Йошуа 21:1—45
21 Ле́вилеләрнең нәсел башлыклары Илгаза́р+ рухани, Нун улы Йошуа́ һәм Исраи́л кабиләләренең нәсел башлыклары янына килеп,
2 Кәнга́н җирендәге Шилода+ аларга: «Йәһвә Муса аша безгә яшәргә шәһәрләр һәм мал-туарыбыз өчен алар тирәли көтүлекләр бирергә кушты»+,— диделәр.
3 Шунда, Йәһвәнең кушуы буенча, исраиллеләр ле́вилеләргә үз мирасларыннан шәһәрләр+ һәм алар тирәли көтүлекләр бирде.+
4 Башта жирәбә коһатлылар гаиләләренә+ чыкты. Һарун рухани токымнарына — ле́вилеләргә жирәбә буенча Яһүд кабиләсеннән,+ Шимо́н кабиләсеннән+ һәм Биньями́н кабиләсеннән 13 шәһәр бирелде.+
5 Ә калган коһатлыларга Ифраи́м кабиләсеннән,+ Дан кабиләсеннән һәм Манашше́ кабиләсенең яртысыннан 10 шәһәр бирелде.*+
6 Гирсәнлеләргә+ исә Иссаха́р кабиләсе гаиләләреннән, Әши́р кабиләсеннән, Нәфтәли́ кабиләсеннән һәм Башандагы Манашше кабиләсенең яртысыннан 13 шәһәр бирелде.+
7 Мерариларга+ гаиләләре буенча Руби́н кабиләсеннән, Гәд кабиләсеннән һәм Зәбулу́н кабиләсеннән 12 шәһәр бирелде.+
8 Шулай итеп исраиллеләр, Йәһвә Муса аша кушканча, ле́вилеләргә жирәбә буенча шәһәрләр һәм алар тирәли көтүлекләр бирде.+
9 Шулай итеп алар Яһүд кабиләсеннән һәм Шимон кабиләсеннән монда исемнәре әйтелеп киткән шәһәрләрне бирде,+
10 һәм бу шәһәрләр коһатлылар гаиләсеннән булган Һарун улларына — ле́вилеләргә бирелде, чөнки аларга беренче жирәбә чыкты.
11 Аларга Яһүднең таулы җирендәге Кырья́т-Арба́+ (Арба Анакның атасы иде), ягъни Хебру́н+ һәм аның тирәли көтүлекләр бирелде.
12 Шәһәр тирәсендәге кырлар һәм авыл-шәһәрләр исә биләмә итеп Йәфуни́ улы Кәлебкә бирелде.+
13 Һарун рухани улларына кеше үтерүче өчен сыену шәһәре,+ ягъни Хебрун+ һәм аның көтүлекләре бирелде, шулай ук аларга көтүлекләре белән Либна́,+
14 көтүлекләре белән Ятти́р,+ көтүлекләре белән Иштиму́,+
15 көтүлекләре белән Холо́н,+ көтүлекләре белән Дәби́р,+
16 көтүлекләре белән Аи́н,+ көтүлекләре белән Йутта́+ һәм көтүлекләре белән Бәйтшеме́ш — ике кабиләдән 9 шәһәр бирелде.
17 Биньямин кабиләсеннән: көтүлекләре белән Гибо́н,+ көтүлекләре белән Гебә́,+
18 көтүлекләре белән Анату́т+ һәм көтүлекләре белән Алму́н — 4 шәһәр бирелде.
19 Һарун токымнарына — руханиларга — барлыгы көтүлекләре белән 13 шәһәр бирелде.+
20 Ә ле́вилеләр арасындагы калган коһатлылар гаиләләренә жирәбә буенча шәһәрләр Ифраим кабиләсеннән бирелде.
21 Аларга Ифраимның таулы җирендә кеше үтерүче өчен сыену шәһәре,+ ягъни Шехе́м+ һәм аның көтүлекләре бирелде, шулай ук аларга көтүлекләре белән Газә́р,+
22 көтүлекләре белән Кибзаи́м, көтүлекләре белән Бәйтхару́н+ — 4 шәһәр бирелде.
