Йәзәкил 24:1—27

24  Тугызынчы елның унынчы аенда, шул айның унынчы көнендә Йәһвә миңа тагын болай диде:  «Адәм улы, бүгенге көнне, әйе, бүгенге көнне язып куй. Бабы́л патшасы Иерусалимга нәкъ шушы көнне һөҗүм итә башлады.+  Бу фетнәчел халык турында гыйбрәтле хикәя* сөйлә һәм алар турында болай дип әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Утка казан куй һәм анда су сал.+  Анда ит кисәкләрен сал,+ һәр яхшы кисәкне,Арткы бот белән алгы ботны сал. Казанны иң яхшы сөякләр белән тутыр.  Көтүдән иң яхшы сарыкны сайлап ал+ һәм казан астына һәр яктан утын сал. Бу кисәкләрне һәм казан эчендәге сөякләрне пешер“.  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Кан коючы шәһәргә — күгәреп беткән казанга кайгы!+ Аны күгәрегеннән чистартмадылар. Аннан бер-бер артлы кисәкләрне жирәбә салмыйча чыгар.+  Чөнки бу шәһәр түккән кан аның эчендә кала.+ Шәһәр аны кыяга түкте. Ул аны туфрак белән каплар өчен җиргә түкмәде.+  Мин аның канын, аны каплый алмасыннар өчен,Шәрә кыяга куйдым. Мин үч алсын өчен, ул ярсуымны чыгарып торсын“.+  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Кан коючы шәһәргә кайгы!+ Мин күп итеп утын өярмен. 10  Күбрәк утын сал һәм ут төрт. Итне таралганчы пешер, шулпасын түк. Сөякләр көйсен. 11  Буш казанны, ул кызсын өчен,Бакыры кызарганчы кызсын өчен, күмерләргә куй. Аның нәҗеслеге эреп бетәр,+ һәм ут аның күгәреген йотар. 12  Күп көч куелса да, өмет өзелә,Чөнки ул шулкадәр күгәргән ки, һичкайчан чистармас.+ Аны күгәреге белән бергә утка ташла!“ 13  „Син азгын булганга нәҗес булып киттең.+ Мин сине чиста итәргә тырыштым, ләкин син нәҗеслегеңнән чистармадың. Сиңа карата ачуым басылганчы, син чиста булмассың.+ 14  Моны мин, Йәһвә, әйттем. Бу үтәләчәк. Мин тоткарланмыйча, кызганмыйча һәм үкенмичә эш итәрмен.+ Алар сине юлларыңа һәм эшләреңә карап хөкем итәр“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә». 15  Йәһвә миңа тагын болай диде: 16  «Адәм улы, мин синнән бер сугуда кадерле кешеңне алырга җыенам.+ Син кайгырма,* елама һәм күз яшьләре түкмә. 17  Дәшмичә ыңгыраш, кеше үлеме белән бәйле гореф-гадәтләрне үтәмә.+ Чалмаңны ура+ һәм сандалларыңны ки.+ Мыегыңны* каплама+ һәм башкалар алып килгән икмәкне ашама».+ 18  Иртән мин халыкка сөйләдем, ә кич белән хатыным вафат булды. Мин Аллаһы үземә ничек кушкан булса, шулай эшләдем дә: мин кайгырмадым. 19  Кешеләр миннән: «Бу кылган эшләрең безгә ничек кагыла икәнен әйтмәссеңме?» — дип сорады. 20  Мин аларга болай дип әйттем: «Йәһвә миңа болай диде: 21  „Исраи́л халкына әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин изге урынымны — бөек горурлыгыгызның чыганагын, сезнең өчен кадерле урынны һәм күңел теләгегезне* — нәҗесләргә җыенам.+ Сезнең белән монда килмәгән кызларыгыз һәм улларыгыз кылычтан һәлак булыр.+ 22  Мин кылганны киләчәктә сез дә эшләрсез. Сез мыекларыгызны капламассыз һәм башкалар алып килгән икмәкне ашамассыз.+ 23  Чалмагыз — башыгызда, сандалларыгыз аякларыгызда булыр. Сез кайгырмассыз һәм үкереп еламассыз. Киресенчә, сез гөнаһларыгыз аркасында череп таркалырсыз,+ һәм арагызда ыңгырашу булыр. 24  Йәзәки́л сезнең өчен билге булды.+ Ул кылганны киләчәктә сез дә эшләрсез. Бу үтәлгәч, сез минем Аллаһы Тәгалә Йәһвә икәнемне белерсез“». 25  «Адәм улы, мин алардан үзләренә сөенеч китергән матур ныгытмаларын, ягъни алар өчен кадерле урынны һәм җаннары теләгәнне, шулай ук уллары белән кызларын тартып алгач,+ 26  сиңа моның турында исән калган кеше хәбәр итәр.+ 27  Ул көнне телең ачылыр, һәм син исән калган шул кеше белән сөйләшерсең. Син бүтән телсез булмассың.+ Син алар өчен билге булырсың. Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр».

Искәрмәләр

Яки «аллегория».
Яки «күкрәгеңә сукма».
Яки «Өске иренеңне».
Яки «җаныгыз кызганган нәрсәне».

Искәрмәләр

Медиаматериал