Йәзәкил 26:1—21

26  Унберенче елда, айның беренче көнендә Йәһвә миңа тагын болай дип әйтте:  «Адәм улы, Тир Иерусалимга каршы болай диде:+ „Шул кирәк аңа! Халыкларның капкаларын ватып ташладылар!+ Барысы да минеке булыр, һәм мин, ул буш калганга, хәзер бай булырмын“.  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „И Тир, мин сиңа каршы чыгам. Диңгез үз дулкыннарын күтәргән кебек, мин дә сиңа каршы күп халыкларны күтәрермен.  Алар Тирның стеналарын җимерер һәм аның манараларын тар-мар итәр,+ мин аның туфрагын кырып ташлармын һәм аны ялтырап тора торган шәрә кыя итәрмен.  Ул диңгез уртасында ятьмәләр киптерү урыны булып калыр“.+ „Моны мин әйттем,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Аны халыклар талар.  Аның авыллары* кылычтан һәлак булыр, һәм кешеләр минем Йәһвә икәнемне белерләр“.  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин төньяктан Тирга каршы Бабы́л патшасы Нәбукаднизарны китерермен.+ Ул — патшаларның патшасы,+ һәм аның атлары,+ сугыш арбалары,+ җайдаклары һәм күп санлы гаскәре бар.  Ул авылларыңны кылыч белән юк итәр, сиңа каршы камау стенасы төзер, камау валы өер һәм зур калкан күтәрер.  Ул үз тараннары белән стеналарыңа бәрер һәм балталары* белән манараларыңны җимерер. 10  Аның атлары шулкадәр күп булыр, хәтта тузан белән капланырсың. Ул капкаларыңа җимерек стеналы шәһәргә кергән кешеләрдәй кергәндә, җайдакларның, тәгәрмәчләрнең һәм арбаларның тавышы аркасында стеналарың селкенә башлар. 11  Атларының тояклары бар урамнарыңны таптар.+ Ул халкыңны кылыч белән үтерер, һәм нык баганаларың җиргә җимерелеп төшәр. 12  Алар байлыкларыңны үзләренә алыр, сәүдәгәрләреңне талар,+ стеналарыңны тар-мар итәр һәм яхшы йортларыңны җимерер. Шуннан соң алар ташларыңны, агач әйберләреңне һәм туфрагыңны суга ташлар“. 13  „Җырларыңның тавышы яңгырамас, һәм арфаларыңның тавышы инде ишетелмәс.+ Мин шулай эшләрмен. 14  Мин сине ялтырап тора торган шәрә кыя итәрмен, һәм син диңгез уртасында ятьмәләр киптерү урыны булырсың.+ Сине һичкайчан торгызмаслар, чөнки моны мин, Йәһвә, әйттем“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә. 15  Болай дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә Тирга: „Үлеп ятучы кешеләр ыңгырашканда, араңда кешеләр үтерелгәндә, җимерелеп төшү тавышыңнан утраулар тетрәп куймасмы?+ 16  Диңгезнең бар мирзалары үз тәхетләреннән төшәр, үз киемнәрен* алып ташлар, үз чигүле киемнәрен салыр. Аларны калтырану биләп алыр.* Алар җирдә калтырап утырыр һәм сиңа гаҗәпләнеп карап торыр.+ 17  Алар синең турында болай дип кайгылы җыр җырлар:+ „Син, диңгез кешеләре яшәгән данлыклы шәһәр, юкка чыктың!+ Син һәм синдә яшәүчеләр диңгездә кодрәтле иде,+Җирдә яшәгән һәр кеше алардан калтырап тора иде! 18  Син җимерелеп төшкән көнне утраулар тетрәнеп куяр. Син юкка чыккач, диңгез утраулары борчуга төшәр“.+ 19  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сине җимергәч, кешеләр яшәмәгән шәһәрләргә охшаш итеп калдыргач, ярсулы һәм көчле сулар белән сине каплап батыргач,+ 20  мин сине гүргә, башкаларны ыргыткан кебек, күптән үлгән кешеләр янына ташлармын. Мин сине иң түбән урында яшәүгә дучар итәрмен. Күптән җимерелгән башка урыннар инде анда, һәм кабергә баручы бар башкалар да инде анда яши.+ Мин моны синдә кешеләр яшәмәсен өчен эшләрмен, ә кешеләр яшәгән җирне мин данлармын.* 21  Сине кинәт көчле курку биләп алыр. Мин шулай эшләрмен. Син юкка чыгарсың.+ Алар сине эзләр, ләкин беркайчан да тапмас“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «кызлары».
Яки «кылычлары».
Яки «җиңсез озын күлмәкләрен».
Сүзгә-сүз «Алар калтырануга киенгән булыр».
Яки «бизәрмен».

Искәрмәләр

Медиаматериал