Йәзәкил 3:1—27
3 Аннары ул миңа: «Адәм улы, үз алдыңда булганны аша. Бу төргәкне аша һәм бар, Исраи́л халкына сөйлә»,— диде.+
2 Мин авызымны ачтым, һәм ул миңа төргәкне ашарга бирде.
3 Ул болай дип дәвам итте: «Адәм улы, мин сиңа биргән төргәкне аша, аның белән ашказаныңны тутыр». Шунда мин ашый башладым, һәм ул авызымда балдай татлы иде.+
4 Ул миңа болай диде: «Адәм улы, Исраил халкына бар, сүзләремне аларга җиткер.
5 Чөнки мин сине аңларга авыр булган телдә я сиңа билгеле булмаган телдә сөйләшүче берәр халыкка түгел, ә Исраил халкына җибәрәм.
6 Сине аңларга авыр булган телдә я сиңа билгеле булмаган телдә сөйләшүче күп халыкларга — син сүзләрен аңлый алмаган халыкларга җибәрмим. Мин сине аларга җибәргән булсам, алар тыңлар иде.+
7 Ләкин Исраил халкының сине тыңлыйсы килмәс, чөнки алар мине тыңларга теләми.+ Исраил халкыннан булган барысы үҗәт һәм каты күңелле.+
8 Менә! Мин йөзеңне аларның йөзләре кебек каты һәм маңгаеңны аларның маңгайлары кебек каты иттем.+
9 Мин маңгаеңны алмаз кебек иттем, чакматаштан да катырак иттем.+ Алардан курыкма һәм, алар фетнәчел халык булса да, йөзләрен күреп котың алынмасын».+
10 Ул болай дип сүзен дәвам итте: «Адәм улы, мин сиңа әйткән бар сүзләремне күңелеңә сал һәм тыңла.
11 Халкыңның сөргендәге кешеләренә бар+ һәм аларга сөйлә. Алар тыңлармы, я тыңламасмы, аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди“».+
12 Шунда Аллаһы рухы мине алып китте,+ һәм мин артымда бик көчле дөбердәгән тавыш ишеттем. Ул болай диде: «Йәһвәнең даны аның урыныннан макталсын».
13 Канатларын какканда бер-берсенә чак кына кагылган тере затлардан+ һәм алар белән янәшәдәге тәгәрмәчләрдән тавыш килә иде.+ Бик көчле дөбердәгән тавыш ишетелә иде.
14 Аллаһы рухы мине алып китте. Мин кайгырып бардым, рухым ачулы иде. Йәһвәнең көчле кулы минем өстемдә иде.
15 Мин Тел-абибка Кеба́р елгасы+ янында яшәгән сөргендәге кешеләргә бардым. Мин алар яшәгән урында тукталдым һәм алар белән җиде көн аптыраш хәлдә яшәдем.+
16 Җиде көннән соң Йәһвә миңа болай диде:
17 «Адәм улы, мин сине Исраил халкы өчен сакчы итеп билгеләдем.+ Авызымнан чыккан сүзне ишеткәч, аларны минем исемемнән кисәт.+
18 Мин берәр явызга: „Син һичшиксез үләчәксең“,— дисәм, ә син аны кисәтмәсәң һәм бу явызны, исән калсын өчен, явыз юлыннан кайтарырга тырышып һәм кисәтеп бернәрсә дә әйтмәсәң,+ ул, явыз булганга, үз гөнаһы өчен үләр,+ ләкин аның каны өчен мин сине җавапка тартырмын.+
19 Әмма син явызны кисәтсәң, ә ул үз явызлыгын һәм явыз юлын калдырмаса, ул үз гөнаһы өчен үләр, ә син үз җаныңны һичшиксез коткарырсың.+
20 Ләкин тәкъва кеше үз тәкъвалыгын калдырса һәм явызлык кылып йөрсә, мин аның алдына абыну ташы куярмын һәм ул үләр.+ Син аны кисәтмәсәң, ул үз гөнаһы өчен үләр һәм аның тәкъва эшләре искә алынмас, ләкин аның каны өчен мин сине җавапка тартырмын.+
21 Әмма син тәкъва кешене гөнаһ кылмасын өчен кисәтсәң һәм ул гөнаһ кылмаса, һичшиксез исән калыр, чөнки ул кисәтү алды,+ ә син үз җаныңны коткарырсың».
22 Анда Йәһвәнең кулы минем өстемдә булды, һәм ул миңа болай диде: «Үзәнлеккә бар. Мин синең белән анда сөйләшермен».
23 Шунда мин үзәнлеккә киттем. Анда мин Йәһвәнең данын күрдем.+ Бу дан мин Кебар елгасы+ янында күргән дан кебек иде, һәм мин йөзтүбән капландым.
24 Шуннан соң миңа Аллаһы рухы керде һәм мине аякка бастырды.+ Аллаһы минем белән сөйләште һәм болай диде:
«Бар, йортыңа кереп биклән.
25 Адәм улы, алар сине, үзләре янына чыга алмасын өчен, баулар белән бәйләр.
26 Телең аңкавыңа ябышыр, һәм син телсез калырсың. Мин шулай эшләрмен. Син аларны төзәтә алмассың, чөнки алар фетнәчел халык.
27 Ләкин мин синең белән сөйләшкәндә телеңне ачармын. Аларга әйт:+ „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди“. Тыңлаучы тыңласын,+ тыңларга теләмәүче тыңламасын, чөнки алар фетнәчел халык.+