Йошуа 5:1—15

5  Үрдүннең көнбатыш ягында* яшәгән аморлыларның+ бөтен патшалары һәм диңгез янында яшәгән кәнганлыларның+ бөтен патшалары Йәһвәнең Исраи́л алдында, Үрдүнне кичә алсыннар өчен, аның суларын корытканын ишеткәч, аларның күңеле төште,+ һәм исраиллеләр аркасында алар тәмам кыюлыгын югалтты.+  Шул вакытта Йәһвә Йошуага: «Чакматаш пычаклар яса һәм яңадан, икенче мәртәбә Исраил ир-атларын сөннәтлә»+,— диде.  Шунда Йошуа́ чакматаш пычаклар ясады һәм Гибә́т-һаралутта* Исраил ир-атларын сөннәтләде.+  Йошуа аларны шул сәбәпле сөннәтләде: Мисырдан чыккан халыкның бөтен ир-атлары — сугышка яраклы бөтен ир-атлар — Мисырдан киткәннән соң чүлдә йөргәндә үлде.+  Мисырдан чыккан бөтен халык сөннәтләнгән булган, ә Мисырдан чыкканнан соң чүлдә йөргәндә туган бөтен халык сөннәтләнмәгән иде.  Исраиллеләр чүлдә 40 ел буе йөрде.+ Алар анда бөтен халык, ягъни Мисырдан чыккан һәм Йәһвәне тыңламаган бөтен сугышка яраклы ир-атлар үлеп беткәнче йөрде.+ Йәһвә аларның ата-бабаларына сөт белән бал аккан бу җирне+ безгә бирергә ант иткән иде,+ әмма аларга Йәһвә бу җирне сезгә күрергә бирмәм дип ант итте.+  Алар урынына ул бу җиргә аларның улларын китерде.+ Йошуа аларны сөннәтләде, чөнки алар юлда сөннәтләнмәгән иде.  Алар сөннәтләнгәч, бөтен халык алар терелеп беткәнче тукталу урынында калды.  Аннары Йәһвә Йошуага: «Бүген мин сездән Мисыр мәсхәрәсен алып куйдым»*,— диде. Шуңа күрә ул урын бүгенгә кадәр Гилгә́л*+ дип атала. 10  Исраиллеләр Гилгәлдә чатырларда яшәвен дәвам итте, һәм алар айның 14 нче көнендә+ кич белән Әрихә́ даласында Паса́х бәйрәмен үткәрде. 11  Алар Пасах бәйрәменнән соңгы көнне, нәкъ шул көнне ул җирнең җимешләрен: төче икмәк+ һәм кыздырылган орлык ашый башлады. 12  Алар ул җирнең җимешләрен ашаган көннән алып, ма́нна барлыкка килми башлады. Исраиллеләр өчен ма́нна бүтән булмады,+ алар ул елны Кәнга́н җиренең җимешләрен ашый башлады.+ 13  Әрихә янында булганда, Йошуа күзләрен күтәрде һәм үзе алдында кулына кылыч тоткан+ бер кешене күрде.+ Йошуа аның янына килеп: «Син безнең яклымы я дошманнарыбыз ягындамы?» — дип сорады. 14  Моңа тегесе: «Мин Йәһвә гаскәренең мирзасы* буларак килдем»+,— диде. Шунда Йошуа хөрмәт йөзеннән җиргә йөзтүбән капланды һәм: «Хуҗамның үз хезмәтчесенә ни әйтәсе килә?» — дип сорады. 15  Йәһвә гаскәренең мирзасы Йошуага болай диде: «Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган җир — изге урын». Йошуа шунда ук аяк киемен салды.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «диңгезгә таба ягында».
Мәгъ. «сөннәт тиреләре калкулыгы».
Сүзгә-сүз «читкә тәгәрәттем».
Мәгъ. «тәгәрәтү; читкә тәгәрәтү».
Яки «башлыгы».

Искәрмәләр

Медиаматериал