Йәзәкил 12:1—28

12  Йәһвә миңа тагын болай диде:  «Адәм улы, син фетнәчел халык арасында яшисең. Аларның күрер өчен күзләре бар, әмма алар күрми, ишетер өчен колаклары бар, әмма алар ишетми,+ чөнки алар фетнәчел халык.+  Ә син, адәм улы, сөргенгә китәргә әзерләнгәндәй әйберләреңне җый. Аннары көндез аларның күз алдында сөргенгә кит. Аларның күз алдында йортыңнан башка җиргә сөргенгә киткәндәй кит. Бәлки, алар, фетнәчел халык булса да, моңа игътибар итәр.  Сөргенгә китәргә әзерләгән әйберләреңне көндез аларның күз алдында чыгарып куй. Аннары кич белән аларның күз алдында чыгып кит. Үзеңне берәрсе сине сөргенгә алып киткәндәй тот.+  Аларның күз алдында стенада тишек яса һәм аның аша әйберләреңне чыгар.+  Аларның күз алдында әйберләреңне җилкәңә сал. Аларны караңгыда чыгар. Җирне күрмәс өчен, йөзеңне капла, чөнки мин сине Исраи́л халкы өчен билге итәм».+  Мин шулай эшләдем дә. Көндез мин сөргенгә китәргә җыенгандай әзерләп куелган әйберләремне чыгарып куйдым, ә, кич җиткәч, стенада кулым белән тишек ясадым. Караңгы төшкәч, аларның күз алдында әйберләремне җилкәмә салып чыгардым.  Иртә белән Йәһвә миңа тагын болай диде:  «Адәм улы, Исраил халкы — фетнәчел халык синнән: „Син нәрсә эшлисең?“ — дип сорамадымы? 10  Аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Бу — Иерусалимдагы башлыкка+ һәм шул шәһәрдәге бар Исраил халкына кагылышлы хәбәр“. 11  Болай дип әйт: „Мин сезнең өчен билге.+ Мин нәрсә эшләгән булсам, аларга шуны эшләрләр. Алар сөргенгә китәр, әсирлеккә алыныр.+ 12  Алар арасындагы башлык, әйберләрен җилкәсенә салып, караңгыда чыгар. Ул шәһәр стенасында тишек ясар һәм аның аша әйберләрен чыгарыр.+ Ул җирне күрмәс өчен йөзен каплар“. 13  Мин аның өстенә ятьмә ыргытырмын, һәм ул ятьмәмә эләгер.+ Шуннан соң мин аны Бабылга — калдайлылар җиренә китерермен, ләкин ул шул җирне күрмәс. Ул анда вафат булыр.+ 14  Аның янындагы бар кешеләрне: ярдәмчеләре белән гаскәриләрен — мин бөтен якларга таратырмын.+ Аларны һәлак итәр өчен, мин кылыч чыгарырмын.+ 15  Мин аларны халыклар арасына һәм илләр арасына тараткач, алар минем Йәһвә икәнемне белерләр. 16  Әмма алар үзләренең бар җирәнгеч эшләре хакында шул җирләрдәге халыкларга сөйләсен өчен, мин аларның кайберләрен кылычтан, ачлыктан һәм үләттән саклап калырмын. Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр». 17  Йәһвә миңа тагын болай диде: 18  «Адәм улы, икмәгеңне калтыранып аша, ә суыңны дулкынланып һәм борчылып эч.+ 19  Шул җирдәге халыкка әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә Исраил җирендә яшәүче Иерусалим кешеләренә менә нәрсә ди: „Алар икмәкләрен борчылып ашар һәм суларын калтырый-калтырый эчәр, чөнки җирләре анда яшәүче бар кешеләрнең җәбер-золымы аркасында+ тулысынча буш калыр.+ 20  Кеше тулы шәһәрләр буш калыр, ә җир ташландык хәлгә килер.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“».+ 21  Йәһвә миңа тагын болай диде: 22  «Адәм улы, Исраилдә мондый әйтем кулланалар: „Көннәр үтә, ә бер күренеш тә үтәлми“.+ Нинди сүзләр бу? 23  Шуңа күрә аларга болай дип әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Бу әйтемне юкка чыгарырмын, һәм Исраилдә шул сүзләрне әйтем итеп бүтән кулланмаслар“. Аларга болай дип әйт: „Бу көннәр инде якын,+ һәм һәр күренеш чынга ашар“. 24  Чөнки Исраил халкында бүтән бернинди ялган күренеш булмас, һәм кешегә ялагайланып* күрәзәлек итмәсләр.+ 25  „Мин, Йәһвә, сөйләрмен. Нинди сүз әйтсәм, шул кичектермичә үтәлер.+ И фетнәчел халык, сезнең заманда+ мин сүз әйтермен һәм аны үтәрмен“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә“». 26  Йәһвә миңа тагын болай диде: 27  «Адәм улы, Исраил халкы менә нәрсә ди: „Аның бу күренеше киләчәк турында, һәм ул ерактагы киләчәк турында пәйгамбәрлек итә“.+ 28  Шуңа күрә аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Һәр сүзем кичектермичә үтәлер, һәр сүзем чынга ашар“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“».

Искәрмәләр

Яки «алдап».

Искәрмәләр

Медиаматериал