче,+Һәм һәр якыныгыз — яла ягучы.+
5 Һәркем үз якынын алдый.
Берсе дә хакыйкать сөйләми.
Алар үз телләрен ялган сөйләргә өйрәткән,+Явызлык кылып алҗып беткән.
6 Син ялганчылар арасында яшисең.
Алар ялганлый, һәм аларның мине беләселәре килми»,— ди Йәһвә.
7 Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:
«Мин аларны эретеп тикшерермен,+Чөнки кызым — халкым белән башкача эш итеп булмый.
8 Аларның телләре — ялган сөйли торган үтергеч ук.
Кеше үз теле белән якынына тынычландыргыч сүзләр сөйли.
Ә күңелендә яшерен урыннан ташланырга тора».
9 «Әллә мин аларны бу эшләре өчен җавапка тартмаммы? — дип әйтә Йәһвә.—Әллә җаным андый халыктан үч алмасмы?+
10 Мин бу таулар турында үкереп һәм үксеп елармын,Чүлдәге көтүлекләр турында көенеп җырлармын,Чөнки аларны яндырып бетерделәр. Бер кеше дә алар аша үтми.
Көтүнең тавышы да ишетелми.
Күктәге кошлар һәм хайваннар юкка чыкты. Алар качып китте.+
11 Мин Иерусалимны таш өемнәре+ һәм шакалларның өне итәрмен,+Яһүд шәһәрләрен буш урын итәрмен. Бер яшәүче дә булмас.+
12 Моны аңлар өчен кемнең зирәклеге җитәр?
Йәһвә моны кемгә, ул башкаларга игълан итә алсын өчен, сөйләде?
Нигә бу җир һәлак булды?
Нигә ул чүлдәй янып бетте?
Аның аша беркем дә үтә алмый».
13 Йәһвә болай дип җавап кайтарды: «Чөнки алар үзләренә биргән канунымны* кире какты, аның буенча эш итмәде һәм тавышыма буйсынмады.
14 Киресенчә, алар үҗәтләнеп үз йөрәкләре кушканны эшләде+ һәм үз әтиләренең өйрәтүе буенча Бага́л потларына ияреп йөрде.+
15 Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә — Исраи́л Аллаһысы болай ди: „Менә мин бу халыкка әрем ашатырмын һәм агулы су эчертермен.+
16 Мин аларны үзләре һәм әтиләре белмәгән халыклар арасына таратырмын+ һәм артларыннан кылыч җибәреп аларны юк итәрмен“.+
17 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:
„Булганнар турында җентекләп уйланыгыз.
Матәм җырлары* җырлаучы хатыннарны чакырыгыз,+Аларның иң осталарына килергә кушыгыз.
18 Алар ашыгып килсен һәм безнең өчен үксеп еласын,Күз яшьләребез елгадай аксын,Керфекләребездән су тамсын.+
19 Сионнан үксеп елау тавышы ишетелә:+
„Без тар-мар ителгән!
Без зур оятка калдык!
Без бит бу җирне калдырып киттек, һәм алар йортларыбызны җимереп ташлады“.+
20 Хатыннар, Йәһвә сүзен тыңлагыз.
Аның авызыннан чыккан сүзенә колак салыгыз.
Кызларыгызны — үксеп еларга,Бер-берегезне шушы кайгылы җырга өйрәтегез.+
21 Чөнки үлем, урамнардан — балаларны,Шәһәр мәйданнарыннан яшь кешеләрне алыр өчен,Тәрәзәләребездән керде.
Ул ныгытылган манараларыбызга үтеп керде“.+
22 Болай дип әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди:
„Кешеләрнең мәетләре җир өстендә тирес сыман,Уракчы артыннан калган яңа гына урылган ашлык сыман ятар.
Аларны һичкем җыймас“».+
23 Болай дип әйтә Йәһвә:
«Зирәк кеше үз зирәклеге белән мактанмасын,+Көчле кеше үз көче белән мактанмасын,Бай кеше үз байлыгы белән мактанмасын».+
24 «Мактанучы кеше аңлауга ия булуы һәм мине белүе,+Минем Йәһвә икәнемне белүе,Минем җирдә тугры мәхәббәт, гаделлек һәм тәкъвалык белән эш итүемне белүе белән мактансын,+Чөнки шундый нәрсәләр мине сөендерә»+,— ди Йәһвә.
25 «Менә мин сөннәтләнгән, шулай да әле сөннәтләнмәгән һәркемне җавапка тартачак көннәр килә,— дип әйтә Йәһвә+.—
26 Мин шулай ук Мисырны,+ Яһүдне,+ Эдомны,+ амунлыларны,+ Моабны+ — чигә чәчләрен кыркыган һәм чүлдә яшәгән һәркемне җавапка тартырмын.+ Чөнки бар бу халыклар сөннәтләнмәгән, бөтен Исраил йортының йөрәге дә сөннәтләнмәгән».+