Йошуа 18:1—28

18  Аннары исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте Шилода+ җыелды һәм анда очрашу чатырын корды,+ чөнки алар бөтен җирне буйсындырды.+  Ләкин исраиллеләрнең калган җиде кабиләсенә мирас итеп җир әле бүлеп бирелмәгән иде.  Шуңа күрә Йошуа́ исраиллеләргә: «Тагын күпме сузып була? Барыгыз һәм ата-бабаларыгызның Аллаһысы Йәһвә үзегезгә биргән җирне тулысынча биләп алыгыз+,— диде.—  Бөтен җирне карап чыгарга җибәрер өчен миңа һәр кабиләдән өчәр кеше бирегез. Мираслары буенча бүлү өчен, алар барып, җирнең сызымын эшләсен. Аннары алар минем яныма килсен.  Алар аны үзләре арасында җиде өлешкә бүләргә тиеш.+ Яһүд үз җирендә көньякта,+ ә Йосыф йорты үз җирендә төньякта калыр.+  Ә сез җирне җиде өлешкә бүлеп, аның сызымын эшләгез һәм аны миңа китерегез. Мин исә монда Аллаһыбыз Йәһвә алдында сезнең өчен жирәбә салырмын.+  Ләкин ле́вилеләрнең сезнең арагызда өлеше юк,+ чөнки аларның мирасы — Йәһвәгә руханилык хезмәтен башкару.+ Ә Гәд, Руби́н һәм Манашше́ кабиләсенең яртысы+ үз мирасларын Үрдүннең көнчыгышында алды инде. Аны аларга Йәһвәнең хезмәтчесе Муса бирде».  Җирнең сызымын ясарга тиешле кешеләр китәргә әзерләнде, һәм Йошуа аларга әйтте: «Барыгыз, җирне йөреп чыгып, аның сызымын эшләгез һәм минем яныма кайтыгыз, ә мин Шилода+ Йәһвә алдында сезнең өчен жирәбә салырмын».  Шунда ул кешеләр китеп, җирне йөреп чыкты һәм аны җиде өлешкә бүлде. Шулай ук алар ул өлешләрдәге бөтен шәһәрләрнең исемнәрен төргәккә язып куйды. Аннан соң алар Йошуа янына Шилодагы тукталу урынына кайтты. 10  Шуннан соң Йошуа Шилода Йәһвә алдында алар өчен жирәбә салды.+ Анда Йошуа җирне исраиллеләргә өлешләре буенча бүлеп бирде.+ 11  Беренче жирәбә гаиләләре буенча Биньями́н кабиләсенә чыкты, һәм аларның жирәбә буенча бирелгән җирләре Яһүд халкы+ һәм Йосыф халкы+ арасында булды. 12  Төньякта аларның чиге Үрдүннән башланып, Әрихәнең+ төньяк тау битенә кадәр барды, көнбатышка таба тауга күтәрелде һәм Бәйтәбе́н+ янындагы чүлгә кадәр сузылды. 13  Шуннан чик Лузга кадәр, Лузның, ягъни Бәйтелнең+ көньяктагы тау битенә кадәр дәвам итте. Аннары ул Түбән Бәйтхарунның+ көньягындагы тауда урнашкан Атару́т-аддарга+ кадәр төште. 14  Бәйтхарунның көньягына караган таудан чик көньякка таба барды, аннан соң ул Кырья́т-багалга, ягъни Яһүд шәһәре Кырьят-йәримгә+ кадәр сузылды һәм шунда тәмамланды. Бу көнбатыш як булды. 15  Көньяк чик Кырьят-йәримнең кырыеннан көнбатышка таба сузылды. Ул Нифта́х сулары чыганагына+ барды. 16  Аннары чик Һинно́м улы үзәненә+ караган, рефалылар үзәненең+ төньяк чигендә урнашкан тауның кырыена кадәр төште, аннан соң ул Һинном үзәненә, йәвүслеләрнең+ көньяк тау битенә таба төшеп китеп, Эн-рагилгә+ җитте. 17  Шуннан соң ул төньякка таба барды һәм Эн-шемешкә кадәр сузылып, Адумми́м битләве+ алдындагы Гелилутка чыкты һәм Рубин улы Боханның+ ташына+ кадәр төшеп китте. 18  Аннан соң Араба́ алдындагы төньяк тау битенә кадәр дәвам итте һәм Арабага төште. 19  Чик Бәйтһөгләнең+ төньяк тау битенә кадәр дәвам итте һәм Тозлы диңгезнең*+ төньяк култыгы янында, Үрдүннең көньяк тамагы янында бетте. Бу көньяк чик булды. 20  Ә көнчыгыш якта Үрдү́н елгасы чик булды. Бу гаиләләре буенча Биньямин токымнарының мирасы һәм аның бөтен яклардан чикләре булды. 21  Ә Биньямин кабиләсенә гаиләләре буенча бирелгән шәһәрләр менә шундый булды: Әрихә́, Бәйтһөглә́, Өме́к-киси́с, 22  Бәйтараба́,+ Зәмараи́м, Бәйте́л,+ 23  Авви́м, Пара́, Өфрә́, 24  Кефараму́н, Офни́ һәм Гебә́+ — авыллары белән 12 шәһәр. 25  Һәм Гибо́н,+ Рама́, Бәхиру́т, 26  Миспә́, Кәфира́һ, Моза́, 27  Рәки́м, Ирпәи́л, Тарала́, 28  Зила́,+ Хаили́ф, йәвүслеләр шәһәре, ягъни Иерусалим,+ Гибә́,+ Кырьят — авыллары белән 14 шәһәр. Бу гаиләләре буенча Биньямин токымнарына бирелгән мирас булды.

Искәрмәләр

Ягъни Үле диңгезнең.

Искәрмәләр

Медиаматериал