Ишагыя 8:1—22

8  Йәһвә миңа болай диде: «Үзеңә зур такта+ ал да анда гади каләм белән „Маһи́р-шала́л-хаш-баз“* дип яз.  Моны тугры шаһитләр — У́ри+ рухани һәм Ибәрәхи́ улы Зәкәрия́ язу белән расласын».  Аннары мин пәйгамбәр хатын* белән якынлык кылдым. Ул балага узды һәм, вакыт үткәч, бала тапты.+ Шунда Йәһвә миңа әйтте: «Аңа Маһир-шалал-хаш-баз дигән исем куш,  чөнки малай „Әнием!“ һәм „Әтием!“ дип дәшәргә өйрәнгәнче, Дәмәшекънең байлыкларын һәм Сама́риядә талап алынган табышны Ассирия патшасына алып китәрләр».+  Йәһвә миңа тагын болай диде:  «Бу халык Шилуаһның* тыныч кына аккан суларын кире какты,+Рәзингә һәм Рәмали́ улына+ шатланды,  Шуңа күрә Йәһвә аларга каршыБөек елганың* көчле һәм чиксез суларын —Ассирия патшасын+ һәм аның бар данын китерер. Ул елганың бар юлларын тутырыр,Аның бар ярларыннан ташып чыгар  Һәм Яһүдне җиңел генә җиңеп чыгар. Ул ургылып агып, аны үтеп чыгар һәм муенына кадәр җитәр.+ Аның җәелгән канатлары бөтен җиреңне тутырыр,И Иммануи́л!»*+  Әй халыклар, явызлык кылыгыз, ләкин сез тар-мар ителерсез. Җирнең ерак якларыннан булган бар кешеләр, тыңлагыз! Сугышка әзерләнегез, ләкин сез тар-мар ителерсез!+ Сугышка әзерләнегез, ләкин сез тар-мар ителерсез! 10  Ният корыгыз, ләкин ул җимерелер! Теләгәнегезне сөйләгез, ләкин ул уңышлы булмас,Чөнки Аллаһы безнең белән!*+ 11  Йәһвә мине бу халыкка иярүдән кисәтер өчен үзенең көчле кулын минем өстемә куеп, болай диде: 12  «Бу халык яшерен килешү дип атаганны яшерен килешү дип атамагыз! Алар курыккан нәрсәдән курыкмагыз Һәм калтырамагыз. 13  Тик Гаскәрләр Иясе Йәһвәне генә изге дип санагыз,+Аңардан гына куркыгызҺәм аның алдында гына калтырагыз».+ 14  Ул изге урын булып китәр,Ләкин Исраилнең ике йорты өченУл абыну ташыҺәм бәрелү кыясы булыр,+Иерусалимда яшәүчеләр өченТозак һәм ятьмә булып китәр. 15  Аларның күпләре абыныр, егылыр һәм җәрәхәтләнер. Алар тозакка төшәр һәм тотылыр. 16  Расланган язуны төр. Шәкертләрем арасында канунны* мөһерләп куй! 17  Мин үз йөзен Ягъкуб йортыннан борган+ Йәһвәне көтәрмен*+ һәм аңа өметләнермен. 18  Менә! Исраилдә мин һәм миңа Йәһвә биргән балалар+ Сио́н тавында яшәүче Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән бирелгән билгеләр+ һәм могҗизалар булып торабыз. 19  Алар сезгә: «Чыелдаган һәм мыгырдаган күрәзәчеләр һәм рухлар чакыручылардан сорагыз»,— дисәләр, сез шулай эшләргә тиешме? Халык үз Аллаһысыннан сорарга тиеш түгелме? Алар тереләр өчен үлеләрдән сорарга тиешме?+ 20  Юк, алар канунга һәм расланган язуга мөрәҗәгать итәргә тиеш! Алар бу сүз буенча сөйләмәсә, аларның яктылыгы булмас.+ 21  Һәркем җирдә мескен булыр һәм ач йөрер.+ Ач һәм ачулы булганга, ул өскә карап үз патшасын һәм үз Аллаһысын каһәрләр. 22  Аннары ул җиргә карар, ә анда бәла-каза һәм караңгылык, билгесезлек, авыр вакытлар һәм дөм караңгылык кына күрер, бернинди яктылык булмас.

Искәрмәләр

Бәлки, мәгъ. «табышка ашыгу, талар өчен тиз килү».
Ягъни Ишагыянең хатыны.
Шилуаһ су канавы булган.
Ягъни Евфратның.
Иш 7:14 не к.
«Аллаһы безнең белән» — евр. Иммануил. Иш 7:14; 8:8 не к.
Яки «күрсәтмәне».
Яки «зарыгып көтәрмен».

Искәрмәләр

Медиаматериал