Йошуа 4:1—24
4 Бөтен халык Үрдүнне кичеп чыккач, Йәһвә Йошуага болай диде:
2 «Халыктан 12 кеше — һәр кабиләдән берәр кеше ал+
3 һәм аларга мондый әмер бир: „Үрдүннең уртасыннан — руханиларның аяклары кузгалмыйча торган урыннан+ 12 таш алыгыз да аларны төн куначак урынга алып барып куегыз“».+
4 Шунда Йошуа́ исраиллеләрдән үзе билгеләгән 12 кешене — һәр кабиләдән бер кешене чакырып алды да
5 аларга әйтте: «Аллаһыгыз Йәһвәнең килешүе сандыгы яныннан Үрдү́н уртасына үтегез һәм исраиллеләрнең кабиләләре саны буенча һәрберегез иңбашына бер таш күтәрсен.
6 Бу ташлар Аллаһының нәрсә эшләгәнен исегезгә төшереп торырга тиеш. Балаларыгыз соңрак сездән: „Ни өчен бу ташларны монда куйдыгыз?“ — дип сораса,+
7 аларга болай диярсез: „Чөнки Йәһвәнең килешүе сандыгы алдында Үрдүн сулары туктады.+ Ул Үрдүнне кичкәндә, Үрдүн сулары туктады. Бу ташлар Исраи́л халкына гасырлар дәвамында истәлек булып торыр“».+
8 Шунда исраиллеләр Йошуа боерганча эшләде. Алар, Йәһвә Йошуага әйткәнчә, исраиллеләрнең кабиләләре саны буенча Үрдүн уртасыннан 12 таш алды. Алар бу ташларны үзләре куначак урынга алып барып куйды.
9 Йошуа шулай ук Үрдүн уртасына — килешү сандыгын күтәргән руханиларның аяклары торган җиргә+ 12 таш куйды, һәм ул ташлар бүгенгә кадәр шунда.
10 Йәһвә халыкка Йошуа аша эшләргә кушканнарның барысы, Муса Йошуага боерганнарның барысы үтәлеп беткәнче, килешү сандыгын күтәргән руханилар Үрдүн уртасында тора бирде. Ә ул арада халык ашыгып елганы кичте.
11 Бөтен халык елганы кичкәч, руханилар Йәһвәнең килешүе сандыгы белән халыкның күз алдында елганы кичте.+
12 Рубинлылар, гәдлеләр һәм Манашше́ кабиләсенең яртысы, Муса кушканча,+ хәрби тәртиптә башка исраиллеләр алдыннан елганы кичте.+
13 Сугышка коралланган якынча 40 000 гаскәри Йәһвә алдында Әрихә́ даласына күчте.
14 Ул көнне Йәһвә бөтен Исраил алдында Йошуаны зурлады,+ һәм алар Йошуаны аның гомеренең бар көннәрендә, Мусаны хөрмәт иткәндәй, тирән хөрмәт итте.+
15 Аннары Йәһвә Йошуага болай диде:
16 «Шаһитлек сандыгын+ күтәргән руханиларга Үрдүннән чыгарга куш».
17 Шунда Йошуа руханиларга: «Үрдүннән чыгыгыз»,— диде.
18 Йәһвәнең килешүе сандыгын күтәреп барган руханилар+ Үрдүн уртасыннан чыккач һәм аларның аяк табаннары коры җиргә баскач, Үрдүн сулары яңадан ага башлады һәм элеккечә ярларыннан чыкты.+
19 Халык Үрдүнне беренче айның 10 нчы көнендә кичте һәм Әрихәнең көнчыгыш чигендә — Гилгәлдә+ чатырларын корды.
20 Үрдүн уртасыннан алынган 12 ташны исә Йошуа Гилгәлдә куйды.+
21 Шуннан соң ул исраиллеләргә әйтте: «Киләчәктә балаларыгыз сездән: „Бу ташлар нәрсәне аңлата?“ — дип сорагач,+
22 балаларыгызга болай дип аңлатыгыз: „Исраил Үрдүнне коры җирдән кичте.+
23 Ул чакта Аллаһыгыз Йәһвә алар алдында, Үрдүнне кичә алсыннар өчен, аның суларын корытты, нәкъ шулай ук Аллаһыгыз Йәһвә безнең алда, без Кызыл диңгезне кичә алсын өчен, аны корыткан иде.+
24 Ул моны җирдәге бөтен халыклар Йәһвәнең кулы никадәр кодрәтле икәнен белсен өчен+ һәм сез Аллаһыгыз Йәһвәне һәрвакыт тирән хөрмәт итсен өчен эшләде“».