Йошуа 12:1—24

12  Исраиллеләр Үрдүннең көнчыгыш ягында, Арно́н үзәненнән*+ алып Хәрму́н тавына+ кадәрге җирләрне һәм көнчыгыштагы бөтен Арабаны+ биләп алды. Бу җирләрнең патшалары шул:  Хишбунда яшәгән аморлылар патшасы Сихо́н.+ Ул Арнон үзәненең*+ кырыенда урнашкан Аругырдан,+ үзәннең уртасыннан башлап амунлыларның чиге булып торган Йаббо́к үзәненә* кадәрге җирләр һәм Гиладның яртысы белән идарә итте.  Арабаның көнчыгыш ягы да Киннере́т диңгезенә*+ кадәр һәм Бәйтишимутка таба Араба́ диңгезе — Тозлы диңгезгә* кадәр һәм көньякта Пәсгә́х тавының+ итәгенә кадәрге җир аның карамагында иде.  Шулай ук Баша́н патшасы Ог.+ Ул соңгы рефалыларның берсе иде.+ Ул Аштаротта һәм Әдрәйдә яшәде.  Аның карамагында Хәрмун тавы, Сәлкә́, гашурлылар һәм магахлылар+ чигенә кадәрге бөтен Башан+ һәм Хишбу́н+ патшасы Сихонның җирләренә кадәр Гиладның яртысы иде.  Йәһвәнең хезмәтчесе Муса һәм исраиллеләр аларны тар-мар итте.+ Аннан соң Йәһвәнең хезмәтчесе Муса аларның җирен рубинлыларга, гәдлеләргә һәм Манашше́ кабиләсенең яртысына биләмә итеп бирде.+  Йошуа́ һәм исраиллеләр Үрдүннең көнбатыш ягында, Сәгы́йр+ янындагы Хала́к тавыннан+ алып Хәрмун тавы итәгендәге Лива́н үзәнлегендә+ урнашкан Багалгадка+ кадәр биләп алган җирләрнең патшаларын юк итте, һәм аннан соң Йошуа аларның җирен, өлешләре буенча, Исраи́л кабиләләренә биләмә итеп бирде.+  Аларга хитлеләр, аморлылар,+ кәнганлылар, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрнең+ җирен — таулы өлкәне, Шәфелне, Арабаны, тау битләрен, чүлне һәм Нәгебне+ бирде. Ул җирләрнең патшалары болар:  Әрихә́ патшасы,+ Бәйте́л янындагы Гай патшасы,+ 10  Иерусалим патшасы, Хебру́н патшасы,+ 11  Ярму́т патшасы, Лаки́ш патшасы, 12  Әгълу́н патшасы, Газә́р патшасы,+ 13  Дәби́р патшасы,+ Гедә́р патшасы, 14  Хорма́ патшасы, Ара́д патшасы, 15  Либна́ патшасы,+ Адулла́м патшасы, 16  Макида́ патшасы,+ Бәйтел патшасы,+ 17  Тапуа́х патшасы, Хәфә́р патшасы, 18  Әпи́к патшасы, Лашару́н патшасы, 19  Мадо́н патшасы, Хасу́р патшасы,+ 20  Шимру́н-миру́н патшасы, Акша́т патшасы, 21  Тагана́к патшасы, Мегиддо́ патшасы, 22  Кәде́ш патшасы, Кармилдагы Йокни́м патшасы,+ 23  Дор калкулыкларындагы Дор патшасы,+ Гилгәлдәге Гаи́м патшасы, 24  Тирсә́ патшасы — барысы 31 патша.

Искәрмәләр

Яки «елгасы үзәненнән».
Яки «елгасы үзәненең».
Яки «елгасы үзәненә».
Ягъни Үле диңгезгә.
Ягъни Генисарет күленә (Гәлиләя диңгезенә).

Искәрмәләр

Медиаматериал