Ишагыя 37:1—38

37  Моны ишетү белән Һизәкыя́ патша өстендәге киемен ертып җибәрде һәм матәм киеме киеп, Йәһвә йортына китте.+  Аннары ул өсләренә матәм киемнәре кигән патша сарае башлыгы Ильякимны, сәркатип Шебнәне һәм җитәкче руханиларны Аму́з улы Ишагыя́ пәйгамбәр+ янына җибәрде.  Алар аңа болай диделәр: «Һизәкыя менә нәрсә ди: „Бу көн — кайгы-хәсрәт көне, шелтә* һәм мәсхәрә көне, чөнки без менә-менә бала табарга торган, әмма тудырырга көче булмаган хатын кебек.+  Исән калганнар+ өчен дога кылчы.+ Бәлки, Йәһвә Аллаһы Ассирия патшасының тере Аллаһыны мыскылларга җибәргән хезмәтчесе+ рапшакның сүзләрен ишетер һәм аны Йәһвә Аллаһының колагына ирешкән сүзләре өчен җавапка тартыр“».  Һизәкыя патшаның хезмәтчеләре бу хәбәрне Ишагыягә җиткергәч,+  Ишагыя аларга болай диде: «Хуҗагызга әйтегез: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Ишеткән сүзләрдән курыкма.+ Ассирия патшасының хезмәтчеләре+ миңа әйткән көфер сүзләрдән шомга төшмә.  Мин аның күңеленә бер уй-ният салам, һәм ул бер хәбәр ишетеп, үз җиренә кайтып китәчәк.+ Мин аны үз җирендә кылыч белән үтертәчәкмен“».+  Ассирия патшасының Лакиштан киткәнен ишеткәч, рапша́к аның янына әйләнеп кайтты һәм тегесенең Либнага каршы сугышканын күрде.+  Ул арада Ассирия патшасы Хәбәшстан патшасы Тирхакның үзенә каршы яу белән чыкканы турында хәбәр алды. Моны ишеткәч, ул Һизәкыягә+ хәбәрчеләр җибәреп, болай диде: 10  «Яһүд патшасы Һизәкыягә әйтегез: „Таянычың булып торган Аллаһың сиңа: „Иерусалим Ассирия патшасының кулына бирелмәячәк“,— дисә дә, ышанма аңа.+ 11  Ассирия патшаларының бөтен җирләрне һәлак итеп, алар белән ни эшләгәннәре турында үзең ишеткән идең бит.+ Әллә син берүзем котылып калырмын дип уйлыйсыңмы? 12  Ата-бабаларым тар-мар иткән халыкларның илаһлары аларны коткардымы соң?+ Кайда Гоза́н, Хара́н,+ Рәзи́ф? Телассарда яшәгән Гадә́н халкы кайда? 13  Хама́т патшасы, Арпа́д патшасы, Сепарбаи́м,+ Һенә́ һәм Иввә́ шәһәрләренең патшалары кайда?“» 14  Һизәкыя бу хатны хәбәрчеләрнең кулыннан алып, укып чыкты. Аннары ул Йәһвә йортына барып, аны Йәһвә алдына җәеп салды.+ 15  Һизәкыя Йәһвәгә болай дип дога кыла башлады:+ 16  «И Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә,+ керубимнәр өстеннән* тәхеттә утыручы Ходай! Син җирдәге бөтен патшалыкларның бердәнбер хак Аллаһысы. Син күкләрне һәм җирне булдырдың. 17  И Йәһвә, колак салчы һәм мине ишетче!+ И Йәһвә, күзләреңне аччы һәм күрче!+ Синахерибның тере Аллаһыны мыскыллап әйткән бар сүзләрен ишетче.+ 18  И Йәһвә, Ассирия патшалары чыннан да бөтен җирләрне+ һәм үз җирләрен дә һәлак итте. 19  Аларның илаһларын утка ташладылар,+ чөнки алар илаһлар түгел, ә кеше кулы ясаган нәрсәләр,+ агач һәм таш кына. Шуңа күрә аларны юк иттеләр дә. 20  Һәм хәзер, и Аллаһыбыз Йәһвә, безне аның кулыннан коткар. Шулчак җир йөзендәге бөтен патшалыклар синең, и Йәһвә, бердәнбер Аллаһы икәнеңне белерләр иде».