Йәзәкил 10:1—22

10  Карасам, керубимнәрнең баш өсләреннән өстәрәк торган плитадан югарырак сапфир ташына һәм тәхеткә охшаш нәрсәдер бар.+  Аннары ул җитен кием кигән кешегә+ болай диде: «Керубимнәр астына, әйләнә торган тәгәрмәчләр+ арасына кер, керубимнәр арасыннан ике кулыңа утлы күмерләр+ ал һәм аларны шәһәр өстенә ыргыт».+ Һәм ул кеше күз алдымда шунда кереп китте.  Шул кеше кергәндә, керубимнәр гыйбадәтханәнең уң ягында басып тора иде, һәм эчке ишегалдын болыт каплады.  Аннары Йәһвәнең даны+ керубимнәрдән күтәрелеп, гыйбадәтханәнең бусагасына күчте, һәм гыйбадәтханә әкренләп болыт белән тулды.+ Шунда ишегалды Йәһвә данының яктылыгы белән тулды.  Тышкы ишегалдында керубим канатларының тавышы ишетелә иде. Ул Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының тавышына охшаш иде.+  Аннары Аллаһы җитен кием кигән кешегә: «Әйләнә торган тәгәрмәчләр арасыннан, керубимнәр арасыннан ут ал»,— диде. Шунда шул кеше кереп, тәгәрмәч янына басты.  Аннары керубимнәрнең берсе керубимнәр арасындагы+ утка кулын сузды. Ул ут алып, җитен кием кигән кешенең+ ике учына салды. Тегесе утны алды да чыгып китте.  Керубимнәрнең канатлары астында кеше кулына охшаш куллар бар иде.+  Карасам, шул керубимнәр янында дүрт тәгәрмәч тора. Һәр керубим янында — берәр тәгәрмәч. Тәгәрмәчләр хризолит ташыдай балкып тора иде.+ 10  Аларның дүртесе дә бертөрле иде. Алар берсе эченә аркылыга икенчесе кертелгән тәгәрмәчкә охшаш иде. 11  Алар хәрәкәт иткәндә дүрт якның теләсә кайсы ягына борылып тормыйча хәрәкәт итә ала иде, чөнки алар борылып тормыйча баш караган якка бара иде. 12  Керубимнәрнең бөтен тәне, аркасы, куллары, канатлары һәм тәгәрмәчләрнең дүртесе дә бөтен яктан күзләр белән тулы иде.+ 13  Мин тәгәрмәчләргә әйтелгән мондый сүзләрне ишеттем: «Әйләнә торган тәгәрмәчләр, алга!» 14  Һәрберсенең* дүрт йөзе бар иде. Беренче йөз — керубим йөзе, икенчесе — кеше йөзе, өченчесе — арыслан йөзе һәм дүртенчесе бөркет йөзе иде.+ 15  Керубимнәр (бу мин Кеба́р елгасы+ янында күргән шул ук тере затлар* иде) күтәрелгәндә 16  һәм барганда, янәшәдәге тәгәрмәчләр дә хәрәкәт итә иде. Керубимнәр җир өстеннән күтәрелер өчен канатларын күтәргәндә, тәгәрмәчләр дә алардан читкә борылмыйча һәм читкә китмичә бара иде.+ 17  Алар туктаганда, тәгәрмәчләр дә туктый иде, һәм алар күтәрелгәндә, тәгәрмәчләр дә күтәрелә иде, чөнки тәгәрмәчләрдә тере затларда эш итүче рух* иде. 18  Аннары Йәһвәнең даны+ гыйбадәтханәнең бусагасыннан кузгалып, керубимнәрдән өстәрәк тукталды.+ 19  Мин карап торганда, керубимнәр канатларын җәйде һәм җир өстеннән күтәрелде. Алар кузгалгач, тәгәрмәчләр дә алар белән бергә кузгалды. Керубимнәр Йәһвә йортының көнчыгыш капкалары янында, шул капкаларга керү урыны янында тукталды. Алардан өстәрәк Исраи́л Аллаһысының даны иде.+ 20  Бу мин Кебар елгасы янында Исраил Аллаһысының тәхете астында күргән тере затлар* иде.+ Һәм мин аларның керубимнәр икәнен аңладым. 21  Дүртесенең дә дүрт йөзе һәм дүрт канаты, ә канатлары астында кеше кулына охшаш куллар бар иде.+ 22  Аларның йөзләре мин Кебар елгасы янында күргән йөзләргә охшаш иде.+ Һәрберсе туп-туры алга бара иде.+

Искәрмәләр

Ягъни һәр керубимнең.
Сүзгә-сүз «тере зат».
Сүзгә-сүз «тере затның рухы».
Сүзгә-сүз «тере зат».

Искәрмәләр

Медиаматериал