Йошуа 15:1—63

15  Яһүд кабиләсенә, аларның гаиләләре өчен бүлеп бирелгән җир шул булды:+ Эдо́м+ чигенә кадәрге җирләр, Сыйн чүле һәм көньяк чигенә кадәр Нәге́б.  Аларның көньяк чиге Тозлы диңгез*+ кырыеннан, аның көньяк култыгыннан башланды.  Ул көньякка Акрабби́м битләвенә+ кадәр сузылды, Сыйнга таба үтте, ә аннары көньяктан Кады́ш-барниага+ кадәр күтәрелде, Хисрунга барды, Аддарга күтәрелде һәм Каркага таба борылды.  Аннары ул Асмонга+ барды һәм Мисыр елгасы үзәненә*+ кадәр сузылды. Чик диңгез* янында бетте. Бу аларның көньяк чиге булды.  Аларның көнчыгыш чиге Үрдү́н тамагына кадәр Тозлы диңгез* булды. Төньяк чик диңгезнең култыгыннан, Үрдүннең тамагыннан башланды.+  Ул Бәйтһөгләгә+ күтәрелде һәм Бәйтарабаның+ төньягыннан үтте. Аннары чик Руби́н улы Боханның ташына+ кадәр күтәрелде.  Аннан соң ул Ахо́р үзәнендәге+ Дәбиргә кадәр күтәрелде, елга үзәненең көньягында урнашкан Адумми́м битләве алдындагы Гилгәлгә+ таба төньякка борылды, Эн-шеме́ш+ суларын үтте һәм Эн-раги́л+ янында бетте.  Чик Һинно́м улы үзәненә,+ йәвүслеләрнең+ көньяк тау битенә, ягъни Иерусалимга+ күтәрелде, аннары ул рефалылар үзәненең төньяк кырыенда торган, Һинном үзәненең көнбатыш ягына караган тау башына күтәрелде.  Тауның башыннан ул Нифта́х суларының чыганагына+ таба барды һәм Әфру́н тавындагы шәһәрләргә кадәр үтте. Аннары ул Багалага, ягъни Кырья́т-йәримгә+ кадәр сузылды. 10  Чик Багаладан Сәгы́йр тавына көнбатышка таба борылды һәм Йәри́м тавының төньяк битен, ягъни Кесалунны үтте, аннары ул Бәйтшемешкә+ төште һәм Тимнәне+ үтте. 11  Шуннан соң ул Әкрунның+ төньяк тау битенә таба сузылды, Шикирунга кадәр барды, Багала́ тавын үтте һәм Ябнеилгә кадәр сузылды. Чик диңгез кырыенда бетте. 12  Көнбатыш чиге Бөек диңгез*+ һәм аның яр буе булды. Бу гаиләләре буенча Яһүд токымнарының чиге булды. 13  Йошуа́, Йәһвәнең үзенә биргән боерыгы буенча, Йәфуни́ улы Кәлебкә+ Яһүд токымнары арасында өлеш, ягъни Кырьят-арбаны (Арба́ Анакның атасы иде), яисә Хебрунны+ бирде. 14  Кәле́б аннан Анакның өч улын:+ Шишә́й, Ахима́н һәм Талмайны+ — Ана́к токымнарын куып чыгарды. 15  Аннан ул Дәбирдә+ яшәүчеләргә каршы сугышка китте. (Дәби́р элек Кырьят-сефе́р дип атала иде.) 16  Шунда Кәлеб: «Кырьят-сеферне җиңеп, аны басып алган кешегә мин кызым Әхсәне хатынлыкка бирермен»,— диде. 17  Аны Кәлебнең энесе Кына́з улы+ Өтнәи́л+ яулап алды. Шуңа күрә ул кызы Әхсәне+ аңа хатынлыкка бирде. 18  Иренең өенә киткәндә, Әхсә́ ирен атасыннан кыр сорарга өндәде. Аннары Әхсә ишәгеннән төште,* һәм Кәлеб аңардан: «Син нәрсә телисең?» — дип сорады.+ 19  Ул: «Миңа фатихаңны бирче. Син миңа көньякта* җир бирдең, миңа шулай ук Гөлләтмаимны* да бир»,— диде. Шулай итеп ул аңа Түбән Гөлләтне һәм Югары Гөлләтне бирде. 