Йәзәкил 1:1—28

1  Утызынчы елны,* дүртенче айның бишенче көнендә, мин сөргендәге кешеләр арасында+ Кеба́р елгасы+ буенда яшәгәндә, күкләр ачылды, һәм мин Аллаһыдан күренешләр алдым.  Шул айның бишенче көнендә, ягъни Йәһуәки́н+ патшаның сөргенлектә булуының бишенче елында,  калдайлылар+ җирендәге Кебар елгасы янында миңа, Бузи́ руханиның улы Йәзәкилгә,* Йәһвә сүзе иңде. Шунда Йәһвәнең кулы минем өстемдә булды.+  Карап торганда, мин төньяктан искән көчле җил,+ гаять зур болыт һәм янып торган ут*+ күрдем. Болыт нурлы яктылык белән чолгап алынган иде, ә утның уртасында алтын белән көмеш эретмәсенә охшаш бер нәрсә бар иде.+  Ут уртасында дүрт тере затка охшаш нәрсә күренде.+ Һәрберсенең кыяфәте кешене хәтерләтә иде.  Һәрберсенең дүрт йөзе һәм дүрт канаты бар иде.+  Аларның аяклары туры, аяк табаннары бозауныкы сыман иде; аяклары шомартып ялтыратылган бакыр кебек ялт-йолт итеп тора иде.+  Дүрт канатның һәрберсе астында кеше кулына охшаш кул бар иде. Һәр дүрт затның да йөзләре һәм канатлары бар иде.  Канатлары бер-берсенә тиеп тора иде. Йөргәндә, һәр зат беркая да борылмыйча йөри иде, һәрберсе туп-туры алга бара иде.+ 10  Аларның йөзләре мондый иде: дүртесенең һәрберсендә — кеше йөзе, уң яктан — арыслан+ йөзе, сул яктан — үгез+ йөзе бар иде, һәм дүртесенең һәрберсендә бөркет+ йөзе бар иде.+ 11  Йөзләре менә шундый иде. Канатлары өскә таба күтәрелгән иде. Һәрберсенең бер-берсенә тиеп торган ике канаты һәм тәннәрен каплап торган ике канаты бар иде.+ 12  Һәрберсе туп-туры алга бара иде. Рух кая алып барса, алар шунда бара иде.+ Йөргәндә, һәр зат беркая да борылмыйча йөри иде. 13  Бу тере затлар янып торган утлы күмерне хәтерләтә иде, һәм алар арасында факел ялкынына охшаш нәрсәләр алга-артка йөри иде, ә уттан яшеннәр атыла иде.+ 14  Тере затлар, алга-артка йөргәндә, ялт-йолт килгән яшенгә охшаш иде. 15  Тере затларга карап торганда, мин җирдә, дүрт йөзле һәр тере зат янында берәр тәгәрмәч күрдем.+ 16  Тәгәрмәчләр хризолиттай балкып тора иде. Дүртесе дә бертөрле иде. Төзелеше буенча алар берсе эченә икенчесе аркылыга* кертелгән тәгәрмәчкә охшаш иде. 17  Алар хәрәкәт иткәндә борылып тормыйча дүрт якның теләсә кайсы ягына хәрәкәт итә ала иде. 18  Тәгәрмәчләр шулкадәр биек иде ки, алар курку-хөрмәт тудыра иде. Тәгәрмәчләрнең дүртесенең дә тугымнары* бөтен яктан күзләр белән тулы иде.+ 19  Тере затлар берәр якка хәрәкәт итсә, тәгәрмәчләр дә алар белән янәшә хәрәкәт итә иде. Тере затлар җирдән күтәрелгәндә, тәгәрмәчләр дә күтәрелә иде.+ 20  Рух тере затларны берәр якка алып барса, алар, рух кая гына бармасын, шул якка бара иде. Алар белән бергә тәгәрмәчләр дә күтәрелә иде, чөнки тәгәрмәчләрдә дә тере затларда эш итүче рух* иде. 21  Тере затлар барганда, тәгәрмәчләр дә бара иде, алар туктаганда, тегеләре дә туктый иде; алар җирдән күтәрелгәндә, тәгәрмәчләр дә алар белән бергә күтәрелә иде, чөнки тәгәрмәчләрдә дә тере затларда эш итүче рух иде. 22  Тере затларның баш өсләреннән өстәрәк зур плитага охшаш бер нәрсә бар иде. Ул боз сыман ялтырап тора иде һәм соклану хисе уята иде. Ул аларның баш өсләреннән югарырак иде.+ 23  Плита астында аларның җәелгән канатлары бер-берсенә тиеп тора иде. Һәрберсендә үз тәненең бер ягын каплар өчен ике канат һәм тәненең икенче ягын каплар өчен ике канат бар иде. 24  Мин аларның канат тавышын ишеттем. Ул тавыш ургылып аккан сулар тавышына, Чиксез Кодрәт Иясенең тавышына охшаш иде.+ Алар хәрәкәт иткәндә, ул тавыш гаскәр шау-шуын хәтерләтә иде. Туктаганда, алар канатларын аска төшерә иде. 25  Баш өсләреннән өстәрәк торган теге плитадан югарырак ниндидер тавыш килә иде. (Туктаганда, алар канатларын аска төшерә иде). 26  Баш өсләреннән өстәрәк торган плитадан югарырак тәхеткә охшаш+ сапфир ташы сыман+ нәрсәдер бар иде. Тәхеттә утыручы кыяфәте белән кешене хәтерләтә иде.+ 27  Аның билен хәтерләткән урыннан алтын белән көмеш эретмәсенә охшаш нәрсәдер+ өскә таба нурланып тора иде. Ул ут кебек балкып тора иде. Ә билен хәтерләткән урыннан астарак утка охшаш бернәрсә күрдем.+ Аны бар яктан балкыш чолгап алган иде. 28  Шул балкыш яңгырлы көнне болытларда хасил булган салават күперенә охшаш иде.+ Аны чолгап алган нурлы яктылык менә шундый иде. Ул Йәһвә данының чагылышына охшаш иде.+ Моны күргәч, мин йөзтүбән капландым һәм берәүнең сөйләгән тавышын ишеттем.

Искәрмәләр

Бу, күрәсең, Йәзәкилнең яшенә карый.
Мәгъ. «Аллаһы ныгыта».
Яки «яшен».
Күрәсең, алар бер зурлыкта һәм туры почмак ясап бер-берсенә кертелгән.
Ягъни тәгәрмәчнең тышкы түгәрәк өлеше.
Сүзгә-сүз «тере затның рухы».

Искәрмәләр

Медиаматериал