Ишагыя 54:1—17

54  «Балага уза алмаган, бала тудырмаган хатын, шатланып аваз сал!+ Сөен һәм шатлыктан кычкыр,+ беркайчан да бала тудыру газабын белмәгән хатын,+Чөнки ташлап калдырылган хатынның уллары*Ире* булган хатынныкыннан күбрәк+,— ди Йәһвә.—  Чатырыңның урынын киңәйт.+ Зур торагыңның тукымаларын зурайт. Үзеңне чикләмә, чатырыңның бауларын озынайт,Казыкларын ныгыт.+  Чөнки син уңга һәм сулга таралырсың. Токымың халыкларны биләп алырҺәм буш шәһәрләргә урнашыр.+  Курыкма,+ чөнки син оятка калмассың,+Кимсенмә, чөнки өметең өзелмәс. Яшьлегеңдә оятка калганыңны онытырсың,Тол булганда хурлыкка төшкәнеңне бүтән искә төшермәссең».  «Чөнки синең Бөек Яратучың+ ирең* сыман.+ Аның исеме — Гаскәрләр Иясе Йәһвә,Исраилнең Изге Аллаһысы — Йолып Алучың.+ Ул бөтен җирнең Аллаһысы дип аталыр.+  Йәһвә сине ташлап калдырылган һәм кайгыга баткан хатынны чакыргандай,+Яшьлегендә өйләнеп, ире соңрак кире каккан хатынны чакыргандай чакырды»,— ди Аллаһың.  «Мин сине бер мизгелгә ташладым,Ләкин зур мәрхәмәт белән кире кайтарырмын.+  Ярсуым ташып торганда, мин синнән бер мизгелгә йөземне бордым,+Ләкин мәңгелек тугры мәхәббәт белән сиңа шәфкать күрсәтермен»+,— ди Йолып Алучың+ Йәһвә.  «Бу минем өчен Нух көннәре кебек.+ Мин Нух сулары бүтән җирне капламас дип ант иткән кебек,+Сиңа бүтән ярсымам һәм сине шелтәләмәм дип ант итәм.+ 10  Таулар үз урыннарыннан кузгалырга,Калкулыклар какшарга мөмкин,Ләкин минем тугры мәхәббәтем синнән алынмас,+Тынычлык килешүем какшамас+,— ди сиңа мәрхәмәт күрсәтүче Йәһвә+.— 11  И мескен хатын,+ давыл эчендә бөтерелгән, юаныч күрмәгән хатын,+Мин синең ташларыңны махсус измә белән ныгытырмын,Нигезеңне сапфирлардан салырмын.+ 12  Мин синең диварларыңның чыгынтыларын рубиннан ясармын,Капкаларыңны ялтырый торган* ташлардан,Бөтен чикләреңне кыйммәтле ташлардан ясармын. 13  Бөтен улларыңны* Йәһвә өйрәтер,+Улларыңның* тынычлыгы мул булыр.+ 14  Син тәкъвалыкта ныгырсың.+ Җәберләүдән ерак булырсың,+Бернәрсәдән курыкмассың һәм котың алынмас,Чөнки болар сиңа якын килмәс.+ 15  Әгәр берәрсе сиңа һөҗүм итсә,Бу минем боерыгым буенча булмас. Сиңа һөҗүм иткән һәркем егылыр».+ 16  «Менә, мин үзем һөнәрчене барлыкка китердем,Ул утлы күмерләрне өрдерәҺәм корал эшләп чыгара. Җимерү өчен җимерүче кешене дә мин булдырдым.+ 17  Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмас,+Судта сиңа каршы чыккан һәр телне син хөкем итәрсең. Бу — Йәһвә хезмәтчеләренең мирасы,Аларның тәкъвалыгы миннән килә»,— ди Йәһвә.+

Искәрмәләр

Яки «Хуҗасы».
Яки «балалары».
Яки «хуҗаң».
Яки «утлы».
Яки «балаларыңны».
Яки «балаларыңның».

Искәрмәләр

Медиаматериал