Йошуа 3:1—17
3 Йошуа́ иртән иртүк торды да бөтен исраиллеләр белән Шиттимнән+ китеп Үрдү́н янына килде. Аны кичәр алдыннан алар анда бер төн кунды.
2 Өч көннән соң җитәкчеләр+ тукталу урыны буйлап үтте
3 һәм халыкка болай диде: «Ле́виле руханиларның Аллаһыгыз Йәһвәнең килешүе сандыгын күтәреп барганын күргәч,+ үз урыныгызны калдырып, аның артыннан барыгыз.
4 Шулчак сез нинди юл белән барырга икәнен белерсез, чөнки сез моңарчы ул юлдан үтмәдегез. Ләкин аннан 2 000 терсәк* чамасы ераклыкта булыгыз, аңа якынлаша күрмәгез».
5 Йошуа халыкка: «Изгеләнегез,+ чөнки иртәгә Йәһвә арагызда искиткеч нәрсәләр кылыр»+,— диде.
6 Аннары Йошуа руханиларга: «Килешү сандыгын+ күтәреп, халык алдыннан барыгыз»,— диде. Алар килешү сандыгын алып, халык алдыннан китте.
7 Шунда Йәһвә Йошуага әйтте: «Бөтен Исраи́л минем Муса белән булган кебек+ синең белән дә булганымны белсен өчен,+ бүгеннән мин сине аларның күз алдында зурлый башлармын.+
8 Килешү сандыгын күтәреп барган руханиларга: „Үрдүн суларына керү белән туктагыз“,— дигән әмер бир».+
9 Йошуа исраиллеләргә болай диде: «Монда килегез һәм Аллаһыгыз Йәһвәнең сүзләрен тыңлагыз».
10 Аннары Йошуа әйтте: «Тере Аллаһының арагызда булганын+ һәм аның, һичшиксез, сезнең алдыгыздан кәнганлылар, хитлеләр, хивлеләр, пәризлеләр, гиргәшлеләр, аморлылар һәм йәвүслеләрне куып чыгарачагын+ шуннан белерсез:
11 менә бөтен җирнең Раббысы килешүе сандыгы сезнең алдан Үрдүнгә керә.
12 Исраилнең кабиләләреннән 12 кеше — һәр кабиләдән берәр кеше алыгыз.+
13 Һәм бөтен җирнең Раббысы Йәһвәнең килешүе сандыгын күтәреп барган руханиларның аяк табаннары Үрдүн суларына тию белән, Үрдүннең югарыгы агым сулары тукталыр һәм дивардай* торыр».+
14 Халык Үрдүнне кичү өчен тукталу урыныннан кузгалгач, килешү сандыгын+ алып барган руханилар халык алдыннан китте.
15 Килешү сандыгын күтәреп баручы руханилар Үрдүнгә килеп җитеп, аякларын суга тыгу белән (ә урак өстенең бар көннәрендә Үрдүн үз ярларыннан чыга),+
16 аның югарыгы агым сулары туктады. Алар бик еракта Сарета́н янындагы Адәм шәһәре янында дивардай* басты, ә Араба́ диңгезенә — Тозлы диңгезгә* таба аккан сулар агып бетте. Сулар тукталды, һәм халык Әрихә́ каршында елганы кичте.
17 Бөтен Исраил коры җирдән аръякка чыкканда, барлык халык Үрдүнне кичеп чыкканчы,+ Йәһвәнең килешүе сандыгын күтәргән руханилар Үрдүннең уртасында коры җирдә кузгалмыйча торды.+
Искәрмәләр
^ Як. 890 м. Ә14 кушымт. к.
^ Яки «буа шикелле».
^ Яки «буа шикелле».
^ Ягъни Үле диңгезгә.