Йәзәкил 34:1—31

34  Йәһвә миңа тагын болай диде:  «Адәм улы, Исраи́л көтүчеләре турында пәйгамбәрлек ит. Пәйгамбәрлек ит һәм шул көтүчеләргә әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Үз-үзләрен көтеп йөрүче Исраил көтүчеләренә кайгы!+ Көтүчеләр үз көтүен көтәргә тиеш түгелме?+  Сез мал маен ашыйсыз, йон киемнәр киясез һәм иң симез малны чаласыз,+ ә көтүне көтмисез.+  Сез хәлсезне ныгытмадыгыз, чирләгәнне савыктырмадыгыз, җәрәхәтләнгәнгә бәйләвеч салмадыгыз, читкә киткәнне кире кайтармадыгыз һәм югалганны эзләмәдегез.+ Киресенчә, алар белән мәрхәмәтсез, залимнәрчә идарә иттегез.+  Көтүче булмаганга, алар таралды.+ Алар таралды һәм кыргый хайваннар өчен ризык булып китте.  Сарыкларым бар тауларда һәм һәр биек калкулыкта адашып йөрде. Сарыкларым бөтен җир йөзе буйлап таралды. Аларны беркем дә эзләп йөрмәде, беркем дә табарга тырышмады.  Шуңа күрә сез, көтүчеләр, Йәһвәнең сүзен тыңлагыз:  „Үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Көтүче булмаганга, сарыкларым бар кыргый хайваннар өчен ризык һәм корбан булып китте. Көтүчеләрем сарыкларымны эзләмәде. Киресенчә, алар үз-үзләрен көтте, ә сарыкларымны көтмәде“.  Шуңа күрә, көтүчеләр, Йәһвә сүзен тыңлагыз. 10  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин көтүчеләргә каршы чыгам. Сарыкларым турында алардан хисап таләп итәрмен* һәм көтүчеләргә сарыкларымны көтәргә бүтән рөхсәт итмәм.+ Көтүчеләр үз-үзләрен бүтән көтмәс. Мин сарыкларымны аларның авызларыннан коткарырмын. Сарыкларым бүтән алар өчен ризык булмас“. 11  „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Менә! Мин үзем сарыкларымны эзләрмен һәм алар турында кайгыртырмын.+ 12  Таралган сарыкларын табып, аларны кайгыртучы көтүчедәй, мин үз сарыкларымны кайгыртырмын,+ аларны болытлар һәм куе караңгылык көнендә таратылган бөтен урыннарыннан коткарырмын.+ 13  Мин аларны халыклардан чыгарырмын, төрле илләрдән бергә җыярмын, аларны үз җирләренә китерермен. Аларны Исраил тауларында,+ агымнар янында һәм шушы җирнең бар яшәү урыннары янында көтәрмен. 14  Мин аларны яхшы көтүлектә көтәрмен. Алар утлап йөргән җир Исраилнең биек тауларында булыр.+ Алар яхшы утлавыкларда ятар+ һәм Исраил тауларындагы иң яхшы көтүлекләрдә тукланыр“. 15  „Мин үз сарыкларымны үзем көтәрмен+ һәм аларны үзем яткырырмын+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 16  Мин югалганын эзләрмен,+ читкә киткәнен кире кайтарырмын, җәрәхәтләнгәненә бәйләвеч салырмын, хәлсезен ныгытырмын. Ә симергән һәм котырынкы холыклысын юк итәрмен. Андыйларын хөкем итәрмен һәм аларга тиешле җәза бирермен“. 17  Ә сезгә, сарыкларым, Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сарыкларымны, сарык тәкәләрен һәм кәҗә тәкәләрен хөкем итәрмен.+ 18  Сез иң яхшы көтүлектә утлап йөрисез. Әллә бу сезгә җитмиме? Нигә калган көтүлекләрне аякларыгыз белән таптыйсыз? Иң чиста суны эчкәннән соң нигә аны үз аякларыгыз белән болгатып пычратасыз? 19  Сарыкларым сезнең аякларыгыз таптаган көтүлекләрдә утлап йөрергә һәм сез үз аякларыгыз белән болгатып пычраткан суны эчәргә тиешме?“ 20  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә аларга болай ди: „Менә! Мин үзем симез һәм ябык сарык арасындагы эшне карап чыгып, аларны хөкем итәрмен, 21  чөнки сез, бар чирләгән сарыкларны бөтен якларга таратып, аларны эткәләдегез, җилкәгез белән төрткәләп тордыгыз һәм мөгезләрегез белән сөздегез. 22  Мин сарыкларымны коткарырмын. Аларны бүтән аулап йөрмәсләр.+ Мин бер сарык белән икенче сарык арасындагы эшне карап чыгып, аларны хөкем итәрмен. 23  Мин алар өстеннән бер көтүчене+ — хезмәтчем Давытны+ куярмын. Ул аларны көтәр. Ул үзе аларны көтәр һәм аларның көтүчесе булыр.+ 24  Мин, Йәһвә, аларның Аллаһысы булырмын,+ ә хезмәтчем Давыт аларның башлыгы булыр.+ Мин, Йәһвә, моны әйттем. 25  Мин алар белән тынычлык килешүе төзермен.+ Алар чүлдә курыкмыйча яши алсын өчен һәм урманнарда йоклый алсын өчен,+ җирне явыз ерткыч хайваннардан азат итәрмен.+ 26  Мин аларны һәм калкулыгым тирәсендәге өлкәне фатиха итәрмен,+ яңгырларны үз вакытында яудырырмын. Фатихалар яңгырлардай явар.+ 27  Кырдагы агачлар — җимеш, җир үз уңышын бирер.+ Алар бу җирдә курыкмыйча яшәр. Мин камытларын сындыргач һәм үзләрен кол иткән кешеләрдән коткаргач,+ алар минем Йәһвә икәнемне белерләр. 28  Халыклар аларны бүтән аулап йөрмәс, кыргый хайваннар аларны ботарлап ашамас. Алар иминлектә яшәр, һәм аларны һичкем куркытмас.+ 29  Мин аларга дан китерүче гөрләп үсеп утырган бакча бирермен. Алар шул җирдә ачлыктан инде үлмәс,+ һәм халыклар аларны бүтән кимсетмәс.+ 30  „Шунда алар шуны белерләр: мин, аларның Аллаһысы Йәһвә, алар белән бергә һәм Исраил халкы — минем халкым“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“. 31  „Ә сез, сарыкларым,+ мин кайгырткан сарыкларым, сез — кешеләр, ә мин — сезнең Аллаһыгыз“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».

Искәрмәләр

Яки «Аларның кулыннан сарыкларымны кире таләп итәрмен».

Искәрмәләр

Медиаматериал