Ишагыя 18:1—7

18  Кайгы! Хәбәшстан елгалары өлкәсендәгеЧерелдәүче канатлы бөҗәкләр иленә кайгы!+  Ул диңгез буйлап папи́рус көймәләрдәСулар аша вәкилләр җибәрә һәм болай ди: «И җитез хәбәрчеләр,Озын буйлы, шома тәнле,Һәркайда курку уятучы халыкка,+Көчле һәм җиңүче,Җирләрен елгалар агызып алып киткән халыкка барыгыз».  Әй сез, җирдәге бөтен яшәүчеләр һәм җир йөзендә торучылар,Сез күргән нәрсә тауларда күтәрелгән билге* кебек булыр,Сез мөгез быргы тавышына охшаш тавыш ишетерсез.  Йәһвә миңа болай диде: «Мин тыныч калырмын һәм ныгытылган урынымны* күзәтермен,Шулай эшләвем кояш яктысының җылысы кебек,Җимешләр җыю вакыты эссесендә төшкән чык кебек булыр.  Чөнки уңыш җыю алдыннан,Йөзем агачы чәчәк койгач һәм җимешләре өлгергәч,Яңа ботаклары бакча пычагы белән киселер,Мыекчалары кисеп ташланыр.  Алар бөтенесе таулардагы ерткыч кошларга,Җирдәге ерткыч хайваннарга калдырылыр. Ерткыч кошлар җәйне алар өстендә үткәрер,Җирдәге бөтен җанварлар урак өстендә алар белән тукланыр.  Ул вакытта Гаскәрләр Иясе ЙәһвәгәГаскәрләр Иясе Йәһвәнең исемен йөрткән урынга — Сио́н тавына+Озын буйлы, шома тәнле,Һәркайда курку уятучы халыктан,Көчле һәм җиңүче,Җирләрен елгалар агызып алып киткән халыктан бүләк китерелер».

Искәрмәләр

Яки «билге баганасы».
Я, бәлки, «урынымнан».

Искәрмәләр

Медиаматериал