Ишагыя 56:1—12
56 Йәһвә болай ди:
«Гаделлек саклагыз+ һәм дөрес эш итегез,Чөнки мин тиздән коткарырмын,Тәкъвалыгымны күрсәтермен.+
2 Шулай эшләгән кеше бәхетле.
Моны тырышып үтәгән,Шимбә көнен тоткан һәм аны нәҗесләмәгән,+Явызлык эшләүдән кулын тыеп калган адәм улы бәхетле.
3 Йәһвәгә гыйбадәт кылган чит ил кешесе:+
„Йәһвә мине, һичшиксез, үз халкыннан аерыр“,— димәсен.
Печелгән ир-ат: „Менә, мин корыган агачмын“,— димәсен».
4 Чөнки Йәһвә болай ди: «Минем Шимбә көннәремне тоткан, мин хуп күргән нәрсәләрне сайлаган һәм минем килешүемне тырышып үтәгән печелгән ир-атларга
5 Мин үз йортымда урын бирермен һәм аларның исемнәрен хәтеремдә саклармын.
Бу алар өчен угыллар белән кызлардан да яхшырак булыр.
Мин аларга юкка чыкмас исем,Мәңгелек исем бирермен.
6 Ә Йәһвәгә хезмәт итәр өчен,Йәһвәнең исемен яратыр өчен+Һәм аның хезмәтчеләре булыр өчен аңа гыйбадәт кылган чит ил кешеләрен,Әйе, Шимбә көнен тотып аны нәҗесләмәгән,Минем килешүемне тырышып үтәгән кешеләрнең барысын
7 Мин шулай ук изге тавыма китерермен,+Алар дога кылу йортымда куаныр.
Аларның мәзбәхемдә китергән тулаем яндыру корбаннары һәм башка корбаннары кабул ителер.
Минем йортым бит бөтен халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр».+
8 Исраилнең таралган кешеләрен җыючы Аллаһы Тәгалә Йәһвә+ болай ди:
«Мин инде җыелганнар янына башкаларны да җыярмын».+
9 Бөтен кыр хайваннарыҺәм бөтен урман хайваннары, килегез һәм ашагыз.+
10 Аның сакчылары сукыр,+ аларның берсе дә бернәрсәгә игътибар итми.+
Аларның барысы — өрә алмаган телсез этләр.+
Алар авыр сулап ята, йокларга ярата.
11 Алар — бирән җанлы этләр,Беркайчан да туймый.
Алар — аңлау сәләтләре булмаган көтүчеләр.+
Алар барысы үз юллары белән китте,Һәммәсе үзенә намуссыз табыш эзли һәм болай ди:
12 «Килегез, шәраб алып,Исергәнче эчик.+
Иртәгә дә бүгенгедәй булыр, хәтта күпкә яхшырак та булыр!»