Йошуа 20:1—9

20  Аннары Йәһвә Йошуага болай диде: 2  «Исраиллеләргә әйт: „Үзегезгә мин Муса аша әйткән сыену шәһәрләре+ сайлагыз. 3  Анда берәрсен* ялгыш, абайламыйча* үтергән кеше кача алыр. Бу шәһәрләр сезгә кан өчен үч алучыдан сыену урыны булыр.+ 4  Ул бу шәһәрләрнең берсенә качарга+ һәм шул шәһәрнең капкасы янына басып,+ үз эшен шәһәр өлкәннәренә сөйләп бирергә тиеш. Шуннан соң алар аны шәһәргә кертергә һәм аңа яшәү урыны бирергә тиеш, һәм ул анда яшәсен. 5  Кан өчен үч алучы аның артыннан куа килсә, алар шул кеше үтерүчене аның кулына тапшырмасын, чөнки ул якынын абайламыйча* үтерде, һәм аның якынына карата нәфрәте юк иде.+ 6  Ул, җәмгыять хөкеме алдына килеп басканчы, шул шәһәрдә яшәргә+ һәм шул вакытта хезмәт иткән баш руханиның үлеменә кадәр анда калырга тиеш.+ Аннары ул кеше үтерүче кайсы шәһәрдән качып китсә, шул шәһәргә — үз шәһәренә, үз өенә кайта ала“».+ 7  Шуңа күрә алар Нәфтәлинең таулы җирендәге Гәлилә́ядә Кәдешне,+ Ифраимның таулы җирендәге Шехемне+ һәм Яһүднең таулы җирендәге Кырья́т-Арбаны,+ ягъни Хебрунны изгеләндерде.* 8  Үрдүннең көнчыгыш ягындагы өлкәдә Руби́н кабиләсеннән алар Әрихә́ янында яссы таулыктагы чүлдә Бесерне,+ Гәд кабиләсеннән Гиладтагы Рамутны+ һәм Манашше́ кабиләсеннән Башандагы Гөләнне+ сайлады.+ 9  Болар бөтен исраиллеләр һәм алар арасында яшәгән килмешәкләр өчен билгеләнгән шәһәрләр булды. Берәрсен* ялгыш үтергән кеше, җәмгыять хөкеме алдына килеп басканчыга кадәр, кан өчен үч алучының кулыннан үлмәс өчен,+ шул шәһәрләргә кача алыр.+

Искәрмәләр

Яки «берәр җанны».
Яки «аңсыз рәвештә».
Яки «аңсыз рәвештә».
Яки «аерып куйды».
Яки «берәр җанны».

Искәрмәләр

Медиаматериал