Ишагыя 20:1—6
20 Ассирия патшасы Саргу́н Ашдодка+ тартанны* җибәргән елны Ашдодка каршы сугышты һәм аны яулап алды.+
2 Шул вакытта Йәһвә Аму́з улы Ишагыягә+ болай диде: «Бар, билеңнән матәм киемен һәм аякларыңнан сандалларыңны сал». Ул шулай эшләде дә: ул ялангач* һәм яланаяк йөрде.
3 Аннары Йәһвә әйтте: «Хезмәтчем Ишагыя́ Мисырга+ һәм Хәбәшстанга+ каршы билге+ һәм галәмәт булып, өч ел ялангач һәм яланаяк йөргән кебек,
4 Ассирия патшасы да әсирлеккә алган мисырлыларны+ һәм хәбәшләрне — малайларны һәм картларны — ялангач, яланаяк һәм артлары шәрә килеш алып барыр һәм Мисырның шәрәлеге ачылыр.*
5 Шунда аларның коты алыныр, һәм аларга үзләре өмет баглаган Хәбәшстан өчен һәм горурланган* Мисыр өчен оят булыр.
6 Ул көнне бу яр буендагы җирдә яшәүчеләр болай дияр: „Карагыз, Ассирия патшасыннан коткарыр дип өметләнеп, без алардан ярдәм эзләгән идек. Ә алар белән әнә нәрсә булды! Хәзер инде ничек котылырбыз?“».
Искәрмәләр
^ Яки «гаскәр башлыгын».
^ Яки «өс киемсез».
^ Яки «Мисыр оятка калыр».
^ Яки «матурлыгы белән сокландырган».