20  Бу гаиләләре буенча Яһүд кабиләсенең мирасы булды. 21  Яһүд кабиләсе җиренең көньяк чикләре янындагы, Эдомның+ чикләренә кадәрге шәһәрләр менә шундый булды: Кабсии́л, Әдә́р, Ягу́р, 22  Кина́, Димона́, Адада́, 23  Кәде́ш, Хасу́р, Итна́н, 24  Зип, Тәли́м, Биалу́т, 25  Хасур-хада́т һәм Кириу́т-хисру́н, ягъни Хасур, 26  Ама́м, Шема́, Молада́,+ 27  Хаса́р-гадда́, Хишму́н, Бәйтфәле́т,+ 28  Хасар-шуа́л, Бәхи́р-шеба́,+ Бизиятә́, 29  Багала, Ии́м, Әсе́м, 30  Элтола́д, Кеси́л, Хорма́,+ 31  Зиклә́к,+ Мәдмәна́, Сансана́, 32  Либу́т, Шилһи́м, Аи́н, Римму́н+ — авыллары белән бергә барлыгы 29 шәһәр. 33  Ә Шәфелдәге+ шәһәрләр шундый булды: Иштау́л, Зора́,+ Ашна́, 34  Зануа́һ, Эн-ганни́м, Тапуа́х, Эна́м, 35  Ярму́т, Адулла́м,+ Сохка́, Азика́,+ 36  Шагараи́м,+ Адитаи́м, Гедәрә́ һәм Гедәрутаи́м* — авыллары белән 14 шәһәр. 37  Шулай ук Зена́н, Һадаша́, Мигдалга́д, 38  Дилеа́н, Миспә́, Йоктии́л, 39  Лаки́ш,+ Боска́т, Әгълу́н, 40  Каббо́н, Лаһма́с, Китли́ш, 41  Гедәру́т, Бәйтдаго́н, Нагама́ һәм Макида́+ — авыллары белән 16 шәһәр. 42  Шулай ук Либна́,+ Итә́р, Аша́н,+ 43  Ифта́, Ашна, Нәзи́б, 44  Кейла́, Акзи́б, Мәри́ш — авыллары белән 9 шәһәр. 45  Әкру́н, аңа бәйле* шәһәрләр һәм авыллар. 46  Әкруннан көнбатышка таба урнашкан Ашдо́д янындагы бөтен җирләр һәм авыллар. 47  Ашдод,+ аңа бәйле* шәһәрләр һәм авыллар; Га́за,+ аңа бәйле шәһәрләр һәм авыллар, ягъни Мисыр елгасы үзәненә кадәр, Бөек диңгезгә* һәм аның яр буе җирләренә кадәрге шәһәрләр һәм авыллар.+ 48  Таулы өлкәдәге шәһәрләр шундый булды: Шами́р, Ятти́р,+ Сохка, 49  Данна́, Кырьят-санна́, ягъни Дәбир, 50  Ана́б, Иштимо́,+ Ани́м, 51  Гөше́н,+ Холо́н, Гило́+ — авыллары белән 11 шәһәр. 52  Һәм Әрә́п, Дүмә́, Эша́н, 53  Яни́м, Бәйттапуа́х, Афека́, 54  Хумта́, Кырьят-арба, ягъни Хебру́н+ һәм Сио́р — авыллары белән 9 шәһәр. 55  Мао́н,+ Карми́л, Зип,+ Йутта́, 56  Йәзрии́л, Йокди́м, Зануаһ, 57  Каи́н, Гибә́, Тимнә́+ — авыллары белән 10 шәһәр. 58  Һалху́л, Бәйтсу́р, Гөдә́р, 59  Мәгарә́, Бәйтану́т, Илтику́н — авыллары белән 6 шәһәр. 60  Кырьят-бага́л, ягъни Кырьят-йәрим+ һәм Раба́һ — авыллары белән 2 шәһәр. 61  Чүлдә шундый шәһәрләр булды: Бәйтараба́,+ Мидди́н, Сика́х, 62  Нибша́н, Тоз шәһәре һәм Эн-гәди́+ — авыллары белән 6 шәһәр. 63  Ә Иерусалимда яшәгән+ йәвүслеләрне+ Яһүд кешеләре куып чыгара алмады,+ шуңа күрә йәвүслеләр Яһүд халкы белән Иерусалимда бүгенгә кадәр яши.

Искәрмәләр

Ягъни Үле диңгез.
Сүзлектән «Елга үзәне» к.
Ягъни Бөек диңгез (Урта диңгез).
Ягъни Үле диңгез.
Ягъни Урта диңгез.
Я, бәлки, «ишәккә атланган килеш кул чапты».
Яки «Нәгебтә».
Мәгъ. «сулыклар».
Я, бәлки, «Гедәрә һәм аның сарык утарлары».
Яки «аның тирә-ягындагы».
Яки «аның тирә-ягындагы».
Ягъни Урта диңгезгә.

Искәрмәләр

Медиаматериал