Йәзәкил 31:1—18

31  Унберенче елның өченче аенда, шул айның беренче көнендә Йәһвә миңа тагын болай диде:  «Адәм улы, Мисыр патшасы фиргавенгә һәм аның күпсанлы гаскәренә болай дип әйт:+ „Үз бөеклегеңдә син кемгә охшаш?  Син ассириялегә — Ливандагы эрбеткә охшаш. Аның бик матур ботаклары күләгә төшерүче чытырман сыман, ул биек. Аның очлары болытларга хәтле җитә иде.  Сулар һәм тирән су чыганаклары янында утырганга, ул зур һәм биек булып үсте. Аның үскән җире яныннан су агымнары акты. Сулар каналлар буйлап агып, кырдагы бар агачларны сугарды.  Шуңа күрә ул кырдагы башка бар агачлардан да биегрәк булып китте. Аны туендыручы агымнардагы сулар мул булганга,Аның ботаклары куе һәм озын булып үсте.  Күктәге бар кошлар аның ботакларында үз ояларын корды,Бар кыргый хайваннар аның ботаклары астында үз балаларын тудырды,Бар күпсанлы халыклар аның күләгәсендә яшәде.  Ул үз тамырларын мул суларга җәйгәнгә,Үзе дә, озын ботаклары да матур һәм мәһабәт булып китте.  Аллаһы бакчасында+ аңа тиң эрбет агачы юк иде. Аның ботакларына охшаш ботаклар бер артыш агачында да юк иде,Чинар агачларының берсендә дә андый ботаклар юк иде. Аллаһы бакчасында матурлык ягыннан аңа тиң бер агач та юк иде.  Мин аны матур, куе яфраклы иттем. Гадәндә — Аллаһы бакчасында — бар башка агачлар аннан көнләште“. 10  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Ул* шулкадәр биек булып китте, очы болытларга хәтле җитте һәм аның йөрәге үз биеклеге аркасында горурланды, 11  шуңа күрә мин аны халыкларның куәтле идарәчесенә тапшырырмын.+ Ул аңа каршы чыгачак. Мин аны явызлыгы өчен кире кагармын. 12  Чит ил кешеләре — халыкларның иң аяусызы — аны чабып ташлар. Алар аны тауларда калдырыр, һәм аның яфраклары бар үзәннәргә коелыр. Аның ботаклары җирнең бар агымнарында сындырылган килеш ятар.+ Җирнең бар халыклары аның күләгәсеннән чыгар һәм аны калдырып китәр. 13  Күктәге бар кошлар аның аунап яткан кәүсәсе өстендә кунаклар, һәм бар кыргый хайваннар аның ботаклары арасында яшәр.+ 14  Сулар янындагы бер агач та шулкадәр биек үсмәсен өчен, очы болытларга хәтле җитмәсен өчен һәм мул сугарылган бер агач та биек булып болытларга кадәр җитмәсен өчен шулай булыр. Чөнки аларның барысы үлемгә — җирнең тирәнлекләренә — кеше уллары белән бергә барыр. Алар барысы гүргә баручылар янына китәр“. 15  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин аның Кабергә* барачак көнендә кайгы китерермен. Шуңа күрә мин, мул сулар чикләнгән булсын өчен, тирән суларны ябармын һәм аның агымнарын тоткарлап торырмын. Аның аркасында мин Ливанны караңгылыкка батырырмын. Кырдагы бар агачлар шиңеп төшәр. 16  Аның җимерелеп төшү тавышы яңгыраганда һәм мин аны гүргә баручылар белән бергә Кабергә* төшергәндә, мин халыкларны тетрәтермен. Шунда Гадәннең бар агачлары,+ шулай ук Ливанның иң яхшы, сайланган агачлары — мул сугарылган бар агачлар — җир тирәнлекләрендә юаныч табар. 17  Алар аның белән бергә Кабергә,* кылычтан һәлак булганнар янына төште.+ Аның күләгәсендә, халыклар арасында яшәгән ярдәмчеләре дә анда төште“.+ 18  „Дан һәм бөеклек ягыннан Гадә́н бакчасында нинди агач сиңа тиң иде?+ Ләкин син Гадән агачлары белән бергә җир тирәнлекләренә китәчәксең. Син сөннәтсезләр белән һәм кылычтан һәлак булганнар белән бергә ятарсың. Фиргавен һәм аның күпсанлы бар гаскәре белән менә шулай булачак“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Син».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал