Йошуа 9:1—27

9  Үрдүннең көнбатыш ягында — таулы өлкәдә, Шәфелдә, Бөек диңгезнең* бөтен яр буйларында+ һәм Лива́н каршысында яшәгән хитлеләр, аморлылар, кәнганлылар, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрнең+ патшалары+ ул хәлләрне ишеткәч,  Йошуа́ белән Исраилгә каршы сугышыр өчен берләште.+  Гибонда+ яшәүчеләр дә Йошуаның Әрихә́+ һәм Гай+ белән ни эшләгәнен ишетте.  Шуңа күрә алар алдын-артын уйлап эш итте. Алар ишәкләренә ризык салынган, тузган капчыклар һәм ертык, ямаулы, таушалган шәраб турсыклары төяде.  Шулай ук алар аякларына тузган, ямаулы сандаллар һәм өсләренә таушалып беткән киемнәр киде. Алар алган бөтен икмәк кипкән һәм уалып беткән иде.  Шуннан соң алар Гилгәлдәге тукталу урынына Йошуа янына килеп,+ аңа һәм Исраи́л кешеләренә: «Без ерак җирдән килдек. Безнең белән килешү төзегезче»,— диде.  Ә Исраил кешеләре хивлеләргә:+ «Бәлки, сез яныбызда гына яшисездер. Ничек инде без сезнең белән килешү төзик?»+ — диде.  Алар Йошуага: «Без синең хезмәтчеләрең»*,— дип җавап бирде. Шунда Йошуа алардан: «Кем сез һәм кайдан килдегез?» — дип сорады.  Моңа алар болай диде: «Синең хезмәтчеләрең Аллаһыгыз Йәһвәнең исеменә карата хөрмәт йөзеннән бик ерак җирдән килде,+ чөнки без аның даны турында һәм Мисырда башкарган бар эшләре турында ишеттек.+ 10  Без шулай ук аның Үрдүннең теге ягында* яшәгән аморлыларның ике патшасына — Хишбу́н патшасы Сихонга+ һәм Аштаротта яшәгән Баша́н патшасы Огка+ ни эшләгәнен дә ишеттек. 11  Шунда өлкәннәребез һәм җиребезнең бөтен халкы безгә болай диде: „Юлга ризык алып, алар белән очрашырга барыгыз һәм аларга: „Без сезнең хезмәтчеләрегез булырбыз.+ Безнең белән килешү төзегезче“+,— диегез“. 12  Без өйләребезне калдырып киткән көнне алган бу икмәк әле кайнар иде, ә хәзер, карагыз, ул кипкән һәм уалып беткән.+ 13  Без бу шәраб турсыкларын тутырганда, алар яңа иделәр, ә хәзер алар ертылган.+ Безнең киемнәребез һәм сандалларыбыз бик озын юл аркасында тузып бетте». 14  Шунда исраиллеләр, тикшерергә дип, аларның берникадәр ризыгын алды, ә Йәһвәдән бу турыда сорамады.+ 15  Йошуа алар белән, гомерләрен саклап калу өчен, солых төзеде,+ һәм җәмгыять башлыклары аларга аны тотарга ант итте.+ 16  Исраиллеләр, алар белән килешү төзегәннән соң өч көн үткәч, аларның якында, күршедә яшәгәннәрен ишетте. 17  Соңрак исраиллеләр кузгалып, өченче көнне аларның шәһәрләренә килде. Аларның шәһәрләре Гибо́н,+ Кәфира́һ, Бәхиру́т һәм Кырья́т-йәри́м+ иде. 18  Ләкин исраиллеләр аларга һөҗүм итмәде, чөнки җәмгыять башлыклары аларга Исраил Аллаһысы Йәһвә белән ант иткән иде.+ Шунда бөтен җәмгыять башлыклардан зарлана башлады. 19  Бөтен башлыклар исә җәмгыятькә болай диде: «Без, Исраил Аллаһысы Йәһвә белән ант иткәнгә, аларга зыян китерә алмыйбыз. 20  Менә нәрсә эшләрбез: аларга биргән ант аркасында безгә Аллаһы ярсуы кабынмасын өчен, без аларны исән калдырырбыз».+ 21  Һәм башлыклар, нәкъ гибонлыларга вәгъдә иткәнчә, болай дип өстәде: «Алар исән калсыннар, ләкин бөтен җәмгыять өчен утын җыйсыннар һәм су ташысыннар». 22  Йошуа аларны чакырып алды да болай дип сорады: «„Без сездән бик ерак яшибез“,— диеп, ник безне алдадыгыз? Ә үзегез чынлыкта якында гына яшисез икән.+ 23  Моннан ары сез ләгънәтле,+ һәм сез минем Аллаһым йорты өчен һәрвакыт утын җыеп һәм су ташып кол хезмәтен үтәрсез». 24  Алар Йошуага болай дип җавап бирде: «Синең хезмәтчеләреңә ачык итеп әйттеләр: Аллаһың Йәһвә үз хезмәтчесе Мусага бөтен бу җирне сезгә бирергә һәм мондагы яшәүчеләрне юк итәргә әмер биргән икән.+ Шуңа күрә без сезнең аркада үз җаннарыбыз өчен куркып,+ шулай эшләдек тә.+ 25  Хәзер исә без синең кулыңда. Синеңчә нәрсә яхшы һәм гадел булса, безнең белән шуны эшлә». 26  Ул шулай эшләде дә: аларны исраиллеләр кулыннан коткарды, һәм тегеләр аларны үтермәде. 27  Ләкин шул көнне Йошуа аларга җәмгыять өчен һәм Йәһвәнең ул үзе сайлаган урындагы+ мәзбәхе өчен утын җыярга һәм су ташырга кушты.+ Алар бүгенгә кадәр шулай эшли дә.+

Искәрмәләр

Ягъни Урта диңгезнең.
Яки «колларың».
Ягъни көнчыгыш ягында.

Искәрмәләр

Медиаматериал