+ 21  Аннары Амуз улы Ишагыя Һизәкыягә мондый хәбәр җибәрде: «Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Син миңа Ассирия патшасы Синахери́б турында дога кылганга,+ 22  Йәһвә аңа каршы болай дип әйтә: „Гыйффәтле кыз Сио́н синнән җирәнә, синнән көлә. Кызым Иерусалим сиңа карап, башын селкеп тора. 23  Син кемне мыскыл итәсең,+ кемгә көфер сүзләр әйтәсең? Кемгә тавышыңны күтәрәсең?+ Горур күз карашыңны кемгә төбисең? Исраилнең Изге Аллаһысына!+ 24  Хезмәтчеләрең аша син Йәһвәдән мыскыллап көләсең+ һәм болай дисең: „Күпсанлы сугыш арбаларым беләнМин тау башларына кадәр менәрмен,+Ливанның иң ерак төбәкләренә кадәр җитәрмен. Мин аның биек эрбет һәм иң яхшы артыш агачларын кисеп аударырмын,Аның иң югары яшерен урыннарына, иң куе урманнарына керермен. 25  Коелар казырмын, су эчәрмен,Мисырның агымсуларын* аяк табаннарым белән корытып бетерермен“. 26  Әллә ишетмәдеңме? Бу инде күптән карар ителгән иде. Мин моны инде күптән ниятләгән* идем.+ Менә хәзер гамәлгә ашырам:+ Син ныгытылган шәһәрләрне җимерәсең, һәм алар хәрабә өемнәренә әйләнә.+ 27  Анда яшәгән кешеләр ярдәмсез калыр,Алар бик нык куркуга төшәр һәм оятка калыр. Алар кыр үсемлеге, яшел чирәм сыман,Өй түбәсендәге көнчыгыш җиле көйдергән чирәм шикелле зәгыйфь булып китәр. 28  Синең кайчан утырганыңны да, кайчан чыкканыңны, кайчан кергәнеңне дә беләм мин,+Миңа ярсуланып йөрүең дә билгеле миңа,+ 29  Чөнки миңа ярсуың+ һәм үкерүең колагыма килеп иреште.+ Шуңа күрә мин борыныңа ыргак кидереп, авызыңа авызлык+ салырмын даСине килгән юлың белән алып китәрмен“. 30  Һәм менә сиңа* билге: быел сез үзеннән-үзе* үсеп чыккан ашлыкны ашарсыз, киләсе елны шуннан үсеп чыккан орлыклар белән тукланырсыз, ә өченче елны үзегез чәчкәнне урырсыз һәм йөзем агачлары утыртып, аларның җимешләрен ашарсыз.+ 31  Яһүд йортында котылып калганнар+ тамыр җибәрер һәм җимеш китерер. 32  Чөнки Иерусалимнан — котылган халык һәм Сион тавыннан исән калганнар чыгар.+ Гаскәрләр Иясе Йәһвә моны һичшиксез эшләячәк.+ 33  Шуңа күрә Йәһвә Ассирия патшасы турында болай ди:+ „Ул бу шәһәргә кермәячәк,+Анда үз угын атмаячак,Аңа каршы калкан белән чыкмаячак,Аның тирәли камау ныгытмасы* ясамаячак“.+ 34  „Ул килгән юлы белән кайтып китәчәкҺәм бу шәһәргә кермәячәк,— дип игълан итә Йәһвә.— 35  Мин бу шәһәрне үз исемем хакына+Һәм хезмәтчем Давыт хакына+ яклап коткарачакмын“».+ 36  Йәһвәнең бер фәрештәсе чыгып, ассириялеләрнең лагеренда 185 000 кешене үтерде. Кешеләр иртән иртүк торса, җирдә үле гаскәриләрнең гәүдәләре ята.+ 37  Шулчак Ассирия патшасы Синахериб борылып, Нинәвәгә+ кайтып китте һәм шунда яшәде.+ 38  Бер көнне Синахериб үз илаһы Нисрухның гыйбадәтханәсендә табынганда, уллары Әдримәли́к белән Шаризә́р аны кылыч белән үтерделәр+ һәм Арара́т+ җиренә качып киттеләр. Аның урынына улы Асархәдду́н+ патша булып китте.

Искәрмәләр

Яки «хурлау».
Я, бәлки, «арасында».
Яки «Нил каналларын».
Яки «формалаштырган».
Ягъни Һизәкыягә.
Яки «коелып төшкән орлыклардан».
Яки «валы».

Искәрмәләр

Медиаматериал