Йәзәкил 25:1—17

25  Йәһвә миңа тагын болай диде:  «Адәм улы, йөзеңне Аму́н халкына+ таба бор һәм аның турында пәйгамбәрлек ит.+  Амун халкы турында әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең сүзен тыңла. Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Син, изге урыным нәҗесләнгәндә, Исраи́л җире буш ятканда һәм Яһүд халкы әсирлектә яшәгәндә: „Шул кирәк сиңа!“ — дидең.  Шуңа күрә мин сине Көнчыгыш халкына, алар сине яулап алсын өчен, бирермен. Алар синдә үз лагерьларын* урнаштырыр һәм синең араңда үз чатырларын корыр. Алар җимешләреңне ашар һәм сөтеңне эчәр.  Мин Рабаһны+ дөяләр өчен көтүлек итәрмен һәм Амунлылар җирен көтүләр ял итә торган урын итәрмен. Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“».  «Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Син кул чабып,+ аяк типтең. Исраил җирен аяусыз мәсхәрәләп җаның шатланды.+  Шуңа күрә мин сине җәзалар өчен кулымны сузармын һәм, халыклар сине таласыннар өчен, аларга бирермен. Мин сине халыклар арасыннан юк итәрмен, илләр арасыннан юкка чыгарырмын.+ Мин сине кырып ташлармын, һәм син минем Йәһвә икәнемне белерсең“.  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Моа́б+ белән Сәгы́йр+ болай диде: „Менә! Яһүд халкы башка бар милләтләр кебек“.  Шуңа күрә мин Моабның бер ягын* — шул җирнең матурлыгын* — чиге янындагы шәһәрләрне ачармын. Бәйтишимутны, Багалмигунны һәм Кырьятаимга кадәр җәелгән якны ачармын.+ 10  Мин аны да, амунлыларны да Көнчыгыш халкына, аны яулап алсыннар өчен, бирермен.+ Шуңа күрә халыклар амунлыларны искә дә төшермәс.+ 11  Мин Моабта хөкемемне үтәрмен,+ һәм алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“. 12  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Эдо́м Яһүд халкыннан үч алып эш итте һәм алардан үч алу аркасында үзен зур гаепкә дучар итте.+ 13  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин Эдомны да җәзалар өчен кулымны сузармын, кешене дә, малны да юк итәрмен. Эдомны буш калдырырмын.+ Алар Теманнан алып Диданга кадәр кылычтан һәлак булыр.+ 14  „Мин Исраил халкымның кулы ярдәмендә Эдомнан үч алырмын.+ Алар ачуымны һәм ярсуымны Эдомга яудырыр. Шулай итеп Эдом минем үч алуымны татыр“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“. 15  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Филистилеләр сүнмәс дошманлык хисе белән янып торганга, Исраилдән хәйләләп үч алырга һәм аны җимерергә уйлады.+ 16  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин филистилеләрне җәзалар өчен кулымны сузам.+ Мин керетлеләрне юк итәрмен+ һәм диңгез ярында яшәүчеләрнең калдыгын юкка чыгарырмын.+ 17  Мин аларга ачу тулы җәзалар биреп һәм үч алып бөек эшләр башкарырмын. Мин алардан үч алгач, алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“».

Искәрмәләр

Яки «стеналар белән уратып алынган яшәү урыннарын».
Яки «бизәген».
Яки «тау битен».

Искәрмәләр

Медиаматериал