Йәзәкил 2:1—10

2  Аннары ул миңа болай диде: «Адәм улы,* аякларыңа торып бас, мин синең белән сөйләшермен».+  Ул минем белән сөйләшкәндә, миңа Аллаһы рухы иңде һәм, мин Сөйләүчене ишетә алсын өчен, мине аякка бастырды.+  Ул сүзен дәвам итеп миңа болай диде: «Адәм улы, мин сине Исраи́л халкына+ — миңа каршы фетнә күтәргән фетнәчел халыкларга җибәрәм.+ Алар үз ата-бабалары белән бергә шушы көнгә хәтле миңа каршы гөнаһ кылып тора.+  Мин сине дорфа һәм каты күңелле кешеләргә җибәрәм.+ Аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди“.  Алар тыңлармы яки, фетнәчел халык булганга,+ тыңламасмы, үзләре арасында пәйгамбәр булганын, һичшиксез, белерләр.+  Ә син, адәм улы, чәнечкеле үсемлекләр белән куаклар һәм чаяннар арасында яшәсәң дә,*+ алардан курыкма+ һәм аларның сүзләреннән калтырап торма. Аларның сүзләреннән курыкма+ һәм, алар фетнәчел халык булганга, йөзләрен күреп котың алынмасын.+  Алар тыңлармы я, фетнәчел халык булганга, тыңламасмы, аларга минем сүзләремне җиткер.+  Син исә, адәм улы, әйткәннәремне тыңла. Бу фетнәчел халык кебек фетнәчел булып китмә. Авызыңны ач һәм биргәнемне аша».+  Карасам, берәү миңа таба үз кулын сузган.+ Кулында язылган төргәк иде.+ 10  Ул аны минем алдымда җәйде, төргәкнең эченә дә, тышына да+ матәм җырлары,* кайгы һәм ыңгырашулар язылган иде.+

Искәрмәләр

«Адәм улы» дигән сүзтезмә Йәзәкил китабында 93 тапкыр очрый. Бу беренче шундый очрак.
Я, бәлки, «бу халык тәкәббер һәм сине чәнчи алган нәрсәләргә охшаш булса да».
Яки «кайгылы җырлар».

Искәрмәләр

Медиаматериал