Ишагыя 7:1—25

7  Яһүд патшасы Узия́ улы Йофамның улы Әһә́з+ көннәрендә Су́рия патшасы Рәзи́н һәм Исраи́л патшасы Рәмали́ улы Фәкы́й+ Иерусалимга каршы яу белән килделәр, ләкин алар* аны яулап ала алмады.+  Давыт йортына мондый хәбәр җиткерделәр: «Су́рия һәм Ифраи́м үз көчләрен берләштерде». Әһәзнең һәм аның халкының йөрәге урмандагы агачлар җилдә чайкалгандай калтырый башлады.  Йәһвә Ишагыягә болай диде: «Улың Шиа́р-йашубны*+ иярт тә кер юучылар кырына илтүче зур юл буендагы Югары сулыкның канавы+ азагына Әһәз каршысына чыкчы.  Аңа болай дип әйт: „Тыныч булырга тырыш. Курыкма һәм бу ике утлы кисәү аркасында — Су́рия патшасы Рәзиннең һәм Рәмали улының+ ялкынлы ачулары аркасында рухың төшмәсен.  Чөнки Су́рия белән Ифраим һәм Рәмали улы сиңа каршы явызлык ниятләп, болай диде:  „Яһүдкә каршы барыйк һәм аны тар-мар итик,* аны үзебез өчен яулап алыйк,* ә Табилның улын аның патшасы итеп куйыйк“.+  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Бу уңышлы булмасҺәм чынга ашмас.  Чөнки Су́риянең башы — Дәмәше́къ,Дәмәшекънең башы — Рәзин. 65 ел эчендәИфраим бөтенләй тар-мар ителер һәм халык буларак юкка чыгар.+  Ифраимның башы — Сама́рия,+Самариянең башы — Рәмали улы.+ Иманың нык булмаса,Патшалыгың көчле булмас“». 10  Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Әһәзгә болай диде: 11  «Аллаһың Йәһвәдән берәр билге сора.+ Ул Кабер* сыман тирән һәм күк сыман югары була ала». 12  Ләкин Әһәз: «Юк, мин сорамам да, Йәһвәне сынап та тормам»,— дип әйтте. 13  Шунда Ишагыя́ болай диде: «Давыт йорты, тыңлачы. Сезгә кешеләрнең сабырлыгын сынавыгыз җитмиме? Әллә тагын Аллаһының да сабырлыгын сыныйсыгыз киләме?+ 14  Шуңа күрә Йәһвә үзе сезгә билге бирер: менә, яшь хатын балага узачак һәм ир бала табып,+ аңа Иммануи́л* дигән исем кушачак.+ 15  Ул яманны кире кагарга һәм яхшылыкны сайларга өйрәнгән вакытка инде ашар өчен бары тик май белән бал гына калыр. 16  Чөнки бу малай яманны кире кагарга һәм яхшылыкны сайларга өйрәнгәнче, син курыккан ике патшаның җире бөтенләй буш калдырылыр.+ 17  Йәһвә сиңа, Әһәз, синең халкыңа һәм атаң йортына Ассирия патшасын җибәрер.+ Шунда сезнең өчен авыр вакытлар килеп җитәр, андый вакытның Ифраим Яһүдтән аерылган көннәрдән+ бирле булганы юк иде. 18  Ул көнне Йәһвә, сызгырып, Мисырның Нил елгасының ерак каналларыннан чебеннәрне һәм Ассирия җиреннән бал кортларын чакырыр. 19  Аларның барысы килеп, тирән үзәннәргә,* кыя тишекләренә, бар чәнечкеле куакларга һәм хайваннар су эчә торган бар урыннарга утырыр. 20  Ул көнне Йәһвә бөек елга* өлкәсеннән Әһәз яллаган кырыну пәкесе белән — Ассирия патшасы+ белән — аның башын һәм аякларындагы йонын кырыр, сакалын да кырып бетерер. 21  Ул көнне кеше көтүдә яшь сыер һәм ике сарыкны саклап калыр. 22  Сөт мул булганга, май ашар, чөнки шул җирдә калган һәркем бары тик май белән бал гына ашар. 23  Ул көнне 1 000 көмеш акча торган 1 000 йөзем агачы үскән урыннарда чәнечкеле куаклар һәм чүп үләннәре генә үсәр. 24  Кеше анда җәя һәм ук белән йөрер, чөнки бөтен җир чәнечкеле куаклар һәм чүп үләннәре белән капланыр. 25  Син чәнечкеле куаклардан һәм чүп үләннәреннән куркып, элек китмән белән уталган бер тауга да якын килмәссең. Анда үгезләр утлап йөрер һәм сарыклар җирне таптар».

Искәрмәләр

Я, бәлки, «ул».
Мәгъ. «калдык кына кайтыр».
Я, бәлки, «куркуга салыйк».
Яки «аның диварларында тишек ясыйк». Сүзгә-сүз «аны ватыйк».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Мәгъ. «Аллаһы безнең белән».
Яки «елга үзәннәренә».
Ягъни Евфрат.

Искәрмәләр

Медиаматериал