Ишагыя 13:1—22
13 Амузның улы Ишагыя́+ күренештә Бабылга+ каршы күргән хәбәр:
2 «Кыялы тауда гаскәр өчен билге*+ куегыз.
Аларны чакырыгыз, кулыгызны болгагыз,Алар мирзалар капкаларыннан керсен.
3 Мин үзем билгеләгәннәргә*+ әмер бирдем.
Ачуымны белдерер өчен гаскәриләремне чакырып алдым,Алар горурланып сөенә.
4 Таулардагы халык төркеменең шаулавын тыңлагыз!
Ул күпсанлы халык сыман шаулый!
Патшалыкларның —Бергә җыелган халыкларның+ шау-шуын тыңлагыз!
Гаскәрләр Иясе Йәһвә сугышка гаскәр җыя.+
5 Алар ерак җирдән,+Җирнең чигеннән килә.
Бөтен җирне тар-мар итәр өчен,+Йәһвә һәм аның ярсуының кораллары килә.
6 Акырып елагыз, чөнки Йәһвә көне якын!
Ул көнне Чиксез Кодрәт Иясе җирегездәге бөтен нәрсәне җимерер.+
7 Менә ни өчен куркудан һәр кул салынып төшәр,Һәр кешенең йөрәге алыныр.+
8 Кешеләр бик каты куркуга төшәр.+
Алар, тулгак тоткан хатын сыман,Авыртудан һәм көзән җыерудан интегер.
Алар, котлары алынып, бер-берсенә карап торыр,Җәфаланудан битләре янар.
9 Менә, җирне коточкыч хәлгә әйләндерү өчен,+Аннан гөнаһ кылучыларны юк итү өчен,
Йәһвәнең көне —Ярсу һәм ялкынлы ачу тулы рәхимсез көн килә.
10 Күкләрдәге йолдызлар һәм аларның йолдызлыклары*+Үз яктылыкларын бирмәс.
Күтәрелгәндә, кояш караңгы булыр,Ай да үз яктылыгын чәчмәс.
11 Мин җирне яманлыгы өчен,+Явызларны гөнаһлары өчен җавапка тартырмын.
Дуамалларның горурлыгын бетерермен,Залимнәрнең тәкәбберлеген басынкыландырырмын.+
12 Мин үлемле кешене саф алтыннан,Кешеләрне Офи́р алтыныннан+ сирәгрәк итәрмен.+
13 Шуңа күрә мин күкләрне тетрәтермен,Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең ялкынлы ачу көнендә аның ярсуыннанҖир селкенеп үз урыныннан кузгалыр.+
14 Куып барылган газәл кебек һәм көтүчесе булмаган көтү кебек,Һәркем үз халкына кире кайтыр,Һәркем үз җиренә качар.+
15 Табылган һәркемне чәнчерләр,Тотылган һәркем кылычтан үләр.+
16 Аларның балаларын үз күзләре алдында тураклап үтерерләр,+Йортларын таларлар,Хатыннарын көчләрләр.
17 Мин аларга каршы ми́диялеләрне күтәрәм.+
Алар көмешне бернигә санамый,Алтынга да кызыкмый.
18 Аларның җәяләре егетләрне һәлак итәр.+
Алар сабыйларны кызганмас,Балаларга шәфкать күрсәтмәс.
19 Һәм Бабы́л, патшалыкларның иң данлыклысы,*+Калдайлыларның күрке һәм горурлыгы,+Аллаһы җимергән Сәдү́м белән Гамура́ кебек булыр.+
20 Анда беркайчан да беркем яшәмәс,Буыннан-буынга һичкем тормас.+
Бер гарәп тә анда чатырын кормас,Көтүчеләр үз көтүләрен анда ял иттермәс.
21 Анда чүл хайваннары ятар.
Аларның йортлары мәче башлы ябалаклар белән тулыр.
Анда тәвә кошлары яшәр,+Кыргый кәҗәләр* чабышып йөрер.
22 Манараларында — хайваннар,Зиннәтле сарайларында шакаллар улар.
Аның вакыты якын, аның көннәре озайтылмас».+
Искәрмәләр
^ Яки «билге баганасы».
^ Сүзгә-сүз «изгеләндерелгәннәремә».
^ Сүзгә-сүз «аларның Кәсилләренә». Күрәсең, Орион һәм якындагы йолдызлыклар турында сүз бара.
^ Яки «бизәге».
^ Я, бәлки, «Кәҗә төсле җеннәр».