Ишагыя 50:1—11

50  Йәһвә болай ди: «Әниегезне куып җибәргәндә, мин аңа аерылышу кәгазе бирдемме?+ Я үземә бурычка биргәннәрнең кайсысына мин сезне саттым? Юк, сез үзегезнең гөнаһларыгыз+ аркасында сатып җибәрелдегез,Һәм әниегез сезнең җинаятьләрегез өчен куып җибәрелде.+  Алайса, ни өчен мин килгәндә, монда берәү дә булмады? Мин чакырганда, нигә беркем дә җавап бирмәде?+ Әллә минем кулым йолып алыр өчен бик кыскамы? Әллә коткарырга көчем юкмы?+ Менә, мин диңгезне шелтәм белән корытам,+Елгаларны чүл итәм.+ Андагы балык сусаудан кырыла,Сусыз калганга череп таркала.  Мин күкләргә караңгылык кидерәм,+Өсләренә матәм киеме ябам».  Аллаһы Тәгалә Йәһвә, мин кирәкле сүз табып алҗыган кешегә җавап бирә* белсен өчен,+Миңа өйрәтелгәннәрнең телен* бирде.+ Ул мине һәр иртә уята. Мин өйрәнүчеләр кебек тыңласын өчен, колагымны уята.+  Аллаһы Тәгалә Йәһвә минем колагымны ачты,Һәм мин каршы килмәдем.+ Мин үз ихтыярым буенча эш итмәдем.+  Миңа сугучыларга — аркамны,Сакалымны йолкучыларга яңакларымны куйдым. Мин битемне мыскыллаулардан һәм төкерүләрдән яшермәдем.+  Ләкин Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа булышыр,+Шуңа күрә мин үземне кимсетелгән итеп хис итмәм,Шуңа күрә мин битемне чакматаш кебек каты иттем,+Мин беләм: мин оятка калмам.  Мине тәкъва дип игълан иткән Аллаһы якын. Кем мине гаепли* ала?+ Әйдә, бергә* торып басыйк. Кем минем белән судлаша? Шул миңа якынлашсын.  Менә, Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа булышыр. Кем мине гаепле дип игълан итәр? Менә, алар бөтенесе кием сыман таушалып бетәр. Көя аларны ашап бетерер. 10  Арагыздан кем Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтә? Аның хезмәтчесенең сүзен кем тыңлый?+ Яктылык күрмичә, дөм караңгылыкта кем йөрде? Ул Йәһвәнең исеменә өметләнсен һәм үз Аллаһысыннан таяныч эзләсен. 11  «Менә, сез барыгыз да, ут яндыручыларҺәм очкын чыгаручылар,Үз ялкыныгызның яктысында,Үзегез чыгарган очкыннар арасында йөрегез. Миннән сез мондый җәза алырсыз: Газапланып ятарсыз.

Искәрмәләр

Яки «яхшы өйрәтелгән тел».
Я, бәлки, «кешене ныгыта».
Яки «минем белән көрәшә».
Яки «йөзгә-йөз».

Искәрмәләр

Медиаматериал