Йәзәкил 15:1—8

15  Йәһвә яңадан миңа үз сүзен җиткерде:  «Адәм улы, йөзем агачы башка агачлардан я урмандагы агачларның ботакларыннан нәрсә белән аерылып тора?  Аннан ясалган колга белән берәр эш башкарып буламы? Кешеләр кирәк-ярак нәрсәләр эләр өчен аннан кадак ясыймы?  Менә! Аны ягулык өчен утка ташлыйлар. Ике очын да ут йота, уртасы да күмергә әйләнә. Хәзер ул берәр эшкә яраклымы?  Ул хәтта янмаган булса да, бернигә яраксыз. Ә ут аны йотса һәм күмергә әйләндерсә, ул тагы да файдасызрак булып китәр!»  «Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Урман агачлары арасыннан йөзем агачын утка ягулык итеп сайладым, Иерусалимда яшәүчеләр белән дә шулай эш итәрмен.+  Мин аларга каршы чыгам. Алар уттан качса да, ут аларны йотар. Мин аларга каршы чыккач, сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“».+  «„Алар тугрылыксыз эш иткәнгә,+ мин җирне ташландык хәлгә китерермен“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал