Йошуа 10:1—43

10  Иерусалимның патшасы Адонисады́йк, Йошуаның Гайны басып алып, аны юк иткәнен, Әрихәгә һәм аның патшасына ни эшләгән булса,+ Гайга һәм аның патшасына да шуны эшләгәнен+ һәм Гибонда яшәүчеләрнең Исраи́л белән солых төзеп,+ алар арасында яшәгәннәрен ишеткәч,  пошаманга төште,+ чөнки Гибо́н шәһәре, патша шәһәрләренең берсе кебек, зур бер шәһәр иде. Ул Гайдан зуррак иде+ һәм аның бөтен кешеләре сугышчылар иде.  Шуңа күрә Иерусалим патшасы Адонисадыйк Хебру́н+ патшасы Хәхәмгә, Ярму́т патшасы Пирамга, Лаки́ш патшасы Йәфигә һәм Әгълу́н+ патшасы Дәбиргә мондый хәбәр җибәрде:  «Миңа ярдәмгә килегез һәм Гибонга һөҗүм итик, чөнки аның кешеләре Йошуа́ һәм исраиллеләр белән солых төзеде».+  Шунда аморлыларның+ биш патшасы — Иерусалим патшасы, Хебрун патшасы, Ярмут патшасы, Лакиш патшасы һәм Әгълун патшасы үз гаскәрләре белән бергә җыелды һәм Гибонга каршы сугышыр өчен, килеп, аның каршысында лагерь корды.  Шулчак Гибон кешеләре Йошуага Гилгәлдәге тукталу урынына+ мондый хәбәр җибәрде: «Үз колларыңны ташлама.+ Тизрәк килеп җит! Коткар безне, безгә ярдәм ит! Таулы өлкәдә яшәгән аморлыларның бөтен патшалары җыелып, безгә каршы килде».  Шунда Йошуа бөтен гаскәриләр һәм көчле сугышчылар белән Гилгәлдән чыкты.+  Йәһвә Йошуага: «Алардан курыкма,+ чөнки мин аларны синең кулыңа бирдем.+ Аларның берсе дә сиңа каршы тора алмас»+,— диде.  Йошуа, Гилгәлдән төне буе килгәнгә, көтмәгәндә аларның каршысына килеп чыкты. 10  Йәһвә аларны Исраи́л алдында аптырашта калдырды,+ һәм исраиллеләр аларны Гибонда тар-мар итте һәм Бәйтхарунга күтәрелгән юлдан куып, аларны Азикага һәм Макидага кадәр һәлак итә барды. 11  Алар исраиллеләрдән качып, Бәйтхаруннан төшкәндә, Йәһвә аларга күктән Азикага кадәр зур бозлар яудырды, һәм алар һәлак булды. Чынлыкта боздан үлгәннәрнең саны исраиллеләр кылычыннан үлгәннәрнең саныннан күбрәк булды. 12  Йәһвә исраиллеләрнең күз алдында аморлыларны тар-мар иткән көнне Йошуа Йәһвәгә ялварып, Исраил алдында әйтте: «Кояш, Гибон+ өстендә,Ай, Айало́н үзәне өстендә тукта!»+ 13  Шунда, халык үз дошманнарыннан үч алганчы, кояш туктап торды, һәм ай хәрәкәтсез булды. Әллә бу Йәша́р китабында язылмаганмы?+ Кояш күкнең уртасында туктап торды һәм көне буе диярлек баерга ашыкмады. 14  Йәһвә үзе Исраил өчен сугышты.+ Ул көнгә кадәр дә, аннан соң да Йәһвәнең кеше сүзен шул кадәр тыңлаганы булмады.+ 15  Аннан соң Йошуа бөтен Исраил белән Гилгәлдәге тукталу урынына кайтты.+ 16  Биш патша исә, качып, Макида́+ янындагы мәгарәгә яшеренде. 17  Йошуага: «Биш патша табылды, алар Макида янындагы мәгарәдә яшеренә»,— диделәр.+ 18  Йошуа әйтте: «Мәгарә авызын зур ташлар белән каплагыз һәм аларны сакларга кешеләр куегыз. 19  Ә калганнарыгыз туктамасын. Дошманнарыгызны куып, аларны артларыннан калмый үтерә барыгыз.+ Аларга үз шәһәрләренә керергә ирек бирмәгез, чөнки Аллаһыгыз Йәһвә аларны сезнең кулыгызга бирде». 20  Йошуа һәм исраиллеләр аларны юк иткәнче тар-мар итә барды, ләкин кайберәүләр ныгытылган шәһәрләргә качып котылды. 21  Шуннан соң бөтен халык Макида янындагы тукталу урынына Йошуа янына исән-имин кайтты. Бер кеше дә исраиллеләргә каршы сүз әйтергә батырчылык итмәде. 22  Аннары Йошуа: «Мәгарә авызын ачып, яныма биш патшаны чыгарыгыз»,— диде. 23  Шунда аның янына мәгарәдән шул биш патшаны — Иерусалим патшасын, Хебрун патшасын, Ярмут патшасын, Лакиш патшасын һәм Әгълун патшасын алып чыктылар.