Ишагыя 3:1—26
3 Менә Раббы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә —Иерусалимнан һәм Яһүдтән һәрбер таянычны һәм ризыкны,Бөтен икмәкне һәм суны алып куяр.+
2 Ул шулай ук гайрәтле ир-атны һәм гаскәрине,Хөкемчене һәм пәйгамбәрне,+ күрәзәчене һәм өлкәнне,
3 Иллебашын,+ зур түрәне һәм киңәшчене,Оста сихерчене һәм оста тылсымчыны алып куяр.+
4 Мин алар өстеннән малайларны мирза итеп куярмын,Һәм тотрыксызлар* алар белән идарә итәр.
5 Кешеләр — бер-берсен,Һәркем үз якынын изәр.+
Малай олы кешене хурлар,Кадерсез кеше хөрмәтле кешене санга сукмас.+
6 Һәркем үз атасының йортындагы кардәшен тотып алып, болай дияр:
«Синең япанчаң бар — безнең башлыгыбыз бул.
Бу хәрабәләр өемен үз җитәкчелегең астына ал».
7 Ләкин тегесе шул көнне болай дип каршы төшәр:
«Мин сезнең яраларыгызны бәйләп тормам.*
Йортымда ризык та, кием дә юк.
Мине халык өстеннән башлык итеп куймагыз».
8 Иерусалим абынды,Яһүд егылды,Чөнки алар сүзләре һәм эшләре белән Йәһвәгә каршы тора.
Алар данлыклы Аллаһының күз алдында үзләрен дорфа тота.+
9 Аларның чырайлары үзләренә каршы шаһитлек бирә,Алар Сәдүмдә яшәүчеләр кебек үзләренең гөнаһы турында ачык сөйли.+
Алар аны яшерергә тырышмый да.
Кайгы аларга,* чөнки алар үз башларына бәла китерә!
10 Тәкъваларга әйтегез: алар кайгы-хәсрәтсез яшәр.
Алар үзләре кылган эшләре өчен әҗер алыр.+
11 Явызга кайгы!
Аның башына бәла төшәр,Ул нәрсә эшләгән булса, аның үзенә дә шуны эшләрләр!
12 Ә минем халкымның күзәтчеләре рәхимсез,Аның өстеннән хатын-кызлар идарә итә.
Халкым минем, җитәкчеләрең сине каңгырып йөрергә мәҗбүр итә,Алар сине барган юлларыңнан читкә тайпылдыра.+
13 Йәһвә халыкларны гаепләр өчен күтәрелә.
Ул аларга хөкем чыгарырга дип торып баса.
14 Йәһвә үз халкының өлкәннәре һәм мирзалары белән судлашыр.
«Сез йөзем бакчасын яндырып бетердегез,Фәкыйрьләрдән урлаган нәрсәләрегез өйләрегездә ята.+
15 Минем халкымны тар-мар итәргә,Фәкыйрьләрне аяусыз җәберләргә ничек батырчылык иттегез сез?»+ — дип әйтә Аллаһы Тәгалә, Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
16 Йәһвә болай ди: «Сио́н кызлары тәкәббер булганга,Башларын югары күтәреп йөргәнгә,Күзләрен уйнатып, кыланып йөргәнгә,Аяк беләзекләрен чылтыратканга,
17 Йәһвә дә аларның башларын кутыр белән каплар,Йәһвә Сион кызларын пеләш итәр.+
18 Ул көнне Йәһвә аларның бизәкләрен: аяк беләзекләрен,Баш тасмаларын һәм ярым ай рәвешендәге бизәкләрен тартып алыр.+
19 Ул алкаларын,* беләзекләрен һәм бөркәнчекләрен,
20 Баш киемнәрен, аяк чылбырларын һәм билбауларын,Хушбуй савытларын* һәм бөтиләрен,
21 Йөзекләрен һәм борын алкаларын,
22 Матур киемнәрен, өс киемнәрен, япанчаларын һәм акча янчыкларын,
23 Кул көзгеләрен+ һәм җитен* киемнәрен,Чалмаларын һәм бөркәнчекләрен тартып алыр.
24 Алардан бәлзәмле майның+ хуш исе түгел, ә сасы ис килер,Алар билләрен билбау урынына бау белән буар,Матур таралган чәчләре урынына пеләш булыр,+Бай кием урынына алар матәм киеме кияр,+Һәм матурлык урынына яндырып ясалган тамга булыр.
25 Синең кешеләрең кылычтан егылыр,Гайрәтле ир-атларың сугышта һәлак булыр.+
26 Шәһәр капкалары көенер һәм хәсрәтләнер.+
Ташландык хәлдә калган шәһәр җирдә утырыр».+
Искәрмәләр
^ Яки «ышанычсыз кешеләр».
^ Яки «дәвалаучыгыз булмам».
^ Яки «җаннарына».
^ Яки «асма бизәкләрен».
^ Сүзгә-сүз «җан йортларын».
^ Яки «эчке».