Йошуа 17:1—18

17  Аннары Йосыфның беренче улы+ Манашше́+ кабиләсенә жирәбә+ чыкты. Манашшеның беренче улы һәм Гиладның атасы Маһи́р,+ кыю гаскәри булганга, Гила́д белән Башанны алды.+  Манашшеның калган токымнарына да гаиләләре буенча: Абиезе́р+ улларына, Хиле́к улларына, Асрии́л улларына, Шехе́м улларына, Хәфә́р улларына һәм Шәми́д улларына жирәбә чыкты. Болар Йосыф улы Манашшеның токымнары, гаиләләре буенча ир-атлар булды.+  Ләкин Хәфәр улы Сәлүфхадның+ уллары булмады, кызлары гына булды. (Хәфәр Гиладның улы, Гилад Маһирның улы, Маһир Манашшеның улы иде.) Аның кызларының исемнәре Махла́, Ноа́, Һөглә́, Милкә́ һәм Тирсә́ иде.  Алар Илгаза́р+ рухани, Нун улы Йошуа́ һәм башлыклар янына килеп: «Йәһвә Мусага кардәшләребез арасында безгә мирас бирергә боерды»,— диделәр.+ Шуңа күрә, Йәһвәнең боерыгы буенча, аларга үз аталарының кардәшләре арасында мирас бирелде.+  Үрдүннең икенче ягында* булган Гилад һәм Баша́н җирләреннән тыш, Манашшега тагын ун өлеш чыкты,+  чөнки Манашше кызлары аның уллары белән бергә мирас алды, ә Гилад җире Манашшеның калган токымнарының биләмәсе булды.  Манашше җиренең чиге Әширдән Шехем+ янындагы Михмитатка+ кадәр булды һәм ул көньякка таба Энтапуа́х кешеләренең җиренә кадәр дәвам итте.  Тапуа́х+ җире Манашшеныкы булып китте, ләкин Манашше җиренең чигендәге Тапуах шәһәре Ифраи́м токымнарыныкы булды.  Аннары чик Канә́ елгасы үзәненә, үзәннең көньягына кадәр дәвам итте. Анда Манашше шәһәрләре+ арасында Ифраим шәһәрләре булды. Манашше җиренең чиге елга үзәненең төньягында булды һәм диңгез янында бетте.+ 10  Елга үзәненең көньягы Ифраимныкы, ә төньягы Манашшеныкы булды, һәм диңгез Манашше чиге булды.+ Төньякта алар* Әширгә кадәр, көнчыгышта Иссахарга кадәр җитте. 11  Иссаха́р һәм Әши́р җирләрендә мондый шәһәрләр халыклары һәм бәйле* шәһәрләре белән Манашшега бирелде: Бәйтшеа́н, Иблия́м,+ Дор,+ Эндо́р,+ Тагана́к+ һәм Мегиддо́. Өч калкулык аныкы булды. 12  Ләкин Манашше токымнары бу шәһәрләрне биләп ала алмады. Кәнганлылар ул җирдә яшәүләрен дәвам итте.+ 13  Исраиллеләр, көчәйгәч, кәнганлыларны мәҗбүри хезмәткә тартты,+ ләкин аларны тулысынча куып чыгармады.+ 14  Йосыф токымнары Йошуага: «Ник син безгә бер генә жирәбә салдың+ һәм мирас итеп бер өлеш кенә бирдең? Без бит күпсанлы халык, чөнки Йәһвә безне бүгенгә кадәр фатихалый»+,— диде. 15  Йошуа аларга: «Син шундый күпсанлы халык икән һәм Ифраимның+ таулы җире синең өчен бик тар икән, урманга бар һәм үзең өчен анда, пәризлеләр+ һәм рефалылар+ җирендә урын чистарт»,— дип җавап бирде. 16  Шунда Йосыф токымнары: «Таулы җир безгә җитми, ләкин үзәнлектә — Бәйтшеанда+ һәм аңа бәйле* шәһәрләрдә һәм Йәзрии́л үзәнендә+ яшәүче бар кәнганлыларның тимер чалгылы хәрби арбалары+ бар»,— диде. 17  Моңа Йошуа Йосыф йортына — Ифраим белән Манашшега әйтте: «Син күпсанлы һәм бик көчле халык. Синең жирәбәң бер генә булмас,+ 18  бөтен таулы җир синеке булыр.+ Ул урманлы булса да, син аны чистартырсың, һәм ул синең җиреңнең чиге булыр. Кәнганлылар көчле һәм аларның тимер чалгылы хәрби арбалары булса да, син аларны куып чыгарырсың».+

Искәрмәләр

Ягъни көнчыгыш ягында.
Ягъни Манашше халкы я Манашше җире.
Яки «тирә-ягындагы».
Яки «аның тирә-ягындагы».

Искәрмәләр

Медиаматериал