+ 24  Шулчак Йошуа бөтен исраиллеләрне чакырды да үзе белән барган гаскәриләрнең башлыкларына болай диде: «Алга чыгыгыз. Аякларыгыз белән бу патшаларның җилкәләренә басыгыз». Шунда алар алга чыгып, аларның җилкәләренә басты.+ 25  Аннан соң Йошуа аларга: «Курыкмагыз һәм котыгыз алынмасын.+ Кыю һәм нык булыгыз, чөнки Йәһвә сез сугышкан бөтен дошманнарыгыз белән шулай эшләр»+,— диде. 26  Аннары Йошуа аларны үтереп, үле гәүдәләрен биш баганага* асып куйды, һәм алар баганаларда кичкә кадәр асылынып торды. 27  Кояш баеганда Йошуа аларны баганалардан төшерергә+ һәм яшеренгән мәгарәләренә ыргытырга кушты. Аннары мәгарә авызын зур ташлар белән каплап куйдылар. Ул ташлар бүгенгә кадәр шунда. 28  Йошуа ул көнне Макиданы+ яулап алды һәм андагы халыкны кылычтан кичерде. Ул аның патшасын һәм анда булган һәркемне* үтерде, беркемне дә исән калдырмады.+ Ул Макида патшасына+ Әрихә́ патшасына эшләгәнне эшләде. 29  Аннан соң Йошуа бөтен Исраил белән Макидадан Либнага китте һәм Либнага+ каршы сугышты. 30  Йәһвә шулай ук Либнаны һәм аның патшасын Исраил кулына бирде,+ һәм алар аны һәм анда булган һәркемне* кылычтан кичерде, анда беркемне дә исән калдырмады. Шулай итеп алар аның патшасына Әрихә патшасына эшләгәнне эшләде.+ 31  Аннары Йошуа бөтен Исраил белән Либнадан Лакишка+ китте һәм анда лагерь корып, аңа каршы сугышты. 32  Йәһвә Лакишны Исраил кулына бирде, һәм алар икенче көнне аны басып алды. Алар аны һәм андагы һәркемне* кылычтан кичерде,+ аңа Либнага эшләгәнне эшләде. 33  Шунда Газә́р+ патшасы Хора́м Лакишка ярдәмгә килде, әмма Йошуа аны һәм аның халкын бер кешесен дә калдырмыйча юк итте. 34  Аннары Йошуа бөтен Исраил белән Лакиштан Әгълунга+ китте һәм анда лагерь корып, аңа каршы сугышты. 35  Шул көнне алар аны яулап алды һәм аны кылычтан кичерде. Шул көнне алар андагы һәркемне* үтерде, аңа Лакишка эшләгәнне эшләде.+ 36  Шуннан соң Йошуа бөтен Исраил белән Әгълуннан Хебрунга+ китте һәм аңа каршы сугышты. 37  Алар аны басып алды һәм аны, аның патшасын, аның янындагы шәһәрләрне һәм андагы һәркемне* кылычтан кичерде, беркемне дә исән калдырмады. Ул аңа Әгълунга эшләгәнне эшләде: аны һәм андагы һәркемне* юк итте. 38  Ахырда Йошуа бөтен Исраил белән Дәбиргә+ таба борылды һәм аңа каршы сугышты. 39  Ул аны, аның патшасын, аның янындагы бар шәһәрләрне басып алды, һәм исраиллеләр аларны кылычтан кичерде, андагы һәркемне* юк итте,+ беркемне дә исән калдырмады.+ Ул Дәбиргә һәм аның патшасына Хебрунга һәм Либна́ белән аның патшасына эшләгәнне эшләде. 40  Йошуа бөтен җирне: таулы өлкәне, Нәгебне, Шәфелне+ һәм тау битләрен һәм аларның бөтен патшаларын яулап алды, беркемне дә исән калдырмады. Ул, Исраил Аллаһысы Йәһвә боерганча,+ сулыш алган һәркемне юк итте.+ 41  Йошуа аларны Кады́ш-барниадан+ Га́зага+ кадәр яулап алды һәм бөтен Гөше́н+ җирен һәм Гибонга+ кадәрге бөтен җирне басып алды. 42  Йошуа барлык бу патшаларны һәм аларның җирен бер үк вакытта яулап алды, чөнки Исраил өчен Исраил Аллаһысы Йәһвә сугышты.+ 43  Аннары Йошуа бөтен Исраил белән Гилгәлдәге+ тукталу урынына кайтты.

Искәрмәләр

Яки «агачка».
Яки «һәр җанны».
Яки «һәр җанны».
Яки «һәр җанны».
Яки «һәр җанны».
Яки «һәр җанны».
Яки «һәр җанны».
Яки «һәр җанны».

Искәрмәләр

Медиаматериал