Ишагыя 29:1—24
29 «Әриилгә* кайгы! Давыт чатырлар корып яшәгән Әрии́л шәһәренә+ кайгы!
Ел артыннан ел узсын,Бөтен бәйрәмнәрегез+ үткәрелә барсын.
2 Ләкин мин Әриилгә бәла-каза китерермен,+Анда кайгы һәм ыңгырашып елау булыр,+Ул минем өчен мәзбәх учагы кебек булып китәр.+
3 Мин синең тирәли чатырлар куярмын,Сине казык читән белән уратып алырмынҺәм сиңа каршы камалыш ныгытмалары корырмын.+
4 Син түбәнсетелеп,Җирдән сөйләрсең,Һәм әйткәннәрең туфрактан чыккандай ишетелер-ишетелмәс булыр.
Җирдән килгән тавышың+Рухлар чакыручының тавышы сыман булыр,Туфрактан чыелдаган авазларың килер.
5 Бихисап дошманнарың вак тузандай,+Исәпсез залимнәр җил очырган кибәктәй булыр.+
Бу кинәт кенә бер мизгелдә килеп чыгар.+
6 Гаскәрләр Иясе Йәһвә сиңа игътибар итеп,Сине күк күкрәү, җир тетрәү һәм көчле гөрелдәү белән,Көчле җил, давыл һәм ялмап алучы ут ялкыннары белән коткарыр».+
7 Шунда Әриилгә каршы сугыш алып барган бихисап бөтен халыклар+ —Аңа каршы сугыш алып баручыларның барысы,Аңа каршы торгызылган камау манаралары,Аңа бәла-каза китерүчеләр —Төнге күренеш кебек, төш кебек булыр.
8 Әйе, ач кеше төшендә ашаганын күреп
Ач* килеш уянган кебек,Һәм сусаган кеше төшендә эчкәнен күрепЙокысыннан хәлсезләнгән һәм сусаган* килеш торган кебек,Сио́н тавына каршы сугышканХисапсыз бөтен халыклар белән дә шулай булыр.+
9 Аптырашта калып шаккатыгыз,+Күзләрегезне күрмәс итеп, сукыр булыгыз.+
Алар исерек, ләкин шәрабтан түгел,Алар чайкалып йөри, ләкин хәмердән түгел.
10 Чөнки Йәһвә сезгә тирән йокы рухы иңдерер.+
Ул сезнең күзләрегезне — пәйгамбәрләрне ябар,+Башларыгызны — күренешләр тапшыручыларны каплар.+
11 Һәр күренеш сезнең өчен мөһерләнгән китапның сүзләре кебек булып китәр.+ Аны укый белгән кешегә биреп: «Моны кычкырып укы әле»,— дисәләр, тегесе: «Мин булдыра алмыйм, чөнки ул мөһерләнгән»,— дияр.
12 Ә бу китапны укый белмәгән кешегә биреп: «Укы әле моны»,— дисәләр, тегесе: «Мин укый белмим»,— дияр.
13 Йәһвә болай ди: «Бу халык миңа теле белән якынлаша,Алар мине телләре белән хөрмәт итә,+Күңелләре исә миннән ерак.
Алар кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәнеп, моны миңа карата курку-хөрмәт дип саный.+
14 Шуңа күрә мин бу халыкка тагын искиткеч нәрсәләр эшләрмен,+Таң калырлык гаҗәп эшләр кылырмын,Зирәкләрнең зирәклеге юкка чыгар,Акыллыларның төшенүчәнлеге җуелыр».+
15 Ниятләрен* Йәһвәдән яшерер өчен барысын да эшләргә әзер кешеләргә кайгы.+
Аларның эшләре караңгы урында эшләнә,Алар: «Кем безне күрә?
Кем безнең турында белә?» — ди.+
16 Сез бар нәрсәне шулкадәр бозып күрсәтәсез!*
Балчык чүлмәкчегә тиңме?+
Ясалган нәрсә үзен ясаучы турында:
«Ул мине ясамады»+,— дип әйтерме?
Булдырылган нәрсә булдыручысы турында:
«Ул бернәрсә аңламый»+,— диярме?
17 Кыска вакыт эчендә Лива́н җимеш бакчасына әверелер,+Ә җимеш бакчасы урман итеп саналыр.+
18 Ул көнне саңгыраулар китапның сүзләрен ишетер,Сукырларның күзләре караңгылыктан һәм дөм караңгыдан азат ителеп күрә башлар.+
19 Юашлар Йәһвәнең эшләренә бик сөенер,Ярлылар Исраилнең Изге Аллаһысы турында уйлап шатланыр.+
20 Чөнки залим бүтән булмас,Мактанчык һәлак булыр,
Зыян китерергә әзер торучыларның барысы юк ителер.+
21 Алар бит ялган сөйләп башкаларны гаепле итә,Шәһәр капкасы алдында яклаучыга тозаклар куя,+Буш гаепләүләр белән тәкъва кешене гадел хөкемнән мәхрүм итә.+
22 Шуңа күрә Ибраһимны йолып алган Йәһвә+ Ягъкубның йортына болай ди:
«Ягъкуб инде хурлыкка төшмәс,Аның йөзе бүтән агарынмас.*+
23 Чөнки ул үзе янында җыелган,Минем кулларым булдырган балаларын күргәч,+Алар минем исемемне изгеләндерер.
Әйе, алар Ягъкубның Изге Аллаһысын изгеләндерер,Исраи́л Аллаһысына карата курку-хөрмәт күрсәтер.+
24 Кире беткән рухлы кешеләр төшенүчәнлеккә ия булыр,Һәм зарланучылар үгет-нәсыйхәт кабул итәр».
Искәрмәләр
^ Бәлки, мәгъ. «Аллаһының мәзбәх учагы». Күрәсең, Иерусалим.
^ Яки «Җаны буш».
^ Яки «җаны кипкән».
^ Яки «Киңәшләрен».
^ Яки «Никадәр сез бозык!»
^ Ягъни ояттан һәм өмет өзелүдән.