Ишагыя 39:1—8

39  Ул вакытта Бабы́л патшасы Балада́н улы Мерода́х-баладан, Һизәкыя́ патшаның авырып терелгәне турында ишеткәч,+ аңа хат язып, бүләк җибәрде.+  Һизәкыя хәбәрчеләрне шатланып ачык йөз белән кабул итте һәм аларга үзенең казнасын: көмеш, алтын, бәлзәмле май, бүтән кыйммәтле майлар, бөтен коралларын һәм үзенең хәзинәсендә булган бөтен нәрсәне күрсәтте.+ Һизәкыя үзенең патша сараенда һәм бөтен биләмәләрендә күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады.  Аннары Һизәкыя патша янына Ишагыя́ пәйгамбәр килеп, аңардан: «Бу кешеләр нәрсә әйттеләр? Алар кайдан килделәр?» — дип сорады. Моңа Һизәкыя: «Алар ерак җирдән, Бабылдан килделәр»,— диде.+  Тегесе аңардан: «Алар синең йортыңда* нәрсә күрде?» — дип сорагач, Һизәкыя: «Бөтенесен күрде. Хәзинәмдә күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады»,— дип җаваплады.  Шулчак Ишагыя Һизәкыягә болай диде: «Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең сүзе мондый:  „Менә, көннәр килер һәм синең йортыңда* булган бар нәрсәне, шулай ук ата-бабаларың бүгенгә кадәр туплаган бөтен әйберләрне Бабылга алып китәчәкләр. Бер нәрсә дә калмаячак+,— дип әйтә Йәһвә+.—  Синнән туачак улларыңның кайберләрен шулай ук алып китәчәкләр, һәм алар Бабыл патшасының сараенда хезмәтчеләр булачак“».+  Шунда Һизәкыя Ишагыягә: «Йәһвәнең синең аша әйткән сүзе гадел»*,— диде һәм болай дип өстәде: «Чөнки минем көннәремдә тынычлык һәм тотрыклылык* булыр».+

Искәрмәләр

Яки «сараеңда».
Яки «сараеңда».
Яки «яхшы».
Яки «хакыйкать».

Искәрмәләр

Медиаматериал