23 Дан кабиләсеннән: көтүлекләре белән Элте́к, көтүлекләре белән Гиббету́н,
24 көтүлекләре белән Айало́н,+ көтүлекләре белән Геф-римму́н — 4 шәһәр бирелде.
25 Һәм Манашше кабиләсе яртысыннан: көтүлекләре белән Тагана́к,+ көтүлекләре белән Геф-риммун — 2 шәһәр бирелде.
26 Коһатлылар гаиләләренең калганнары көтүлекләре белән барлыгы 10 шәһәр алды.
27 Ле́вилеләр гаиләләреннән булган гирсәнлеләр+ Манашше кабиләсенең яртысыннан кеше үтерүче өчен сыену шәһәрен, ягъни Башандагы Гөләнне+ һәм аның көтүлекләрен, шулай ук көтүлекләре белән Бәхиштирәне — 2 шәһәрне алды.
28 Иссахар кабиләсеннән:+ көтүлекләре белән Кишиунны, көтүлекләре белән Дәбирәтне,+
29 көтүлекләре белән Ярмутны, көтүлекләре белән Эн-ганнимны — 4 шәһәрне алды.
30 Әшир кабиләсеннән:+ көтүлекләре белән Мишалны, көтүлекләре белән Абдонны,
31 көтүлекләре белән Хилкатны,+ көтүлекләре белән Рәхубны+ — 4 шәһәрне алды.
32 Нәфтәли кабиләсеннән: кеше үтерүче өчен сыену шәһәрен,+ ягъни Гәлилә́ядәге Кәдешне+ һәм аның көтүлекләрен, шулай ук көтүлекләре белән Һамут-дорны һәм көтүлекләре белән Картанны — 3 шәһәрне алды.
33 Гаиләләре буенча гирсәнлеләр көтүлекләре белән барлыгы 13 шәһәр алды.
34 Мерарилеләр гаиләләре+ — калган ле́вилеләр — Зәбулун кабиләсеннән:+ көтүлекләре белән Йокнимны,+ көтүлекләре белән Картәне,
35 көтүлекләре белән Димнәне, көтүлекләре белән Нәһәләлне+ — 4 шәһәрне алды.
36 Рубин кабиләсеннән: көтүлекләре белән Бесерне,+ көтүлекләре белән Яһасны,+
37 көтүлекләре белән Кадимутны, көтүлекләре белән Мифагатны — 4 шәһәрне алды.
38 Гәд кабиләсеннән:+ кеше үтерүче өчен сыену шәһәрен, ягъни Гиладтагы Рамутны+ һәм аның көтүлекләрен, шулай ук көтүлекләре белән Маханаимны,+
39 көтүлекләре белән Хишбунны,+ көтүлекләре белән Язерне+ — барлыгы 4 шәһәрне алды.
40 Ле́вилеләрнең калган гаиләләренә — мерарилеләргә — гаиләләре буенча барлыгы 12 шәһәр бирелде.
41 Исраиллеләрнең биләмәләрендә ле́вилеләр көтүлекләре белән барлыгы 48 шәһәр алды.+
42 Һәрбер шәһәрнең тирәсендә көтүлекләр бар иде, бөтен шәһәрләрнең көтүлекләре булды.
43 Шулай итеп Йәһвә Исраилгә ата-бабаларына бирергә ант иткән бөтен җирне бирде.+ Алар аны биләп алды һәм анда урнашты.+
44 Йәһвә аларга, ата-бабаларына ант иткәнчә, һәрьяктан тынычлык бирде,+ һәм аларның дошманнарының берсе дә аларга каршы тора алмады.+ Йәһвә бөтен дошманнарын аларның кулына бирде.+
45 Йәһвә Исраил йортына биргән яхшы вәгъдәләрнең берсе* дә үтәлми калмады — аларның бөтенесе үтәлде.+