Йәзәкил 13:1—23

13  Йәһвә яңадан миңа үз сүзен җиткерде:  «Адәм улы, Исраил пәйгамбәрләре турында пәйгамбәрлек ит+ һәм пәйгамбәрлекләр уйлап чыгаручыларга*+ болай дип әйт: „Йәһвәнең сүзен тыңлагыз.  Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Акылсыз пәйгамбәрләргә кайгы! Алар бернәрсә күрмәсәләр дә, күңелләрендәгене пәйгамбәрлек итеп сөйлиләр.+  И Исраил, синең пәйгамбәрләрең җимерекләр арасындагы төлкеләр кебек булып китте.  Исраил Йәһвә көнендәге сугышта бирешмичә сугыша алсын өчен,+ сез Исраил халкы хакына таш стенадагы җимерек урыннарга барып, аларны яңадан торгызмассыз“.+  „Алар ялган күренешләр күрә һәм ялганны пәйгамбәрлек итә. Йәһвә аларны җибәрмәгән, ә алар: „Йәһвәнең сүзе мондый“,— дип әйтә һәм үз сүзләренең чынга ашуын көтеп яши.+  Мин сезгә бернәрсә дә әйтмәдем, ә сез „Йәһвәнең сүзе мондый“,— дип әйтәсез. Әллә сез күргән нәрсә ялган күренеш түгелме һәм сез пәйгамбәрлек иткән сүзләр ялган түгелме?“  „Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Сез ялганны сөйләгәнгә һәм күренешләрегез ялган булганга, мин сезгә каршы чыгармын“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“.+  Мин кулымны күренешләре ялган булган һәм ялганны пәйгамбәрлек иткән пәйгамбәрләргә каршы күтәрермен.+ Алар үземә якын булган халык арасында да булмас, Исраил халкының исемлегенә дә кертелмәс, Исраил җиренә дә кире кайтмас. Шунда сез минем Аллаһы Тәгалә Йәһвә икәнемне белерсез.+ 10  Моның барысы үтәлер, чөнки алар халкымны юлдан яздыра һәм: „Тынычлык!“ — дип әйтә, ә тынычлык юк.+ Юка стена төзелгәндә, алар аңа акбур сылый“.*+ 11  Стенага акбур сылаучыларга стена җимерелеп төшәр дип әйт. Аны койма яңгыр, яуган боз һәм көчле давыллар җимерер.+ 12  Стена җимерелеп төшкәч, сездән: „Сез сылаган акбур кайда соң?“ — дип сорарлар.+ 13  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин ярсуланып көчле давыл җибәрермен, ачу белән койдырып яңгыр һәм харап итә торган ярсу белән боз яудырырмын. 14  Сез акбур сылаган стенаны мин җимерермен, аны җир белән тигезләрмен, һәм аның нигезе күренеп торыр. Шәһәр җимерелгәндә, сез анда һәлак булырсыз. Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“. 15  „Мин ярсуымны шул стенага һәм аны акбур белән сылаган кешеләргә яудыргач, сезгә болай дип әйтермен: „Бу стена бүтән юк, аны сылаучылар да юк.+ 16  Иерусалимга пәйгамбәрлек итүче һәм шәһәрнең киләчәктә тынычлыкта яшәве турында күренешләр күрүче (ә тынычлык юк) Исраилнең пәйгамбәрләре үлде“+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә. 17  Ә син, адәм улы, халкыңның кызларына — үз пәйгамбәрлекләрен уйлап чыгаручы кызларга таба йөзеңне бор һәм алар турында пәйгамбәрлек ит. 18  Аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Кешеләрнең җаннарын аулар өчен, һәр кулга бәйләвеч* һәм төрле буйлы кешеләрнең башлары өчен бөркәнчек теккән хатын-кызларга кайгы! Сез халкымның җаннарын аулыйсыз. Әллә андый эшләр башкарып та, үз җаныгызны саклап калырсыз дип уйлыйсызмы? 19  Сез мине берничә уч арпа өчен һәм икмәк калдыклары өчен халкым арасында нәҗесләп торырсызмы?+ Сез ялганнарыгызны тыңлаган халкымны алдап, үләргә тиеш булмаган җаннарны үтерәсез һәм яшәргә тиеш булмаган җаннарны исән калдырасыз“.+ 20  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „И хатын-кызлар, сез халкымның җаннарын кошларны аулагандай аулар өчен бәйләвечләрегезне кулланасыз. Мин бәйләвечләрегезгә каршы эш итәрмен, аларны кулларыгыздан тартып алырмын һәм сез кошларны аулагандай аулап тоткан җаннарны азат итәрмен. 21  Мин бөркәнчекләрегезне тартып алырмын һәм сезнең кулыгыздан халкымны коткарырмын. Алар бүтән сез аулап тота торган корбан булмас. Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез.+ 22  Сез бит ялган сөйләп тәкъва кешенең рухын төшердегез+ (ә мин аны бәла-казага дучар итмәдем) һәм, явыз кеше үз начар юлын калдырмасын өчен һәм исән калмасын өчен,+ аның кулларын ныгыттыгыз.+ 23  Шуңа күрә сез, хатын-кызлар, бүтән ялган күренешләр күрмәссез һәм күрәзәлек итмәссез.+ Мин сезнең кулыгыздан үз халкымны коткарырмын. Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“».

Искәрмәләр

Яки «үз күңелләрендәгене пәйгамбәрлек итүчеләргә».
Ягъни алар йорт эчендә юка стена куя һәм, ул нык булып күренсен өчен, аны акбур белән сылый.
Ягъни терсәккә яки беләзеккә киелә торган сихри бәйләвеч.

Искәрмәләр

Медиаматериал