Йәзәкил 32:1—32

32  Уникенче елның 12 нче аенда, шул айның беренче көнендә Йәһвә миңа тагын болай диде:  «Адәм улы, Мисыр патшасы фиргавен турында кайгылы җыр җырла. Аңа болай дип әйт: „Син халыклар арасында көчле яшь арыслан кебек идең,Ләкин сине һәлак иттеләр. Син диңгез җанвары кебек идең,+ үзеңнең елгаларыңда бәргәләнеп йөрдең,Суларын аякларың белән болгаттың һәм елгаларны* пычраттың“.  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Күп халыкларны берләштереп, мин синең өстеңә ятьмәмне ыргытырмын. Алар сине ятьмәм белән тартып чыгарыр.  Мин сине коры җирдә калдырырмын,Ачык кырга чыгарып ташлармын,Күктәге кошларга — синең өстеңә кунакларга,Бөтен җирнең ерткыч хайваннарына синең тәнең белән туенырга кушармын,+  Мәетеңне таулар өстенә ташлармынҺәм бар үзәннәрне синең калдыкларың белән тутырырмын.+  Мин үзеңнән агып чыккан кан белән җирне туендырырмын. Ул тауларга кадәр барып җитәр, Агымнарны тутырыр“.*  „Сине юкка чыгаргач, мин күкләрне каплармын һәм аларның йолдызларын караңгыга батырырмын. Мин кояшны болытлар белән каплармын. Ай үз яктылыгын бирмәс.+  Синең аркада мин күкләрдә балкып торган бар яктырткычларны караңгыга батырырмын,Җиреңә караңгылык төшерермен“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.  „Үзең белмәгән илләргә,Башка халыклар янына әсирләреңне китергәч, мин күп халыкларның йөрәкләрен кайгы-хәсрәткә батырырмын.+ 10  Мин күп халыкларда курку-хөрмәт уятырмын. Аларның патшалары алдында кылычым белән селкегәч, алар синең аркада куркудан тетрәп куяр. Һәрберсе үз тормышы өчен куркып, калтырап торыр. Бу җимерелеп төшү көнеңдә булыр“. 11  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Бабы́л патшасының кылычы сиңа каршы килер.+ 12  Мин синең күпсанлы гаскәреңне көчле сугышчыларның кылычы белән һәлак итәрмен. Бу сугышчыларның барысы — халыкларның иң аяусызы.+ Алар Мисыр горурлыгын сындырыр, һәм аның бөтен күпсанлы гаскәре юк булыр.+ 13  Аның мул сулары янындагы аның бар малларын юк итәрмен.+ Суларын кеше аягы да, мал тоягы да инде пычратмас“.+ 14  „Шунда мин аларның суларын чистартырмын,Елгаларын майдай агызырмын“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә. 15  „Мин Мисырны буш, ташландык җир иткәч, аны бернәрсәсез калдыргач+Һәм андагы һәр яшәүчене һәлак иткәч,Алар минем Йәһвә икәнемне белерләр.+ 16  Бу — матәм җыры, һәм кешеләр аны, һичшиксез, җырлар. Халыкларның хатын-кызлары аны башкарыр. Алар аны Мисыр һәм аның күпсанлы гаскәре турында җырлар“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә». 17  Аннары 12 нче елда, айның* 15 нче көнендә Йәһвә миңа тагын болай диде: 18  «Адәм улы, Мисырның күпсанлы гаскәре турында кычкырып ела. Мисыр һәм көчле халыкларның кешеләре гүргә баручылар белән бергә җир тирәнлекләренә төшәр дип әйт. 19  „Әллә син башкалардан матурракмы? Аска төш һәм сөннәтсезләр белән ят!“ 20  „Мисырлылар кылычтан һәлак ителгәннәр арасында булыр.+ Мисыр илен кылычка дучар иттеләр. Аны һәм күпсанлы бар гаскәрен, өстерәп, читкә алып китегез. 21  Иң гайрәтле кешеләр Кабернең* тирәнлекләреннән фиргавенгә һәм аның ярдәмчеләренә сөйләр. Алар, һичшиксез, аска төшәр һәм кылычтан һәлак булган сөннәтсезләр кебек ятар. 22  Ассирия үзенең бар гаскәриләре белән инде анда. Аларның каберләре үз патшаларының кабере янында. Аларның барысы кылычтан һәлак булган.+ 23  Аның каберләре гүрнең тирәнлекләрендә. Аның кешеләре аның кабере янында. Аларның барысы кылычтан һәлак булган, чөнки тереләр җирендә курку уятып йөргән. 24  Ила́м+ иле дә үзенең бар күпсанлы гаскәре белән аның кабере янында. Аларның барысы кылычтан һәлак булган. Алар тереләр җирендә курку уятып йөргән булса да, сөннәтләнмәгән килеш җир тирәнлегенә төште. Хәзер алар гүргә баручылар белән бергә хурлык кичерер. 25  Алар Илам өчен һәм аның каберләре янындагы бар күпсанлы гаскәре өчен үлгәннәр арасында ятак әзерләде. Аларның барысы сөннәтләнмәгән, кылычтан һәлак булган, чөнки тереләр җирендә курку уятып йөргән. Алар гүргә баручылар белән бергә хурлык кичерер. Илам үлгәннәр арасына салынган. 26  Мәши́х, Түбә́л+ һәм аларның* бар күпсанлы гаскәрләре анда, халыкларының каберләре үз патшалары янында. Аларның барысы сөннәтләнмәгән, кылыч белән чәнчелгән, чөнки алар тереләр җирендә курку уятып йөргән. 27  Һәлак булган һәм үз сугыш кораллары белән Кабергә* төшкән гайрәтле сөннәтсез сугышчылар белән бергә алар ятмасмы? Гайрәтле сугышчыларның кылычларын — башлары астына,* ә гөнаһларын үз сөякләре өстенә куярлар, чөнки алар тереләр җирендә курку уятып йөрде. 28  Ә син* сөннәтсезләр арасында һәлак ителерсең, кылычтан һәлак булганнар белән бергә ятарсың. 29  Эдо́м,+ аның патшалары һәм бар башлыклары анда инде. Алар куәтле булсалар да, кылычтан һәлак ителгәннәр арасына салынган. Алар да сөннәтсезләр белән бергә+ һәм гүргә баручылар белән бергә ятар. 30  Анда төньякның бар мирзалары, шулай ук бар сидонлылар.+ Сидонлылар куәтле булып башкаларда курку уятып йөрсә дә, үтерелгәннәр белән бергә хурлыкта анда төшкән. Алар кылычтан һәлак булганнар белән бергә сөннәтләнмәгән килеш ятар һәм гүргә баручылар белән бергә хурлык кичерер. 31  Фиргавен боларның барысын күреп, күпсанлы гаскәре белән булган бар нәрсәдән юаныч алыр.+ Фиргавен һәм аның бар гаскәре кылычтан һәлак булыр“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә. 32  „Тереләр җирендә курку уятып йөргәнгә, фиргавен һәм аның күпсанлы бар гаскәре сөннәтсезләргә, кылычтан һәлак булганнарга кушылыр“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «аларның елгаларын».
Сүзгә-сүз «Синең белән ерганаклар тулыр».
Күрәсең, 12 нче айның. Беренче шигырьне к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «аның».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Күрәсең, монда хәрби дан күрсәтеп үз кылычлары белән җирләнгән сугышчылар турында әйтелә.
Күрәсең, фиргавен яки Мисыр.

Искәрмәләр

Медиаматериал